Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 гыйнвар 2023, 21:23

Марат КӘБИРОВ. Эт сатучы

Этләр өрүе – аның  өчен черки безелдәве, чикерткә тавышы, яфраклар шыбырдавы кебек үк табигый бер күренешкә әверелгән.

Марат КӘБИРОВ. Эт сатучы
Марат КӘБИРОВ. Эт сатучы

Марат КӘБИРОВ. Эт сатучы

 

Бер кеше бик зур хыяллар белән юлга чыккан. Яшьрәк кеше булгандыр инде. Гадәттә, шуларның күңеле тулы хыял була бит инде. Яшәлгән еллар белән бергә хыяллар да кими бара. Ә моның –кимемәгән. Ул үзен әкият каһарманы ител тойган, кайсыдыр патшалыкта үткәрелгән ниндидер бәйгеләрдә җиңеп, тормышын көйләп җибәрү турында уйлаган. Алай гына да түгел, хан, патша, һичьюгы вәзир вазыйфасына ирешүгә дә әметләнгән. Кыскасы, хыяллары бик зурдан булган.

Ләкин моның шул зур хыялыннан башка, кесәсендә берни дә булмаган. Баштарак юлдан берәр нәрсә тапмаммы дип башын иел барган. Алай да булмагач, тирө=ә-ягына караштыргалаган – берәр җирдә миңа дигән байлык өеп куймаганнар микән дип. Алай да  берни килеп чыкмагач, күккә карап атлаган – күктән дә юньле нәрсә килеп төшмәгән.

Аптырагач, бу зарланып та, елап та караган. Тик жәлләүче, ярдәм итүче табылмаган. Кайсыберөүләр башыннан сыйпап юаткан инде, анысы. Тик башыңнан сыйпаудан. гына тамак та туймый, өс тә бөтәйми икән. Шуннан егет бернәрсәне төшенгән. Хыялыңа җитү өчен нәрсәдер эшләргә кирәк икән, һәм бу эшләргә тотынган. Икмәк сорыйсы урынга, эш сорарга гадәтләнгән.

Нәрсәдер эшли башлагач, моның тормышы бераз рәтләнеп киткән. Адөм заты яшәгән төбәкләргә юлыкса, көнлекче булып ялланып тамак туйдырган, кием-салым юнәткән, кунар урың тапкан. Ә бер авылда озаграк тоткарламам, чөнки моңда күбесенчә карт-корылар һәм хатын-кызлар яшәгән, шуңа күрә эш муеннан, хәлең генә җитсен.

Бу эшләгән. Җир казырга кирәк булса да, су китерергә дә, утын ярырга да, киртә-кура төзәтергә дә моны чакырганнар. Тырышкан инде бу кеше, Барысын да җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп озакка сузмый эшләргә омтылган. Эшләгән саен кулы шомарган, бөтен нәрсәгә, дә маһир оста булып өлгергән.

Остарган саен эшкә чакручылар күбәйгән. Алар күбәйгән саен кесәсе калынайган. Кесә калынайгач, үз йортын булдыру теләге туган, һәм бу тагы да ныграк тырышып эшләргә тотынган. Моның турында ишетеп, күрше авыллардан да сорап килгәннәр. Үзенә күрә данлыклы остага әверелгән.

Шул рәвешле хәтсез генә мая туплагач, өй салырга тотынган. Агач кайтарткан бу, бура бурап куйган. Түбәсен япкан. Барысы да менә дигән килеп чыккан. Моның йорты авылда бер икәнне күргәч, хәзер моны өй салырга чакыра башлаганнар. Сүз ара сүз таралып, күрше авыллардан да чакырганнар. Шул рәвешле, бу өй салучы булып киткән. Эше авыр булса да, тормышы матурланган. Ә акча хәсрәте бөтенләй диярлек беткән.

Тик бер нәрсә үзәгенә үтә башлаган. Бу авылда этләр бик күп икән, һәм алар өрәләр икән. Элек алар өрмәгөннөрме, әллә вакыты бик тыгыз булып игътибар итмәгәнме, белмәссең. Мөгаен алар хәзер генә, бу адәм ниндидер уңышка ирешә башлагач кына өрергә тотынганнардыр. Анысы да бик мөмкин.

Өстәвенә, алар әле кеше тавышы белән өрәләр икән:

– Җитмәгәч, җитми икән кешегә…

– Һи, оста булып йөргән була бит әле, кулыннан килсә-килмәсәс дә…

– Кем иде бит безнең авылга килгәндә, ыштансыз бер хәерче иде.

– Безнең халыкны талап баеды инде, меукен.

Бу этләрнең шулай көн-төн өрүе теге адәмнең бик ачуын чыгарган, һәм ул мылтык сатыл алган. Бер эт тагын: “Халыкны талап баеды, авылдан  куарга кирәк”, – дип өрә башлаган икән, бу теге мылтыгыннан атып та җибәргән. Калган этләр качышып беткән,  тик күпмедер вакыт узгач, тагын өрә башлаганнар. Бу  чүкечен ташлап тагын мылтыгына үрелгән. Моны күрү белән этләр тагы юкка чыккан. Инде тынычланып эшкә тотындым гына дигәндә, бер  көчек капка астыннан ләңгелдәргә тотынган. Бу тагын мылтыгын алып куа киткән. Куып  тотып чәкегән моны.    

Яңадан килеп эшенә тотынса, тагын бер көтү эт килеп  өрергә тотынган. “Боларның  барысын да атып бетермичә,  котылып булмас”, дип уйлаган  бу адәм һәм көне буе эт куып  йөргән. Барсын да берәм- берәм чәкеп бетергән.

Инде икенче көнне эшкә тотыныйм дисә, башка этләр  көтүе өрергә тотынган. Мылтыгын алып тагын куа чыккан. Ләкин боларны өркетү белән: “Туктале, болай итеп йөрсәм, мин бит остадан эт  атучыга әйләнәм”, – дип уйлап кире борылган. Шуннан  соң, мылтыгын ташлап, эшкә  тотынган. Этләр килеп җиткән  йнде, өргәннәр. Тик бу адәм борылып та карамаган, ә соңыннан колагы да өйрәнеп  киткән. Этләр өрүе – аның  өчен черки безелдәве, чикерткә тавышы, яфраклар шыбырдавы кебек үк табигый бер күренешкә әверелгән.

 

Фото: adonius.club

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: