Пенсия акчасын ашап, түшәмгә төкереп ятуыма бер ай да булып китте. Инде эшсезлектән тәмам чыдаша алмый башладым. Тик яту вообще ят миңа. Ничәнче көн инде ни кыланып карарга, нишләргә белми баш ватам. Кичә телевизордан Туни Блийыр пенсиягә чыккач, мемуар язарга тотынды, дип сөйләделәр... Аңлавымча, мемуар дигәннәре үткәнеңне искә төшерү. О-о, мин искә төшерә башласам... Кырык ел вахтада утырдым бит. Шул гомердә кем генә килмәде дә, кем генә китмәде, кем генә үтмәде дә, кем генә сүтмәде, кем генә сүкмәде дә, кемне генә үзем сүкмәдем... Очына чыккысыз. Моны кайчан язып бетәргә кирәк?! 20 елын гына язганда да була инде. Азагы нәрсәгә? Хәзер берәү дә китапны азагынача укымый. Шулай, әмәлен таптым бит, малай! Иҗатка тотынам! Вәт! Гомер буе вахтада килгән-киткән кешенең исем-шәрифләрен теркәп утыруым да бушка булмас: геройларыма нинди исем бирергә дип баш ватып утырасы түгел. Әдәбият өлкәсендә колач җәеп йөзгән ярдәм итәр күршеләрем дә бар. Берсе әдәби тәнкыйтьче, киңәшләрен бирер. Үзенең вакыты да әлләни тыгыз түгел – пенсиядә. Әле гомер буе тәнкыйтьләгән әсәрләре белән таныша. Һәрберсен укып чыгарга булган. Аскы катта шагыйрь дустым яши. Аның да берәр ярдәме тияр. Әлбәттә, анысының вакыты юк, шигырьләренә көй яздырырга композиторлар эзли. «Шигырьләремне укыйсылары килмәсә, җырларлар», – дип йөгереп йөри.
Язучы булу теләгем белән бүлешергә дип, карчыгым янына йөгердем. Язганнарымны беренче булып укыр, үз фикерен белдерер, канат куяр, дип ышанган карчыгым, үземне күтәреп алыр урынга, артын борып:
– Әйттең сүз, кулыңа берәр китап тотканың бармы? Китап түгел, гәзитне дә көнбагыш ярганда гына тотасың ич, – дигән була.
Карчык хаклы, әлбәттә, әмма йөз процентка түгел. Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә»сен бик яхшы хәтерлим. Бигрәк тә Галимә белән Закирның тетрәндергеч язмышы хакында. Спектаклен карадым икән, ди, ну и што. Карчыкка күп примерлар китердем. Аллаһы Тәгалә боерса, үзем дә шәп әсәрләр иҗат итәрмен, зур акчалар түләрләр, ичмасам, күрмәгәнебезне карт көнебездә күреп, сый-хөрмәттә яшәп калырбыз, димен. Зур акчалар дигәч, карчык утырган җиреннән сикереп торды: «Әйе шул, картыкаем, бәлки син чыннан да ачылмаган хәзинәдер. Әйдә, язып кара, булмаса», – дип, миңа канат куйды.
Икенче көнне үземә бүләк күтәреп кайткан. Чүп кәрзине. Аптырап куйдым. Карчыкның түбәсе кыйшая башлаган, ахрысы, дим. «Картым язучы дигәч, сатучы шуны тәкъдим итте», – ди. Рәхмәт, карчык, инде иҗатка тотынсам да була. Язучы өчен иң кирәкле әйбер булды. Карчык иҗатыма һич тә битараф түгел, төпченепме-төпченә: «Кем, нәрсә турында язмакчысың?» – дип кызыксына,
– Минем беренче әсәрем мемуар булачак, карчык. Көлмә-көлмә, әдәбиятта сай йөзәсең син. Кайда нәрсә эшләп йөргәнеңне яхшы хәтерләсәң, шуннан мемуар туа. Синең дә мемуарлык әйберләрең бардыр.
Баш күтәрми көннәр, төннәр буе утырам. Карчык кәрзинен көненә ун бушатып аяктан язды. Мин исә сабыр гына яза бирәм. Кәгазьгә дә: «Түз, кәгазь, макулатура булырсың!» – дигән булам. Үземне төрле жанрларда сынап карыйм. Дөрес, әдәбият миңа кара урман, югыйсә. Әдәбият гыйлеме дигәннәрендә үзем өчен зур ачышлар ясыйм: геройның исеменнән соң аның әйткән сүзләре килә икән, димәк бу – пьеса. Ә инде геройның исеменнән соң адрес һәм телефон номеры бирелсә – справочник. Әсәр башында кемнедер үтерделәр, ди, монысы инде – детектив. Ә менә, кемнедер әсәрнең соңыннан үтерәләр икән, димәк – драма. Әсәрдә туган елы, уку чоры, хезмәт юлы турында сүз барса, монысы инде – автобиография.
Карчыгым мемуарымны күрә алмый теге дөньяга китеп барды. Бу минем иҗатыма да йогынты ясады. Гомер буе яшәгән карчыгымны югалту кайгысы минем хис-кичерешләремә дә тәэсир итте, боларны драма, трагедия иҗат иткәндә файдаланам. Икенчедән, карчыгым булмагач, мемуарыма үземнең чит ояларга күкәй салып йөрү вакыйгаларымны да рәхәтләнеп куллану мөмкинлекләрем артты. Иң мөһиме – макулатура кәрзинен түгүче кешесез калдым, шуңа, теләсәң-теләмәсәң дә, уйлабрак иҗат итәргә туры килә.
Фото: poembook.ru