Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
5 гыйнвар 2023, 16:35

Әлиф ГАЛИМОВ. Бал каракларын корт сатты

Участковый өчен тыныч кына үткән көннәр сирәк буладыр ул.

Әлиф ГАЛИМОВ. Бал каракларын корт сатты
Әлиф ГАЛИМОВ. Бал каракларын корт сатты

Участковый өчен тыныч кына үткән көннәр сирәк буладыр ул. Июль аеның матур гына бер иртәсендә, минем карамактагы авылларның берсеннән, олы гына яшьтәге бер абзый эзләп табып, кайгысын сөйләде. Умарталыктагы чүнниген басканнар. Балын, аертып өлгермәгән кәрәзләрен, югалган кортларын жәлләп еламый гына.

– Якындагы авыл кешеләренең эше, – дип уйлыйм, – Бәләбәйдән килеп урламаганнардыр бит? Чишмәдән дә түгел, әлбәттә, – диде ул.

Бу авыллардагы халыкның һәрберсен белмәсәм дә, күпләре миңа таныш иде. Эшне өч-дүрт ел элек кыен хәлдән коткарып алып калганнан соң якын дустыма әйләнгән кешедән башладым. Аның белән бераз сөйләшеп торганнан соң, бу зур булмаган авылда кайсы йортка кереп, кемнең кылын тарткалап карарга икәнлеген чамалап алган идем инде. Шулай да бу бер генә кеше башкарып чыгарлык эшкә охшамаган.

Шикләнгән кешеләр исемлегемдәге беренче йортның ишеген шакыдым.

– Хәлим, бу синме? – дип, сүгенә-сүгенә егерме өч яшьләр тирәсендәге йокысыннан уянып та җитмәгән егет килеп чыкты. Мине күргәч, көтмәгән кунагын күргән хуҗа кебек аптырап калды. Кулым белән өйгә үтәргә ишарәләдем. Күзләрем белән өй эчен бораулап чыккач, кинәт кенә егеткә сорау бирдем:

– Төнлә Хәлим белән кайда булдыгыз?

– Күрмисезмени, йокыдан торып киләм.

– Җавабың дөрес түгел, кулларыңны күрсәт!

Бармаклары шешенгән кебек, бал исе дә сизелә. Ләкин аны гаепләргә бу гына аз шул. Егетнең бите дә чиста, корт чакканга охшамаган. Киемнәрен тотып карарга булдым.

– Пинжәгем ишек янындагы элгечтә, чалбарымны хәзер киям, – дип урындыкта яткан чалбарына үрелде.

– Кимичә тор! Өлгерерсең!

Егет караватына утырып тын да алмый мине күзәтергә кереште. Мин аның эленеп торган пинжәгенә күз сирпедем. Клубка, кызлар янына йөри торганга охшамаган. Эш пинжәге. Тыныч кына, уйланып басып торганда безелдәгән тавыш ишетелде. Корт тавышы. Әкрен генә тавыш ишетелгән кесәне ачып карыйм, анда чынлап та хәлсезләнгән бал корты йөри. Менә ул тере шаһит! Тик теле генә юк бу мәхлукнең. Егетнең урындыкта яткан чалбарын идәнгә кагам, аннан да өч-дүрт үле корт коела. Менә дәлилләр!

– Мин, энем, бер дә юкка синең йортка килмәдем, алдан белеп, бу эшкә ачыклык кертер өчен биредәмен. Син сөйләмәсәң дә дәлилләр җитәрлек, иптәшең барысын да җентекләп сөйләп бирде инде, – дип ялганладым. – Билгеле, үзең дә төнлә кесәңә бал кортлары салып кызлар янына бармагансыңдыр, аларның берсе кесәңдә әле дә исән. Әгәр иптәшең сөйләмәсә, син әле дә төшеңдә тәмле бал ашап йоклап ятар идең дә бит... Киен! Иптәшләрең янына киттек, – дидем.

Иптәшләрең дигәнгә дә егет каршы килмәде, димәк, тагын өченче кеше дә булырга мөмкин. Икенче иптәше, Хәлимне күрүгә мин көлеп җибәрдем.

– Энем, синең төнлә кайда йөрүең битеңә язылган, сорашып тормыйм, – дигән булдым. Бал кортлары ару сыйлаганнар, ике күз тирәсе дә шешенеп, күзләре каплана язган. Ике иптәшне үзара сөйләштереп тормас өчен шешенгән егетне авыл советына алып киттем. Үзем белән алып килгәнен өченче иптәше артыннан җибәрдем.

Хәлим, кысылган күзләре белән көчкә-көчкә генә аңлатмасын язып бетерүгә, теге ике иптәше килеп керделәр. Кысык күзлене, тышта көтеп торырга кушып, алардан да аңлатмалар яздырып алдым. Барысыныкын да укып, чагыштырып чыккач, тулы җинаять сурәте ачыкланды. Егетләрнең төнге табышы берсенең гаражында яшерелгән булып чыкты. Зыян күргән умартачыны чакыртып, яшергән урынга юнәлдек.

– Хәзер инде, иптәш бал авызлар, умартачыга күпме матди зыян килгәнен исәпләп чыгарам, – дип блокнотка саннар тезәм. – Егетләрне утыртырлык сумма чыгамы? – дип аны умартачыга күрсәткән булам. Ул килешкән кебек баш кага. – Опергруппа гына чакыртасы калды, – дигән булам. Егетләрнең берсе башын аска иеп елап җибәрде. Шулчак Хәлим дигәне беренче тотылган егетнең күз төбенә тондырды:

– Синең аркада!

– Юк, син үзең башлап мине күрсәткәнсең, – дип, күз төбенә алганы сдача бирде. Алар һаман минем этлекне аңламыйча, үзара дөмбәсләшә башладылар. Көчкә тынычландырдым.

– Боларны холык төзәтә торган җиргә озатмыйча булмас, – дип, умартачыга баш кагам. Нишлибез, янәсе.

– Башта урланган балымны, кәрәзләрне итеп урнаштырырга кирәк, озатырга өлгерерсең! – ди ул.

Абзый белән килешәм.

– Егетләр синең карамакта, битлек кидермичә генә эшләт! – дип елмаям. Аларның аңлатмаларын, абзыйның гаризасын планшетыма салып, иртәгә очрашырга сөйләшеп кайтып киттем. Бал яратучылар урлаган табышларын кире кайтарып, акча да өстәп, тулы зыянны капласалар, абзый гаризасын кире алырга да мөмкин. Шулай булып чыкты да.

 


Фото: imdb.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: