Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 ноябрь 2022, 22:23

Гали ГАТАУЛЛИН. Кыеш куллы җиңүче

Кием тегү ательесына көтмәгәндә цирктан заказ килеп төште.

Гали ГАТАУЛЛИН. Кыеш куллы җиңүче
Гали ГАТАУЛЛИН. Кыеш куллы җиңүче

Кием тегү ательесына көтмәгәндә цирктан заказ килеп төште. Ателье мөдире Мәүлиев аптырашта – бу мөһим заказны кемгә тапшырырга? Фәтхиягә кушсаң, бөтен ательены оятка калдыруы бар. Ул чалбар балагы урынына күлмәк җиңнәре дә тегеп куйгалый. Ләкин яңа заказны тапшырырга бер генә буш тегүче дә юк. Фәтхия генә кул кушырып утыра.

Мәүлиев, ни булса булыр, дип заказны Фәтхия кулына тоттырды.

Берничә көннән кием әзер иде инде. Аны заказчыга биреп җибәргәндә Мәүлиев, бу Фәтхия аркасында тагы нәрсә ишетермен икән, дип, кара кайгыга калды.

Мәүлиевның борчылуы бушка булмаган. Бер айдан соң ательега ашыга-ашыга цирк директоры үзе килеп керде.

– Безнең заказны үтәгән тегүчене күрәсем килә, – диде ул, исәнләшкәч.

“Уф-ф, тагы да Фәтхия, – дип уфтанды Мәүлиев. – Шул игелексез тегүчедән котылып буламы, юкмы инде?”

– Хәзер чакырам мин аны, күрерсез. Сез тагы бу ательеда эшләүчеләрнең барысы да Фәтхия кебек икән, дип уйлый күрмәгез. Юк, тәүбә, тәүбә! Ул бер үзе генә шундый.

– Һ-а-а-ай, андый тегүчеләр күбрәк булсын иде, – ди цирк директоры, авызын ерып.

Кабинетка Фәтхия килеп керде.

– Менә ул, – диде Мәүлиев, башын түбән иеп.

Цирк директоры, утырган җиреннән сикереп торып, Фәтхиягә кулын сузды.

– Сезнең белән танышуыма бик шатмын, Фәтхия ханым, ифрат шатмын. Безгә шундый килешле итеп тегеп биргәнегез өчен зур рәхмәт!

– Тырышкан булабыз инде, – диде Фәтхия, оялып кына.

Директор сүзен дәвам итте:

– Беләсезме, артистыбыз сез теккән костюмны киеп аренага чыга башлагач, цирк карарга теләүчеләргә билет җиткерә алмыйбыз. Бигрәк тә клоунның базары күтәрелде. Күлмәкне – чалбар, ә чалбарны күлмәк урынына киярлек итеп тегәргә ничек осталыгыгыз җитте? Сез теккән күлмәкне киеп уйнаган клоун үзе дә шатланып бетә алмый. Бөтен тамашачылар һәм цирк коллективы исеменнән тагы да зур уңышлар телим, Фәтхия ханым!

Котлау сүзләреннән соң, цирк директоры Фәтхиягә Мактау грамотасы тапшырды.

Озакламый ателье коллективы өчен дә шатлыклы вакыйга булды: Фәтхияне циркка чакырып алдылар. Ул хәзер клоуннарга кием тегә.

 

Фот о: ru.dreamstime.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: