Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 декабрь 2022, 22:31

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Энтузиаст

Купты ызгыш. Бахыр Кәмәйнең эшнең нәрсәдә булуын аңлатырга тырышуы гауга дулкыннарына күмелде.

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Энтузиаст
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Энтузиаст

Кәмәй икенче ай инде өендә телевизор карап, эшсез ята. Шәхси иске йорты шәһәр читендәге йөк машиналары йөри торган тар гына урам чатында. Тәрәзә төбе күтәрелеп салынган тротуар яссылыгыннан аз гына калкурак. Телевизор карап арыган чакта Кәмәй, күзләрен әнә шул тәрәзәгә төбәп, юлдан бертуктаусыз кешеләр, гөрелдәп авыр машиналар үткәнен карап диванда ауный.

Бүген урамдагы күренешләр тагын да кызыклырак. Кичә генә канализация коесыннан ургылып чыккан судан кар бозланып зур гына дүмгәк ясаган. Шул калкулыкка эләккән һәр машина, автобус сикереп, авыр талпынып уза.

Көнозыны күзәтүдән бу күренеш Кәмәйнең күңелен кыра башлады.

– Әллә чыгып шул бозны ваткалыйм микән? Шоферлар да рәхмәтле булыр, тик ятудан ялыккан тәнгә дә файдасы тияр, – дигән уйлар тәэсирендә ялкаулыгын җиңеп, көрәк, лом тотып урамга чыкты Кәмәй.

Озак кына кыюлыгын җыя алмый торды. Аннары юл чатына чыгып, машиналарга туктап торырга ишарә ясады да, җәһәт-җәһәт хәрәкәтләр ясап, юлдагы бозны вата башлады.

Бу вакытта туктаган машиналардан руль боргалап арыган шоферлар төшеп тәмәке кабызды, киерелде, боз ватучы янына килде...

Шулчак арадан бер озын борынлы, чандыр шофер Кәмәйгә карап торды да:

– Шуны әллә кайчан ваткаласаң ни булган, мин көн буе бу урыннан җәфаланып үтеп йөрдем, – дип, Кәмәйгә күзләрен акайтты.

Кәмәй эшен туктатмый гына бу бәйләнчеккә:

– Минем эш түгел бу, энтузиаст мин, энтузиаст, – дип аңлатты еш-еш һава сулап.

Бу сүзләрне ишетеп калган бер дуамалы берни аңламыйча

– Әле ул минем эш түгел дип тора, эт ялкавы! Күрсәтербез без сиңа үз вазыйфаларыңны ничек башкарырга кирәклеген! – дип, Кәмәйнең җилкәсенә йодрыгы белән ару гына кундырып та алды. Кәмәй тәгәрәп китте. Бу хәл башкаларны да дәртләндереп җибәрде.

– Тукма ялкауны! – дигән тавышлар яңгырады. Кәмәй аягына басарга дип тезләнгән иде, берсе зур пималы аягы белән “энтузиаст”ның артына эләктерде...

Купты ызгыш. Бахыр Кәмәйнең эшнең нәрсәдә булуын аңлатырга тырышуы гауга дулкыннарына күмелде. Инде аңлатып тору файдасыз булуын төшенгән Кәмәй, көч-хәл белән бу яудан ычкынып, өй алдына кереп шылды.

Изгелек эшлим дип явызлыкка тарыган Кәмәй кар өеменә Кәмәйгә ташланды:утырып озак кына тәмәке тартты. Аннары арып-тапталып өйгә керде. Ачуыннан бүреген, сырмасын салып ыргытты да үз алдына: “Тормышта да шулай бит ул, егетләр, берәр начарлыкны яхшыга үзгәртергә теләсәң, үзеңә каза аласың”, – дип сөйләнә-сөйләнә, җилкәсен, пима эләккән урынын уа-уа янә диванына ятып тәрәзәгә карады. Машиналар бернинди үзгәрешсез сикерешә-сикерешә янә аның тәрәзәсе каршыннан үтәләр иде.

 


Фото: m.fishki.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: