Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 гыйнвар 2023, 21:48

Мәҗит КӘРИМОВ. Инсур белән Мансур

Бар бит, Аллаһ каһәрләгән, кышларын бакча басып йөрүче әтрәк-әләмнәр, әнә шулар әллә ничә тапкыр ватып карадылар – булдыра алмадылар. Хәтта кирпечен сүтеп керергә маташканнар – тешләре генә үтмәгән. Ә менә бәдрәфен урладылар.

Мәҗит КӘРИМОВ. Инсур белән Мансур
Мәҗит КӘРИМОВ. Инсур белән Мансур

Инсур белән Мансур бергә үстеләр, бер сыйныфта укыдылар. Мансур кечкенәдән тырыш булды – институтны кызыл диплом белән тәмамлады, гомер буе мәгариф өлкәсендә көч салды, хәзер – мәктәп директоры. Гомумән, эшләмәгән эше, белмәгән һөнәре юк аның, барын да булдыра: машина, төрле механизмнар белән дә бик дустанә яши. Өтерге-ышкы булсынмы, балта-пычкымы – Мансурның кулларында уйнап кына торалар. Бөтен кирәк-ярагын үзе хәстәрли, үзе әтмәлли, фатирындагы кием шкафына кадәр сатуныкы түгел. Шәһәр читендәге бакча өен салырга да кеше эзләп йөрмәде, әйбәтләп, көчен кызганмастан, күңел биреп эшләде.

Аның ике катлы дачасы, теге акча саклый торган сейф кебек: ишек-тәрәзә капкачлары барысы да тимердән. Бар бит, Аллаһ каһәрләгән, кышларын бакча басып йөрүче әтрәк-әләмнәр, әнә шулар әллә ничә тапкыр ватып карадылар – булдыра алмадылар. Хәтта кирпечен сүтеп керергә маташканнар – тешләре генә үтмәгән.

Ә менә бәдрәфен урладылар.

Яңаны ясап куйган иде Мансур... Билгеле, бик матур килеп чыкты, музейга экспонат итеп куярлык –  ерактан ук күзнең явын алып тора иде. Икенче көнне барса, җилләр искән, аю мае сөртеп куйганнар, урыны гына калган. Ичмасам, бер кереп, файдаланып карарга да өлгермәде...

Ә инде Инсурга килгәндә... Сабый чакта ничек дуслаша алганнардыр: бөтенләй бер-берсенә охшамаганнар алар, төс-башлары ярар инде – хәтта холыклары да туры килми. Мансур урта буйлы, яшьтән үк какча булды. Ул олыны – олы, кечене кече итә белсә, Инсурның карашы да куркыныч, ничектер бүренекенә охшап тора – күзләрен алартып, астыртын карый ул кешегә. Үзе озын буйлы, калын җилкәле – үгез кебек. Җитмәсә, адәм белән адәмчә сөйләшә дә белми – я сыер сыман мөгри, ачуланса, әллә нинди тавышлар чыгарып үкерергә тотына. Ә авызындагынмы!... Эт тә жыймый. Аты-юлы белән җибәрә ул, ата-анасын гына түгел, жиде буын бабасын да калдырмый, һәммәсен дә исенә төшерә –  өч-дүрт катлы игеп сүгенә белә.

Инсурның укуы да үзе чамалы гына булды.

Элек рәхәт иде бит анысы: мәктәптә “икеле” куймадылар, бер сыйныфта ике ел утыртмадылар. Инсур да күчми калмады, тик барыбер өлгергәнлек аттестатын АТКда шофер булып эшләгәндә генә алалды. Кичке эшче яшьләр мәктәбенә йөрде ул, ә анда языл гына – язылсаң, сирәк кенә укытучыларның күзенә күренгәләп алсаң, шул җитә – вакыты житкәч, теге матур катыркыны барыбер тоттыралар иде.

Хәмер дигәннәреннән дә бер вакытны да баш тартмады Инсур, туры килмәсә – китерде, очрамаса – эзләп тапты... Ә менә дөньясы кешенекеннән һич ким түгел – каралты-курасы менә дигән. Үз йорты белән яши ул, барысы да бар, өе урысның чиркәве кебек. Кулы тик тормый, төннәр буе кәсептә йөри диләр аның хакында. Бай яши ул, иномаркада гына чаба.

Егетләрнең әниләре ахирәтләр иде. Бер авылныкылар, бергә үскәннәр, укыганда бер  парта артында утырганнар... Аралары шәһәргә күчеп килгәч тә сүрелмәгән. Билгеле, малайлары да кече яшьтән алар белән бергә буталган, дус булып үскәннәр.

Хәер, дус дип...

Әниләре инде күптән юк бит, әллә кайчан төтенсез авылга күчтеләр, Мансур белән Инсур да хәзер бер-берсен бик өнәп бармыйлар – бик сирәк, олы бәйрәмнәрдә генә очрашалар.

Ир белән хатынны бер үк шайтан кавеменнән диләр. Инсур бичәсе моның чын-чынлап шулай икәнен дәлилли торгандыр. Бер җирдә дә эшләми ул. Балалары юк – эт тәрбияли, аңа – кышкылыкка тун, яңгырда кидерергә су үткәрмәс җилән тегә. Күрше-күлән белән я әрләшә, я айлар-еллар буе сөйләшми. Килгән-киткәнне яратмый. Үзе көннән-көн симерә.

Ләкин балалык елларыннан ук килгән дуслыкның сүрелүенә Инсурның хатынын гына гаепләү дөрес булмас иде – күңеле тартмый Мансурның, тик әнисенең: “Бергә яшәгез, дус булыгыз”, – дип әйтеп калдырган сүзе бар, югыйсә әллә кайчан араны бөтенләй өзгән булыр иде инде. Бу юлы да очрашулары очраклы гына, базарда килеп чыкты. Әллә ни күп сөйләшеп тә тормадылар, хәл-әхвәл сораштылар... Инсур авылга кайтып килгән икән: кем кайда киткән дә, кем вафат булган... Сүз азагында якташы Мансурны кунакка чакырды, мәҗлес үткәрә икән.

– Бик шәп мунча бетердем. Искесе кара иде бит, әйбәт итеп эшләттем, ак мунча – шуны юабыз. Авылдан да киләләр, – диде.

Сагынган иде Мансур авылдашларын, әллә кайчаннан бирле кайтасы килеп йөрде аның, тик  вакыт җиткерә алмый...

Якташлары да булгач, сүзсез ризалашты мәктәп директоры:

– Ярар, килербез. Бик җилле ак шәраб алып куй, – дип шаяртты ул Инсурны.

Хәләл җефете белән Мансур барып кергәндә Инсурның йорты тулы кеше иде. Җәй көне бит, килгән кеше бар да тышта – киләсе кунакларны көтәләр. Күбесе таныш түгелләр. Әйе, авылдашлары да биредә: Гыйззәт абзый, Сания апа, Гапкадыйр, Мәүлиха түтәй...

Мансур кочагын җәеп хуҗаларга кадәр үк якташлары ягына атлады, ләкин кинәт башына таяк белән суккан кебек бер мизгелгә генә капка төбендә тукталып калды. Күзләре йортның түренә, уң як почмакка төште аның...

Юк, һич ялгыш түгел, анда, кунакларның күз явын алып, Мансурның дачасыннан югалган бәдрәф утыра иде. Мансур беркемгә дә игътибар итмәстән туп-туры бәдрәфкә табан юнәлде – шул, каһәр генә суксын, аныкы...

Эшнең кая таба борылганын чамалап өлгергән Инсур Мансурны куып җитте дә, ачуы  йөзенә чыккан кунагының колагына иелде:

– Гафу ит, малай, синеке икәнен белмәдем бит – иртәгә үк илтеп куям, берүк тавыш чыгарма иңде, – дип пышылдады ул тотлыга-тотлыга.

 

Фото: m.fotostrana.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: