Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 октябрь 2022, 21:03

Венер ИСХАКОВ. Шәп күрше

Айрат көтмәгәндә аягын сындырып, өйдә ятарга мәҗбүр булды.

Венер ИСХАКОВ. Шәп күрше
Венер ИСХАКОВ. Шәп күрше

ШӘП КҮРШЕ

 

Айрат яңа өй күтәрде. Кыегын да башкаларныкынан биегрәк итеп, мансардалап яптырды. Кыйммәткә  төшсә дә, күңеленә хуш килде. Ерактан  ничегрәк күренә икән дип еракка да китеп карады. Шәп! Гадәттә, якын-тирәдә берәсе эш белән булашса, хәлен белешәсең, хуплап китәсең, матур булган, исән-сау яшәргә язсын дигәнрәк теләк әйтәсең. Әмма күршесе белмәмеш тә күрмәмешкә әйләнде.  Авыз ачып сүз әйтсә икән.

Шул вакыттан соң берничә ай үтте. Айрат көтмәгәндә аягын сындырып, өйдә ятарга мәҗбүр булды. Бер көнне  ихатада утырганда күршесе:

– Хәлеңне ишеттем! Хәзер кереп чыгам, –  диде киртә аша   авызын ерып.

 

 

ИКЕГЕЗГӘ ДӘ  ОХШАМАГАН

 

        Ял көне. Зөлфия белән Ирек кызларын җитәкләп,  шәһәр паркында җәйге хозурлыкка таң калып йөри иде.  Шулчак аларга Фәния апа очрады. Ул кайчандыр Зөлфия белән бер мәктәптә эшләгән, хәзер хаклы ялда. Яшьләрне күрүгә ул аеруча  куанды.

– Арусызмы әле?

– Саумысыз!

– Әй, күгәрченкәйләрем, сезне дә күрер көн бар икән. – Фәния апа Зөлфияне, аннан кызларны кочагына кысып-кысып, дөпелдәтеп сөйде. Аннан бәләкәчләрнең исемнәрен төпченде.

– Минең исемем  Алтынай, – диде горурлык белән  өлкәне.

– Ә  минеке – Таңчулпан, – дип тәтелтәде бәләкәче.

– Әләл-ә-ә-ә-лә, исемнәрегез бигрәк матур, тәүфыйклы булып үсегез! Укымышлы, мәдәниятле кешеләрнең балалары икәнлеге күренеп тора. Үзләре нәкъ авылдагы кебек, матур итеп,  безнеңчә сөйләшәләр бит әле. – Аннан таныш апа бер хатынга, бер иргә  текәлеп торды да  үз нәтиҗәсен чыгарды.

– Кызларыгыз бигрәк сылулар бит әле, тфү-тфү, күз тимәсен,  икегезгә дә охшамаган.

 

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: