* * *
– Сезгә психолог нәрсә диде?
– Иң ачуыгызны китергән кешегә хат языгыз да аны яндырыгыз, диде.
– Ә сез?
– Мин яздым да яндырдым.
– Шулай булгач?
– Ә хатны нәрсә эшләтергә?
* * *
Ике фермер очрашкан:
– Син малларыңа тамга салдыңмы әле?
– Әйе, сыерлар бернинди мәшәкать тә тудырмады, ә менә бал кортлары күрмәгәнне күрсәтте.
* * *
Фермерны акылы җиңеләйгән дип дәваханәгә салганнар. Аны дәвалаучы табиб:
– Көтүдәге йөз сарыкның җидесе качса, ничәсе торып кала?
– Берсе дә калмый, – дип җавап бирә фермер.
– Юк, туксан өч, дип җавап бирергә кирәк, – дип төзәткән аны табиб.
– Шулай буламы ни? – дип көлемсерәгән фермер. – Сез сарыкларны начар беләсез икән: аларның берсе генә читкә тайпылса да, аның артыннан тоташ көтү иярә.
* * *
– Тимер чүкеч ыргыту белән шөгыльләнгән спортчы кызның туенда ул ыргыткан чәчәкләрне кияүгә чыгарга теләгән кызлар шәһәрнең икенче читендә тотарга тезелеп басты.
* * *
– Миңа үземнең эшем ошый. Илдәге төрле кызыклы урыннарга йөрим, төрле һөнәр ияләре белән очрашам, кешеләрне төрле ракурста күрәм.
– Һөнәрегез нинди соң сезнең?
– Снайпер.
* * *
– Кичә син аек кайткач, мин шундый бәхетле идем, – ди хатыны иренә.
– Бүген бәхетле булырга минем чират.
* * *
Атаклы горилла белән дан тоткан зоопаркка бур хатын 16 баланы экскурсиягә алып килә. Зоопарк хезмәткәре:
– Сез соңга калдыгыз, без ябылабыз.
– Мин ничәмә-ничә чакрымнар юл үтеп, балаларымны горилла карарга алып килдем, ә сез...
– Болар сезнең балаларыгызмыни?
– Кемнеке булсын тагын?
– Алайса, туктап торыгыз, мин хәзер горилланы алып чыгам. Ул бу галәмәтне күреп калырга тиеш.
Фото: proprikol.ru