Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
6 март 2023, 13:01

Камил ФАЗЛЫЙ. Боерык. Сатирик хикәя

Керфекләренә ясалма керфек өстәп, иреннәрен светофорның кызыл уты төсле кызыл иннеккә буяп, мини юбкадан килеп керде Миңьямал директор янына.  

Камил ФАЗЛЫЙ. Боерык. Сатирик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Боерык. Сатирик хикәя

Калайбаш мәктәбе директоры Фердинанд Түмәровичны районның мәгариф бүлеге мөдире чакыртып алып, эссе табада биетте:

– Хезмәткәрләрне эшкә кабул иткәндә, карап алырга кирәк, иптәш Бүкәнов. Үткән айда гына өч хезмәткәр алгансың, техничка вазыйфасына алынган өч ханым да, йөкле булып, ай эчендә декрет отпускысына киткәннәр. Шулай итеп, бюджет акчасы җилгә оча. Кабатлап әйтәм, карап ал! Бу – боерык! Әлегә үзеңә телдән шелтә белдерәм. Хатаны кабатласаң, шәхси делоңа да каты шелтә чәпәрмен!

Бер дә көтелмәгән бу аңлаешсызрак боерыктан аптырабрак калган Фердинанд Түмәрович, мәсьәләгә ачыклык кертү йөзеннән, сорамый булдыра алмады:

– Гафу итегез. Сүз бит хатын-кыз турында бара. Аларны мин кайсылай итеп карарга тиеш соң?..

– Бә-әй, шуны да белмәскә! Өйләнгәнсең, хатының бар ич!

Фердинанд Түмәрович мөдир авызыннан бу тиклесен һич көтмәгән иде. Ишеткәч, башы әйләнеп, чак һуштан язмады. Ул кисәк кенә алма кебек кызарынды, бер үк вакытта эчендә гыйшык-гашрәт өермәсе кузгалгандай тоелды. Директорның дәрт-дәрманга кереп барган халәтен сизеп калган мөдир кабаланып үзенең фикер асылын төшендереп бетерергә ашыкты:

– Авырлы чагында тормыш иптәшеңнең кыяфәтендә, фигурасында, әйтик, корсак тирәсендә, үзгәрешләр булгандыр бит?

– Әйе, эче кабактай кабарып үсте...

– Шулай булгач, аңладың. Эш сорап килүче хатын-кызларның фигураларына игътибар ит.

Ут йоткандай кайтып керде мәктәпкә Фердинанд Түмәрович. Ут йотмый ни, декретка чыккан өч техничка урынына янә өчәүне эшкә кабул итәргә кирәк ләбаса. Әллә ир-ат затларының кылларын тарткалап караргамы? Ул арада беркайда да эшләмәүче, өендә тез чәнчеп, түшәмгә төкереп ятучы Габрәмне чакыртып та алды:

– Класс бүлмәләрен тәртиптә тотар өчен җыештыручы кирәк. Хезмәт хакы – тулы ставка. Ничек, ризалык бирәсеңме?

– Швабра тотып идән юаргамы? Авызыңнан җил алсын! Әле башыма тай типмәгән. Менә кочегар итеп тәгаенләсәң, ризалашыр идем, – дип, Габрәм шундук койрык крәндилләндерде.

 Кочегар Мөрфил белән хезмәт төрен алыштыру мәсьәләсен уртага салып сөйләшү дә уңай нәтиҗә бирмәде:

– Идән юу – хатын-кыз эше! – дип кырт кисте. – Әнә, чакыр да ал, авыл тулы өер хатын-кыз!

Булмасны өмет итмә, булырдан китмә, диләр. Булырдайлар белән эш итәргә булды директор. Ә булырдайлар шактый икән. Алары хезмәт урыны турында ишетү белән директор кабинеты янына чиратка тезелешеп тә бастылар. Берьюлы өчәү. Өчесе дә уйнаклап торган чибәр йөзле кияүдәге яшь ханымнар.

– Сез ризамы техничка булып мәктәптә эшкә урнашырга? – дип сорады Фердинанд Түмәрович Гөлчулпан исемлесеннән, бүлмәдә икәүдән-икәү генә торып калгач.

– Әйе, ризамын. Мәктәп янында гына чишмә агып ята. Идән юарга яратам мин. Суны чиләкләп ташырмын да ялт итеп юармын.

– Ә Сез алай-болай көмәнле түгелме соң? Әлбәттә, шәхси тормышыгызга кагылганым өчен гафу үтенәм. Бу адым минем тарафтан түгел, ә өстән боерып ясалды, – директор кулындагы каләм  белән түшәмгә ишарәләде.

Уңайсыз сораудан Гөлчулпанның йөзе кичке шәфәкъ нурында кызарып баеган кояштай тулып пеште, кызыл төстәге һава шарыдай кабарып чыкты. Моның сәбәбе бар иде, чөнки ул йөкле. Мәктәпкә эшкә урнашып, декретка чыкса, еллар буе декрет акчасы алачак. Алдашуны өнәмәсә дә, яшь ханым, алдаган алмый торып сөенмәс, дигән карашка таянып, эш итәргә булды:

– Мин йөкле түгел, – диде авыз ерып, күзләрен йөгертеп.

– Яле, исбатлау йөзеннән профильгә басыгыз!

Ханым кыяр-кыймас кына, сатуга куелган товар шикелле, сатин күлмәгенең чәчкәле итәкләрен җилфердәтеп, директор каршында әле уңга, әле сулга боргаланып, үзенең сылулыгын күрсәтергә кереште.

– Кара син аны,  җанга үтә ятышлы чара икән эшкә болай итеп карап алу, – дип, бүлмә эченә таралган ләззәтле ислемай исеннән исергән директор күңел түреннән мәгариф бүлеге мөдиренә хәтта рәхмәт укып куйды.

Фердинанд Түмәровичның көмәнле хатыннарга карашы хакында Гөлчулпан да, башка ханымнар да “сарафан радиосы” аша ишетеп өлгергән иде инде.

Шуңа күрә дә әлеге ханым булдыралган кадәр эчен эчкә җыеп, йөкле булуын яшерергә тырышты. Әмма метекчел җитәкче, тегенең аз гына бүлтәебрәк торган корсагына ишарәләп:

– Фигурагыз килешле, тик менә чүт-чүт кенә эчегез калкып торгандай, – диде.

– Мин ашауга хирыс, Фердинанд Түмәрович. Әле генә каклаган каз ите “бөкләп” табыннан торып чыккан идем...

– Ярар, сүзегезгә ышанып, мин Сезне бүгеннән эшкә кабул итәм.

Шатлыгы баштан ашкан Гөлчулпан кабинеттан чыгу белән чират Миңьямалга җитте. Бусы да ныклы әзерләнеп килгән: керфекләренә ясалма керфек өстәп, иреннәрен светофорның кызыл уты төсле кызыл иннеккә буяп, мини юбкадан килеп керде ул җитәкче янына. Энҗе сибелгән кара капрон оеклы чибәркәйне күргәч, директор аягүрә торып басып, хөрмәт белән сәламләп, баш иеп каршы алды.

– Менә бу, ичмасам, нечкә билле ышанычлы хезмәткәр, карап, тикшереп торасы да юк, – дип, эченнән сөенеп куйды һәм эшкә алу турында җәһәт кенә приказ язып, култамга салды.

– Уф, кызлар, корсагымны күрсәтмәс өчен кофта эченнән бандаж киеп кергән идем, тизрәк салып атыйм, юкса я эчемдәге сабыем өзлегер, – дип, Миңьямал кабаланып чыгып тайды.

Ә менә эче дөя үркәчедәй кабарып торган, тулгакланып йөргән Гөлбикәгә кая инде бандаж, арыш капчыгы да кидерерлек түгел. Шуңа да ул, көн эсселегеннән ихатадагы тавыклар күләгәдә канатларын киң җәеп әлсерәп яткан бер мәлдә, өстенә кат-кат күлмәк, янә дә кышкы калын джемпер, джемпер өстеннән Үзбәкстанның үзендә чыккан мамык фуфайка киеп килеп керде директор янына. Әйе, аучы ничә әмәл белсә, аю шунча юл белә. Кем әйтмешли, дөнья хәйләсез булмас, хәйлә файдасыз булмас.

Әлбәттә, Фердинанд Түмәровичның мәсьәләгә ачыклык кертәсе килә, ә каршысында нәкъ табышмактагы шикелле: кат-кат тунлы, карыш буйлы...

Директор ханымның фуфайкасын салдырып, джемперына үрелеп торганда гына Гөлбикәнең ире – мәктәп шоферы Иштуган ишекне шар ачып килеп керде һәм күргән тамашадан артына утыра язды, теле тотлыкты:

– Нишләвегез бу, Фердинанд Түмәрович, ә? Нишләп көпә-көндез кабинетыгызда зина кылып минем бичәне чишендерәсез?! Үзегезнеке генә җитмимени?! Директор – сексуаль маньяк, дип, бөтен мирга рисвай салам бит! – Шофер тотлыга-тотлыга ультиматум куйды.

Каушавыннан Фердинанд Түмәровичның колак артына кыстырылган каләме төшеп китте, йөзе чыпчык түше шикелле күкселләнеп калды. Ул колак очына кадәр кызарып:

– Мин бит карап кына алыйм дигән идем, – дип әйтергә өлгерде.

– Каратырмын менә мин сине! – Директорның өстенә килә башлаган Иштуганны хатыны чак җиңеннән тартып туктатты.

– Ярар, юктан кызышмыйк. Сез, ханым, бүгеннән эштә! – дип, икесен дә тизрәк тынычландырып чыгарып җибәрү ягын карады Фердинанд Түмәрович.

Приказ язып эшкә алынганның икенче көнендә Гөлбикә ханымның бәбәе туды – бәрәкалла машалла – кыз бала.

Шунысы гаҗәп тә, аз гына мәзәк тә, соңгы вакытта мәктәпнең эшче хатын-кызлары гүя хезмәт урынына түгел, ә “Сылу-мисс” бәйгесенә килгәндәй бизәнеп-төзәнеп килә. Килми ни, өйдә ирләре игътибардан читтә калдырган сөйкемле фигураларына әнә ничек соклана гашыйк җанлы җитәкче!

Ай үтүгә Фердинанд Түмәровичны янә мәгариф бүлеге мөдире чакырып алды:

– Техник персоналны эшкә кабул иткәндә карап алырга кирәк, иптәш Бүкәнов. Нишләп боерыкны үтәмисең?! Үткән айда гына эшкә янә өч хезмәткәр алгансың, янә өчесе дә декретка киткәннәр. Нәтиҗә буларак, бюджет акчасы җилгә оча...

– Хатаны мотлак төзәтәчәкмен! – дип, инде ничәнче тапкыр мөдиргә кат-кат тукран тәүбәсен ишеттерде, сүз бирде ул.

Тик менә... Бер уңмаган һич уңмас диюләре дөрестер. Сиксән сигезе дә тулып өлгермәгән Әбелниса әбине үгетләп җыештыручы булырга күндерде. Класс бүлмәсен иелеп юа башлауга, әбекәй, башы әйләнеп китеп, идәнгә ауды.

– Дәвлинҗәм күтәрелде, – ди.

Әле менә Җәмгытдин бичәсе Сәлмәния эш сорап килгән иде. Вакансия җитәрлек – ничек алмыйсың инде. Әмма тәүдә югарыдан төшкән боерыкны үтәү мотлак. Димәк, әпәт карап алырга туры килә.

– Гафу итегез, Сез алай-болай көмәнле түгелме? – дип, инде гадәтенә әверелгән эшкә кабул итү процессын педантларча башлап җибәрде ул...

Камил ФАЗЛЫЙ. Боерык. Сатирик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Боерык. Сатирик хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: