Вәсил тиешсез урында икенче машинаны узып, юл кагыйдәләрен бозды. Моны күреп калган ГАИ инспекторы шундук таягын күтәреп туктатты һәм саф рус телендә честь бирде:
– Исәнмесез! Инспектор лейтенант Петров. Водитель таныклыгын күрсәтегез! Ни өчен юл кагыйдәсен боздыгыз?
Вәсил хәйләләшергә уйлады. Инспектор рус милләтеннән булганга, арткы утыргычтагы 7-8 яшьлек сабыена гына ишетерлек итеп, татарча:
– Тик кенә утыр. Сораса, эчем авырта, сукыр эчәгем шартлаган дип әйтерсең, – диде.
– Иптәш лейтенант! Монда чрезвычайный ситуация, – дип, каушавыннан урыс-татар сүзләрен бергә буташтырып акланырга кереште Вәсил: – Беләсезме, у моего малыша слепая кишка лопнула. Шевелиться не мужыт. Больница спешу. Җибәрегез,ә?..
Шулчак һич көтмәгәндә инспектор артта утырган малайга таба борылды да, саф татарчага күчеп:
– Эшләр шәпме? – дип сорады тегеңәрдән, күз кысып.
– Шәп, – дип җаваплады тегесе, үзенә игътибар бүлүче табылуга сөенеп һәм баш бармагын күрсәтте.
Машина хуҗасының хәйләләшүен күргән инспектор үзе дә хәйлә белән җавап кайтарырга булды:
– Әтиеңнең кайсы җире авырта?
– Эче шалтлаган...
– Мул итеп штраф чәпәсәк, эче төзәлмәс микән?
– Төзәлел, күп итеп чәпәсәк...
Инспектор протокол тутырды.
– Юл кагыйдәләрен тупас бозган өчен мең сум күләмендә штраф салына Сезгә, алдакчы гражданин водитель. Тиешле сумманы ай эчендә түләргә тиешсез!
– Иптәш лейтенант! Каян шул чаклы саф татарча сөйләшергә өйрәндегез? – гаҗәпләнгән Вәсилнең ис-акылы китте.
– Фамилиям – Петров, үзем керәшен татары булам, – дип елмаеп честь биреп калды инспектор.
Фото: newsland.com