Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 ноябрь 2022, 10:03

Әлиф ГАЛИМОВ. Чучка Фидаил

Юл читенә туктап чучканың авызына портвейн шешәсен тыгып  вино койдык.

Әлиф ГАЛИМОВ. Чучка Фидаил
Әлиф ГАЛИМОВ. Чучка Фидаил

Мин шәһәр читендәге бистәдә яшим. Авылларда яшәүчеләр бер-берсен балачактан ук белсәләр дә, монда шәһәрдәге кебек, күршеләрдән башкаларны белмисең. Урамдашым Фидаил абый белән мин автобазада эшли башлагач кына таныштым. Көллиятнең кичке бүлегендә укып йөргән чак иде, диплом алыр алдыннан практика узар өчен автобазаның капремонт бүлегенә күчерделәр. Шунда остазым Фидаил абый белән машиналар төзәтәбез. Ул бик ялкау һәм “кырын төяргә” яратучы кеше булып чыкты. Запчасть сатып шуның акчасына авыз чылату турында гына уйлый. Автобаза келәтләре запчастьлар белән тулы заман. Алга киткән социализм чоры.

Минем аягым җиңел булды, күрәсең, безнең бокска Себердә эшләп, ватылып кайткан яңа МаЗ автомобилен керттеләр. Аны бер колхоз сатып алган, шоферы авыл кешесе – Мәҗит абзый шәһәргә килеп, туганнарында яшәп, эшләмәсә дә безнең белән көннәр үткәрә. Бик юмарт кеше булып чыкты, көн дә “акбаш” һәм кабымлыклар  алып килә. Авылга кайтып килгән ял көннәреннән соң каз, тавык итләреннән дә авыз итәбез. Эчәбез, ашыйбыз, согынабыз гына. Без инде аның машинасын җыеп беткәнче ашау-эчү белән тәэмин ителәчәгебезне белеп эшләдек. Баштагы мәлне аптырап Мәҗит абзыйдан юмартылыгының  серен сораган идем. 

–  Колхоз бай, барысы өчен дә түләнгән, эчегез, ашагыз, тик машинамны җиренә җиткереп әйбәт җыегыз! Ашыкмагыз! Миңа  колхозда эш хакы бара, командировочный  түлиләр, сезне сыйларга ярдәм яздырып алам. Шулай булгач, без барыбыз да отышлы хәлдә, – дип  мыек астыннан гына елмаеп безгә Мәҗит абый  күз кысты.

 Бу бигрәк тә минем остазым Фидаил абзыйга ошады. Ул бөтенләй ялкауланды, яңа запчасть яздырып алып килә дә, мин алыштырган арада черем итеп ала. Ул мастерлардан нәрсә генә сорап яздырса да, каршы килүче булмады, алар да майланган, автобаза директоры белән колхоз рәисе үзара икесенә дә файдалы  килешү төзегәннәр, күрәсең. Айдан артык булашканнан соң Мәҗит абзыйның машинасын җыеп беттек. Мин аны сынар өчен бокстан алып чыгып, гаражны әйләнеп ике “круг почета” бирдем. Абзыйның шатлыгы эченә сыймый, тик без генә аның кайтып китүеннән күңелсезләнәбез. Бигрәк тә минем остазым Фидаил абый борчуга төште.  Җылы гына саубуллаштык. Кузгалып китәр алдыннан ул тагын безне чакырып:

–  Сез үз йортларыгызда  яшисез бит, хуҗалыкларыгыз бардыр, чучка-мазар асрарга теләсәгез, хәбәр итегез, арзанга гына колхоздан яздырып алырбыз,–  диде.

– Ярый, хәбәрләшербез, –  дип баш кактык.

Озак та үтми минем практика бетте, диплом кулыма алгач та мин укыган һөнәрем буенча эшләмичә, яңадан шофер булып күчтем. Остазым янына кереп йөрдем. Ул Мәҗит абзыйны  исенә төшереп, чучка асрарга исәбе барлыгын әйтте. Аңа шалтыратып, хәбәрләшеп алдык. Ул һәрвакыттагыча көр тавыш белән:

–  Барсы да истә, барсы да мин әйткәнчә төгәл булыр, килегез, – дип, шатландырды.

Юл уңай килеп чыкты, шул районга барып, күрше авылда мәктәп төзелешенә комны бушаткач, Мәҗит абзый яшәгән авылга кердек. Ул безне әзерләнеп көтеп торган, өенә чакырып чәй эчерде, үзе әзерләгән “бодай согын” чыгарды. Озак күрешмәгән дуслар шикелле хәл-әхвәлләр сорашып сөйләшеп утырдык. Без тартырга чыккач хуҗа кеше колхоз бугалтериясеннән унбиш килолы чучка баласына түләү кәгазе алып кайтты.

– Хәзер инде моның аягын юсак та була, –  дип Фидаил абзый да бер шешә аракысын алып керде. Ансының да төбенә төшә яздылар. Мин аның исерә торган гадәтен белгәнгә, фермага чучка баласын барып алырга ашыктырдым.

Мөдиргә Мәҗит абзый киңәше буенча бер шешә “акны” тоттыргач, кайсы кирәк, шунсын сайлап алырга кушып үзе  читкәрәк китеп басты. Ярый әле шундагы чучка караучы булышты, алтмыш кило чамасы булган “мыркылдыкны” көч-хәл белән арыш капчыгына салып, чыкмасын өчен  авызын тимерчыбык белән ике-өч кат эләктереп, борып та куйдык. Кузовка салып кайтырга мөмкин булмаганлыктан, капчыкны кабинага утырттык. Ярый әле кабина  иркен. Шулай да безнең “төймә борын” капчыкта ятып кайтырга теләмәде, ун чакрымлап юл үтүгә, капчыкны ертып чыгып, торып та басты. Алгы аякларын приборлар панеленә куеп, кеше кебек, тәрәздән алга таба карап бара башлады. Билгеле булуынча, бу рәвешле, ГАИ постын да тыныч кына үтәлмәдек, инспектор туктатты.

– Урламадыгызмы? – Мондый пассажирны күргәне булмагандыр инде, рәхәтләнеп көлде.

Болай кайтып җитеп булмас,  дип уйланып бара торгач, авылдагы чучка каравылчысының  сөйләгәннәре искә төште. Юл читенә туктап, Фидаил абзый белән чучканың авызына портвейн шешәсен тыгып  вино койдык. Каравылчының сүзләре дөрескә чыкты бугай, бераз баргач чучка чынлап та аска тәгәрәп идәнгә сузылып ятты. Күзләре ачык булса да исерек чучканың торырга хәле юк иде. Үзебезнең бистә урамына кергәндә чучканың хуҗасы да,  калган виноны, әрәм булмасын, – дип эчеп, тәмам исергәч, утыргычтан шуып төшеп чучканы кочаклап хырылдап йоклап китте. Калганын инде сөйләп торасы юк, аларның капка төбенә килеп  туктагач, хуҗа белән чучканы  төшерергә ярдәмгә килгән күрше ирләре кабинада чучка кочаклап йоклаган Фидаилны күргәч аңа кушамат чәпәлде. Шулай итеп ул Чучка Фидаилгә әйләнде.

 

Фото: dymontiger.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: