* * *
Ачык космос, орбитада космик станция. Люк янында трос белән бәйләнгән космонавт асылынып тора һәм куллары-аяклары белән стенаны дөбердәтә:
– Ач диләр сиңа, хайван тәре! Күрсәтермен мин сиңа кергәч “Кем бар анда?”ңны!
* * *
Сырхауханә. Палата. Авыру – шәфкать туташына:
– Сеңлем, мине моннан кайчан чыгарырлар икән?
– Кардиаграммадагы сызыклар турайгач.
* * *
Судья:
– Сез – аю кадәрле ир, шундый кечкенә генә, зәгыйфь кенә хатыныгызны кыйнарга ничек кулыгыз күтәрелде?
– Ул мине көне буе талады, мыскыллады, кыздырды!
– Нәрсә дип?
– Әйдә, кыйна, мин синнән курыкмыйм! – дип кычкырды. Әгәр бармак белән генә чиртсәң дә мин сине теге чепи күзле, пеләш башлы судья янына чакырттырам, ул карт юләр сине “ә” дигәнче төрмәгә утыртачак! – диде.
Судья:
– Аңлашылды. Эшне ябык дип игълан итәм!
* * *
Җырчыларның һәм спортчыларның хезмәт хакына карыйсың да, мәктәптә иң мөһим дәресләр – физкультура һәм җыр дәресе икәнен аңлыйсың.
* * *
Хатыны:
– Кадерлем, бөтен авырулар нерв киеренкелегеннән килеп чыга икән. Син шуны белә идеңме?
– Белсәм-белмәсәм нәрсә?
– Син бу араларда бик нервыландың, шуңа күрә синдә сифилис башланган булырга тиеш.
* * *
– Кичә кода белән аракы эчкән идек, иртән үземне яңадан туган кебек хис иттем.
– Аракы бик чиста булгандыр инде алайса.
– Юк, мине кәбестә арасыннан табып алганнар.
* * *
Ир фатирындагы бардан исерткеч эчемлекләрне сумкага тутыра.
– Нигә ул кадәр күп аласың? Без бакчага ике генә көнгә барабыз бит, – ди хатыны.
– Без нибары ике генә көнгә барабыз да ул. Улыбыз бит тулы ике көнгә кала!
* * *
Солдат аягы авыртуга зарланып, санчастька килә. Табиб, аякны карап бернинди дә яра күрмәгәч, фельдшерга кычкыра:
– Аякны – рентгенга!
Солдат кыяр-кыймас кына:
– Миңа да аның белән барырга мөмкинме?
Фото: seosemye.ru