Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
6 декабрь 2022, 22:59

Радик МУЛЛИН. Ник бардым?

И, раббем, каныма тоз салып, кайчанга кадәр торыр икән бу адәм актыгы? Тизрәк китсен иде! Аулак урында туйганчы кирәген бирер идем мөртәтнең.

Радик МУЛЛИН. Ник бардым?
Радик МУЛЛИН. Ник бардым?

 – Әнә, Шүрәле тагын килә! Кая качыйм, Зөләйха?

– Кая дип... мич башына менсәң генә инде.

Галимҗан, хатыны киңәшен тотып, “мәче каласы”на үрмәләде:

– Урмайга китте диярсең.

Өйгә, авызын ерып,Рамил килеп керде:

– Хуҗа кайда? – дип сорады.

– Иртүк Урмайга киткән иде.

– Нигә?

– Бөркет Шамилы калай сата диме.

– Алай... Озак торыр микән?

– Белмим шул.

– Зөләйха, җәле, бер чәркә китер әле.

– Ай, аллам! Кичә соңгы тамчысына кадәр яладыгыз бит!

– Мин әче бал сорамыйм, рюмка кирәк.

Рамил малахай бүреген кәнәфи өстенә ыргытты да ыштан бөрмәсеннән тышына атлы Чапай төшерелгән шешә чыгарды, аны чәркәгә агызды, голт-голт итеп йотты, ипи катысы иснәп куйды. Күгәргән йөзе пешкән алмадай алсуланды.

– Хәтереңдәме, – диде ул хәләл җефетемә, – бермәлне җиләккә барган идегез. Чыдамаслык эссе иде. Мин анадан тума чишенгән килеш каршыгызда искәрмәстән пәйда булгач, белмим, кап-кара йон баскан гәүдәмнән куркыпмы:

– Шүрәле! Каравыл! – дип кычкырышып, тырысларыгызны да ташлап качкан идегез. Шуннан соң миңа Шүрәле дигән кушамат тагылды. Ә бит яшь чагымда мин сине яратып йөри идем, йөрәгең Ләүкә асты Галимҗанны сайлады.

– Мондый затлы кушаматны кем ябыштырды аңа?

– Егетләр.

“Бирәм егетләреңне! Бу хакта Рамилгә генә сөйләгән идем, ә ул, саескан, бөтен авылга таратты”.

– Җанашын, ягъни сине шәп-шәрә күрергә теләп, яккан мунчагызның ләүкәсе астына кереп яткан ул. Әмма юынырга башта әнкәң килгән. Ул, такталарны чистартам дип, кайнап торган бер чиләк суны ләүкә өстенә томырган. Галимҗан, әрнүгә түзә алмыйча, Ләүкә асты дигән кушаматны да ияртеп, туптан атылган снаряд кебек чыгып ычкынган.

– Шулаймыни, җир бит!

– Әйе!

Калач табасына ялгыш орынып, терсәгем тавыш чыгарды.

– Яшьтәш кайтты, ахры, – дип, Шүрәле урыннан торып, ишекне ачып карады. Ул -бу күренмәгәч, Зөләйха янына килде:

– Эх, чибәр дә син! Фәрештәмени. Йомры беләкләрең аккош мамыгын хәтерләтә. Минем Зөлхиҗҗәнең куллары бака тиресе шикелле. Алъяпкычын күрсәң дә күңел болгана: каешланып беткән, хет пычак кайра. Ятканда куенында җылысы да юк. Бу юлы Шабаштан Зинаны ияртәм дә кайтам, ачуым килмәгәе.

– Кайчан кузгаласыз соң?

– Берсекөнгә.

– Быел да Рәзән ягына барасызмы?

– Шунда, анда доллар белән түлиләр. Наташалар да исәпсез, һушны алырлык матурлар. Ә ир-атлар бөтенләй юк диярлек: шикәр самагуны, денатурат эчеп кырылганнар.

Былтыр Березовка авылында эшләгәндә марҗа көтүе очрады да Галимҗан, каймак ашаган мәчедәй күзләрен елтыратып: “Берегез дә кагылмагыз, болар барысы да минеке”, – диде.

– И, зимагур! И, уйнашчы!

“Арт сабагыңны укытырмын әле мин синең, дивана, кеше хатынына юк-барны лыгырдап утырган өчен!”

– Бер кичне бөдрә чәчле, зәп-зәңгәр күзле, зур күкрәкле Рая килде дә:

– Геннадий, миленький (янәсе, Галимҗан минеке) чыксын әле, аңа өр-яңа костюм китергән идем, – ди.

“Кайтып китте”, – дип әйтегез, зинһар. Берсен дә күрәсем килми, җеп өзәрлек тә хәлем калмады”, – дип, ахири чоланга кереп качты.

“Әй, дуңгыз, үзе белән булган вакыйгаларның барысын да миңа сылый!”

Хәрәкәтсез утыра-утыра тәнем оеды, тирләп пештем. Авыз кипте. И, раббем, каныма тоз салып, кайчанга кадәр торыр икән бу адәм актыгы? Тизрәк китсен иде! Аулак урында туйганчы кирәген бирер идем мөртәтнең. Әллә теләгем кабул булды, ул өстәл артыннан кузгалды. Калган аракысын чокырга салды да: “Бусы – Галимҗанга, кайткач бирерсең”, – диде. Әмма кире борылды да: “Син аны барыбер бирмисең”, – дип, бирән корсак, үзе эчте дә бетерде. Шешәсен дә куртка кесәсенә тыгып куйды карун.

Ишек катында Рамил шактый озак кыбырсыды. Зөләйханың: “Ай, билемне җибәр, юньсез!” – дигән тавышы ишетелде сыман. Уф, үләм! Ник кенә бардым икән Урмайга?!

 

Фото: meme-arsenal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: