Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 октябрь 2022, 20:54

Венер ФӘТТАХОВ. Эчәк юу

Шәһәрдә үскән кеше,  авыл тормышында беренче сыйныф баласы кебегрәк кылана. Моңа кадәр итне базардан яки кибеттән алган адәмне, ягъни мине, авылга мал суярга чакырдылар.

Венер ФӘТТАХОВ. Эчәк  юу
Венер ФӘТТАХОВ. Эчәк юу

Чатнаган суыкта барлы-юклы җылы киемнәрне киендереп мине абзарга алып чыктылар. Гомер күргән булмагач, үгез беренче карашы белән үк һушымны алды. Ул күзләре! Хас безнең начальникның шелтә игълан иткән чактагы кебек. Усал, зур һәм  куркыныч. Начальникка сүз әйтеп булмый, чөнки ул үзеңне корбан итәчәк, ә монда, бу үзе корбан. Башкаларга ияреп  мин дә тегенең муенына ябыштым. Селкеп очырырга маташты, әмма бездәге көчне сизеп, карышуын туктатты. Бәйләп ындырга алып чыктык. Пычакны күргәч, мескен үгез, эшнең кая барганын аңлады булса кирәк, җепне өзмәкче булды, әмма аркан үгезгә генә түзәрлек иде. Үгезнең башы аска иелде,  язмышына буйсынды. Күзләрендәге усаллык та юкка чыкты. Начальнигыңның да шундый көчсез чагын күрергә язса иде дип уйлап куйдым.

Кемдер үгезнең бугазын ышкып җибәрде, фонтан булып кан чәчрәде һәм юк кына вакыт эчендә әзмәвердәй көч һәм усаллык юкка чыкты. Шулай шул, күпме генә тарткалашсаң да, тәкъдирне узып булмыйдыр.

Шәһәр кешесе диптерме, мине тунарга якын китермәделәр. Аның урынына хатын-кызларга ияртеп эчәк юарга җибәрделәр. Ярый әле минем кебек тагын бер шәһәр кешесе булган, аны да миңа тактылар. Хатыннарның берсе:

— Бу мужикларны безгә әтәч итеп беркеттеләр. Болар салкында безне ничек куандырырлар икән? — дип төрттереп тә алган булды. Эчәкләрне күтәреп елга буена киттек. Олы яшьтәге бер апа:

— Менә сезгә юан эчәк, шуны әйләндерергә кирәк дип, —  команда бирде.

Әйтүе генә җиңел, аны ничек әйләндерергә икәнлеген кем белсен инде. Шәһәрдәшем:

— Мин кайдадыр күргән идем, эчәк эченә таяк тыгалар да, әйләндереп чыгаралар, — диде.

Озын таяк табып, әй тыгабыз, әй тыгабыз, эчәк әйләнми генә бит! Шәһәрдәшем (Ислам атлы булып чыкты) тәкъдим кертте: эчәкнең бер башын чистартып, эченә өреп карарга.

— Син хәллерәк күренәсең, бер өрүдә бөтен тизәк очып чыгар, — мин әйтәм. Карышып тормады, дөнья белән хушлашкандагы кебегрәк йөз белән булса да, килеште.  Ул эчәкнең бер башын чылатып, чистартып алды да, өрергә кереште. Мин эчәкнең икенче башын эзләп табып тотмакчы булдым. Баксам, миңа дигән башын кемдер бәйләп куйган. Исламның хәлле үпкәсеннән чыккан һава минем кулдагы эчәк башына килеп җитсә, эшләр харап, җебе шартлап бөтен өстемне тизәккә батыруы ихтимал.  Туктарга кушып, Исламга кул болгадым. Ул, бахыр, «тизрәк өр» дип аңлады булса кирәк, тагын да ныграк өрергә кереште. Күрәм, эчәк буйлап минем якка бер шар тәгәри. Якынрак килгән саен шар зурая гына бара. Бер мәл кулымдагы эчәк шуып китеп кулымнан төшә язды. Кысып тотам дип, нәкъ шарлы урыныннан эләтерүем булды, шар юнәлешен үзгәртеп, Исламга табан  торып та чапты. Нәрсә уйларга да өлгерә алмадым, шар шунда ук Ислам янына барып җитеп... аның йөзе турында гына шартлап та очты! Мин һушым китеп аңа карап каттым. Хатын-кызлар ни булганын аңлап алып, кайсы бот чабып, кайсы ятып-тәгәрәп, көләргә тотындылар. Күрәм, Исламның елыйсы да килгән кебек, көләсе дә, ә тизәкләрдән ничектер котылырга кирәк. Ярый әле хатын-кызларыбыз акыллы, көлүләреннән туктап, Исламны тазартырга керештеләр.

Менә шулай, итне ашаулары гына җиңел икән ул...

 

Фото: pxhere.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: