Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 декабрь 2022, 23:01

Ахир. Галлюцинация

  Мәһдүм вакытсыз кайтып керде.         Йокы бүлмәсеннән кәкре борынлы, әрмән чырайлы бер адәм килеп чыкты һәм: “Саумысыз!? – дип аңа йонлач кулын сузды.

Ахир. Галлюцинация
Ахир. Галлюцинация

Мәһдүм вакытсыз кайтып керде.        

Йокы бүлмәсеннән кәкре борынлы, әрмән чырайлы бер адәм килеп чыкты һәм: “Саумысыз!? – дип аңа йонлач кулын сузды. Мәһдүм: “Исән... месез!” – дип тыенкы гына сәламен бирде, бирмичә булдыра алмады, чөнки зыялы кеше, музыкант. Әрмән чырайлы бәндә ничек тиз күзгә ташланса, шулай ук җәлт кенә-күздән дә югалды. Аның каршына кызыл төстәге юка пеньюарын ялтыратып, итәк ерымын тарткалаган хәлендә хәләл җефете килеп басты.

– Нәрсә соң бу? Кем бу? – дип ярсыды ир.

– Кем турында сөйлисең син, картым? – дип сорады тегесе берни булмагандай.

– Ничек инде кем турында!? Әнә теге кем иде ул? – дип бар көченә җикеренде хуҗа. – Ул әле генә минем күз алдымда йокы бүлмәсендәге изге түшәгебезне калдырып, мине мыскыл итеп, миңа сәлам биргән булып, ишекне бәреп чыгып китте...

– Син нәрсә, саташтың мәллә? Бер кем дә чыкмады өйдән, бер кем дә кермәде... миңа...

– Ә... теге...! – Мәһдүм дә уҗым бозавы түгел ләса, ул да бер ярсына, ярсый белә. – Син нәрсә, мине юләргә чыгарасың мәллә?!

Хатын дәшмәде, астыртын усал итеп елмайды:

– Үз соравыңа үзең үк җавап бирдең! Әйе, син юләр, чынлап та юләр! Сине, картлач, дәваларга кирәк... психбулнис көтә сине...

– Димәк... Синең яннан әлегенә беркем  дә чыкмады дип әйтмәкче буласыңмы?

– Дөрес, – дип тәкрарлады хатын, – беркем дә чыкмады.

– Ничек? Әле генә...

– Күзеңә күренде... Авыру син, җаным, синдә...

– Нәрсә тагын?

– Галлюцинация.

– Галю...

– Әйе, әйе, синең күзеңә күренә. Мин инде ул авыруның синдә барын белә идем, күңелең кителмәсен дип, дәшмәдем.Әйдә, авыруың азганчы, дәвалыйк, кереп торма киттек врачка...

Дәвалану өч айга тиклем сузылды. Табиб тә хатынның  сүзләрен җөпләде, дәвалану курсын билгеләде, дару эчертеп йөдәтте. Мәһдүмнең авыруы шактый каты вә катлаулы булып чыкты – әрмән чырайлы бәндә өйгә килүдән туктамады. Хәтта кунып та кала башлады. Иренең әрнеп: “Кайчан туктый соң инде бу әрмәни зат безгә килүдән?” – дигән соравына, хатыны һәрчак: “Кайчан да кайчан терелеп җитәсең, шулчак килүдән туктар!" – дип аны тынычландырган булды. Ни хикмәт, көннәрдән бер көнне теге әрмән чырайлы адәм юкка чыкты, ягъни күзгә күренми башлады.

– Югалды бит теге...

– Нәрсә?

– Галлюцинация...

– Котлыйм! – дип усал гына елмайды хатын. Ире сөенгәндә ул, киресенчә, көенде. Әйе, гомере буе хәерче музыкант белән гомер кичергән, башы белән иҗатка кереп чумган уҗым бозавыннан чын ир назы күрмәгән хатын өчен әрмән чырайлы ирнең кинәт кенә югалуы хәтта тормыш фаҗигасенә тиң иде. – Авырудан дәваландың, димәк,..

– Әйе, әйе... – дип сөенде музыкант. Иҗат әһелләре шундыйрак шул инде алар, бала сымак, бер катлы була.

– Сөенергә ашыкма, әле син, сак бул... Авыруың тагын кабатланырга мөмкин...

 

Фото: onelove.su

Ахир. Галлюцинация
Ахир. Галлюцинация
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: