Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 гыйнвар 2023, 13:46

Хәниф КАЮМОВ. Чыгымчы “матай”

Ул тормоз белән тизлек рычагларын бутап бетте. Шулай итеп, Малик абзыйның “матае” алга ча­буын дәвам итте. Менә ул ишекләре ачык торган кибеткә күз генә ташлап, туктый алмыйча ары җилдерде.

Хәниф КАЮМОВ. Чыгымчы  “матай”
Хәниф КАЮМОВ. Чыгымчы “матай”

Элегрәк булды бу хәл. Җәй урталары иде. Печән чабу, малларга кышкылыкка азык хәзерләү кызганнан-кыза бара. Басуда комбайннар гөрләп икмәк җыю фронтында алышалар. Ярый әле көннәр кояшлы, яңгырсыз тора.

Печән чабарга урманга бару-кайтулар Малик абзыйлар өчен ярыйсы ук уңайсызлыклар тудыра. Ул колхозның трактор бригадасында хисапчы булып эшләп йөри, “служебный” транспорт аңа каралмаган. Бик кирәк булганда, сорап торырга бригадирның техника буенча ярдәмчесе булып эшләгән Харисның аты бар. Тик көн саен Харистан ат сорап торып булмый бит. Малик абзый, бу проблеманы уңай хәл итү буенча башын ватып йөри торгач, бер әмәлен уйлап тапкан кебек, шатланып куйды.

Ул елларда мотоцикл сатып алу модага кергән иде. “Ә нигә кешедән калышырга әле? Мин башкалардан кимме әллә?” – дип уйлады ул.

Печән хәзерләү чорында урманга барып кайту өчен менә дигән транс­порт инде ул. Әзрәк җыелган акчасы да бар иде. Мотоцикл бәясен бетереп түләргә җитмәс җитүен, шулай да эшне башларга җитә бит. Малик абзыйның шундый очракта колхоз идарәсе аз-маз булса да халыкка ярдәм итүен ишеткәне бар иде. Калганын колхозның “прид”ыннан со­рап торырга булды. Хатыны Хәдичә дә ничә еллар инде савымчы булып эшли. Ал­дынгылар рәтенә чыгып җитә алмаса да, иң арттагылар исәбенә дә керми.

Кич белән, хатыны эштән кайткач, Малик абзый яңа гына туган бу акыллы фикерләре белән бүлеште. Анысы да каршы килмәгәч, ул бөтенләй канатланып кит­те. Иртәгәдән үк әлеге исәпләрен тормышка ашыра башларга кирәк, дигән фикер белән йокларга ятты.

Икенче көнне идарәгә кереп, “прид”ны күреп сөйләшеп тә чыкты. Ул ярдәм кулын сузарга әзер булуын белдереп, баш хисапчыны чакыр­ды да, аңа тиешле әмерләрен җиткерде. Анысы Малик абзыйга кирәкле күләмдәге акчаны алырга иртәгә килергә кушып, чыгып китте.

Шулай итеп, Малик абзый, барысы да гел уңай гына килеп торуына бик канәгать булып, өч көннән район үзәгенә сөт та­шучы машинага утырып барып, өр-яңа, ялтырап торган “кәҗә” “матаен” эләктереп тә кайтты. Тик хәзер аны икенче борчу басты – моңа кадәр аның матайның руле артына утырып та караганы юк иде. Дөрес, виләсәпиттә йөргәне бар иде аның барын. Әмма бу бит виләсәпит кенә түгел, әллә ничә ат көчле техника, кем әйтмешли, “шухри-мухри” түгел.

Малик абзый чарасыздан Хариска мөрәҗәгать итәргә булды. Бу турыда ишеткәч, Харис бер дә исе китмичә генә:

– Виләсәпиттә йөргәнең булгач, берние дә юк аның. Кабызасың да, утырып тизлек рычагын кушасың, газын өсти барып, кузгалып та китәсең, – дип, матайда йөрүнең нечкәлекләрен аңлатып та бир­де. Харисның шулай бик оста аңлатуы Малик абзыйда “матай”ны “авызлыклый” алуына ышаныч уятты.

Икенче көнне, эштән бераз гына бушаган арада, Малик абзый, тимер атын урамга алып чыкты. Аны кабызып атланып алды да, тизлек рычагына басып кузгалып та китте. “Менә икән бит ул дөньяның рәхәтләре, әллә кайчан аласы булган бит моны”, – дип, уп алга җилдерде. “Юл уңаенда кибеткә дә кереп чыгар­га кирәк булыр, яңа техниканы юарга бер “акбаш”ны эләктереп чыгарга кирәк бит инде”, – дигән уйлар да чуалды башында.

Менә кибет урамына да чыкты, тик туктарга уйлагач, ка­ушап төште, тимер атны ничек туктатырга кирәклеге онытылган бит. Ул тормоз белән тизлек рычагларын бутап бетте. Шулай итеп, Малик абзыйның “матае” алга ча­буын дәвам итте. Менә ул ишекләре ачык торган кибеткә күз генә ташлап, туктый алмыйча ары җилдерде. Бара торгач, парк турына да җитте. Аны күреп калган Харис кулы белән Малик абзыйга туктарга ишарә ясады, күрәсең, яңа техникага үзләренчә бәя бирергә уйлаганнардыр инде. Тик ул аңа таба тиз генә борылып күз салды да, алга җилдерүен белде. Читтән караганда кайберәүләр, бәлки: “Малик абзый матайга утыргач, бөтенләй эреләнеп киткән икән, сәлам дә бирми”, – дип уйлагандыр. Аның “матай”ны туктата алмый җәфалануын кем белсен.

Менә авылны да чыгып китте. “Матай”га утырганда барлык­ка килгән беренче күңелле кичерешләр дә артта калган иде инде. “Нишләргә? Ничек матайны туктатырга?”

Бара торгач, юл читеннән ерак түгел, басу читендә өелгән салам эскертен абайлап алды. “Ни булса, шул булыр”, – дип, Малик абзый кызу тизлек белән барган матаен салам өеменә юнәлтте. Эскерт әле яңа гына өелгән булганлыктан, басылып өлгермәгән, йомшак булырга тиеш. Малик абзый “матае” белән салам эченә кереп чумды.

“Матай” сүнде. Малик абзый ничек алай салам астыннан чыкты. Үзен бераз адәм рәтенә керткәч, “матай”ны сөйрәп чыгарды. Бераз хәл алгач, “матаен” җитәкләп авылга табан юнәлде. Менә парк турысына да җитте. Берничә механизатор белән Харис та анда иделәр. Аны күргәч, Харис:

– Малик абзый, мин сиңа бая туктап кит әле дип кул болгаган идем, нигә туктамадың? – дип белешергә тотынды.

– Әй, энем, соң мин аны туктата белгән булсам, кибет янын­да ук туктатып, йомышымны йомышлап, өемә кайтыр идем. Бу якка бөтенләй дә килеп чыкмаган булыр идем әле, – дип күңелсез генә җавап бирде Малик абзый һәм күзнең явын алырдай “матае”на кырын борылып карап алды.

Харис янындагы механизаторлар эчләре катып көлә башладылар, аларга Харис та кушылды. Ә Малик абзый көрсенеп алды да, ялтырап торган корыч атын җитәкләп, өйләренә табан атлады.

 


Фото: foto-ram.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: