Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 март 2023, 21:20

Заһит МУРСИЕВ. Тушканчиклар сайраганда. Юмореска

Юк инде, юк, язмышыңа риза булып яшисең инде авыл җирендә...

Заһит МУРСИЕВ. Тушканчиклар сайраганда. Юмореска
Заһит МУРСИЕВ. Тушканчиклар сайраганда. Юмореска

Сабира белән Самира бер класста укып үстеләр, су белән аермаслык ахирәтләр иде. Инде тормыш дигән нәрсәкәй араларны араландырып куйгач та, бер-берсен сагынып яшәделәр. Әйтмә дә генә инде, бер күрешү үзе бер гомер ләса. Шуңа да, авылда яшәүче Сабирага Самирадан хат килеп төшкәч, монысы шатлыгыннан шундук пычакка үрелде: “Сарыкның иң симезен сайла, кара аны!”– дип иренә яхшылап әйтте.

Ерактагы кояш җылырак шул, кара син Сабираны ничегрәк кысып кочаклый кунагын, үз апасына илле яшь тулганда да ул чаклы кочакламады. Шулай булмыйча, Самира кадерле кунак, высший свет, аристрократмы, аристанкаракмы шунда, ире зур кеше ди бит. Ә үзе базарда бухбаш, әй баш, дөрес итеп кенә әйтә дә белми, башбух бугай. Кыскасы, кирәк булса, дефицитны таба да бирә инде малай. Шундый кеше белән дуслыкның кадерен белмәскә без әллә аңгыра сарыкмы?  Кунак итте инде Сабира, кунак итте, өрмәгән урындыкка да утыртмады. Самира барысы белән дә кызыксына, дөнья күргән асыл кош икәнлеге күренеп тора, өйдәге барлык җиһазларны сорашып чыкты: моны кайдан, кайчан алдыгыз, ни хакка һәм башкалар. Үзе әллә мактанды, әллә зарланды:

– Безнең фатир бәләкәйрәк инде ул, өч кенә бүлмәле. Кунаклар килсә, ашатырга, йоклатырга кирәк, урын тар инде. Шәһәр читендә дачабыз унбиш бүлмәле, ләкин ераграк шул. Кимендә биш-алты бүлмәле фатир алырга иде дә, менә бит әле Италиягә барырга булдым. Яшь чагыңда йөреп кал, ди ирем.

Хатыннар йорт-кураларны да карап керде. Абзардагы ике атны күргәч, Самира янә мактанырга тотынды:

– Безнең дә ике генә машина. Өч кешегә ике машина аз инде ул, ахирәткәем. Ирем әллә нинди иң көчле немец машинасы алырга уйлый иде дә, башта Графит улыма фатир алып бир, дидем. “Галим булгач, аңа барыбер бушка бирәләр”,– диде. Шулай инде, туганкаем, шулай, һич җиткереп булмый бу дөнья малын.

Ике ханым шулай чөкердәшеп бакчага чыгып свежий кыяр, җиләк-фәлән йолыктылар. Монда да Самира телен ял иттермәде.

– Без дә бер илле гектар чамасы участок алабыз әле. Дача булгач, дача булсын, тирә-ягында шәм кебек имәннәр басып торсын.

– Әйе шул, – дип килеште кунагы белән Сабира. Имән иркен урында, тармакланып үсәргә ярата ул, дип ник әйтсен нечкә күңелле кешегә. Италиягә дә шуның өчен бара бит ул, былтыр барганымда тушканчиклар сайравын тыңлап хыялый булдым, дип мактанган иде. Шулай булгач, имән генә пүчтәк ул безнең өчен.

Рәхәт инде кунак килсә. Иң симез итләр пешә, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак, коймак, баллы чәкчәк өстәлдән төшми. Ул кайнатма, салат кебек нәрсәләрне санарга бармагың җитмәс. Бик канәгать булып, капчык-капчык күчтәнәч төяп китте Самира. Үзе дә әдәп аңлаган кеше икән, яшьлек дустын кат-кат кунакка чакырды.

Сабираның да шәһәрдә йомышы бар иде. Ай ярымлап вакыт үткәч, ахирәтем Италиядән кайткандыр инде, дип китте төянеп башкалага. Адресы буенча Самираның фатирын барып тапса, черек баракның бер бүлмәсе икән. Анысы да бикле тора. Күршеләре аңлатып бирде:

– Кайда булсын, базарда черек суган сата торгандыр. Беразын сата алса, исереп кайта инде.

– Ә ире, улы кайда соң?

– Аның нинди ире булсын, ун ел элек ташлап китте. Графиты шунда наркоманнар арасында янып йөридер.  Янып бетеп бара инде...

– Самира фатирым өч бүлмәле, дачабыз, ике машинабыз бар, дигән иде бит...

– Әйе шул, буш шешә тапшырып кына өч бүлмә сатып алмаса. Хәзер шешә дә җыймыйлар шикелле бит әле.

Сабираның кәефе китте, күчтәнәчләрен шушы кешегә ышандырып калдырды да, шәһәргә ашыкты. Йомышларын тизрәк йомышлап кайтырга кирәк инде болай булгач.  Дүрт баласын институтларда түләп укыткан хатынның мәшәкатьләре җитәрлек: ире белән икесенә ике ат та өч сыер, егерме сарыкка өстәп йөзләгән каз-үрдәк, тагын да умарталары, бакчасы һәм йөз илле гектар җир. Ә ДТ тракторы, “Беларус”, йөк машинасы, башка вак-төяк иренең кулында, анысында Сабираның хәстәре юк. Шулай да, җәен-кышын башы эштән бушамый. Кая ул, бәхетле кешеләр сыман, путевкалар алып, Италиядә тушканчиклар сайравын гына тыңлап ял итеп ятулар... Юк инде, юк, язмышыңа риза булып яшисең инде авыл җирендә...

 

Фото: syl.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: