Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
10 октябрь 2022, 10:27

Камил ФАЗЛЫЙ. Ничәгә кадәр саный беләсез? Юмористик хикәя

Минем көндәлеккә берни белмәгәнлегемне аңлатып “берле” билгесе чәпәлде.

Камил ФАЗЛЫЙ. Ничәгә кадәр саный беләсез? Юмористик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Ничәгә кадәр саный беләсез? Юмористик хикәя

Башлангыч классларда укыганда ук математика фәнен бик тә өйрәнергә теләдем. Әмма каты җиргә иген шытмас, каксыган башка белем йокмас диләр бит. Туганда ук каксып туганмын, күрәсең. Укытучы апа:

– Балалар! Тавык сыңар тәпиендә басып торганда бер килограмм авырлыкта, ә ике тәпиенә басса, ничә кило була? – дигән соравын әйтеп тә өлгерми, башкалар уйлаган арада, мин, кулларымның икесен берьюлы күтәреп, җавап та кайтарам:

 – Төп-төгәл ике кило була, апа.

 – Дөрес түгел. Тавыкның авырлыгы, ул сыңар аягында торса да, ике аякка басса да, бер үк күләмдә була. Димәк, бер килограмм, – дип төзәтә укытучы.

Укытучы апабыз үзе дә япь-яшь, төскә-биткә дә кызарып пешкән алма шикелле, бик чибәр. Көндез безне укыта, кич җиттеме, су буенда армиядән кайтып төшкән Гыйльметдин абый белән очрашып, аңа сабак бирә. Ул аңа кушу гамәлен төшендерә, ахрысы. Тик Гыйльметдин абыйга да математика авыр бирелә, күрәсең. Елга буендагы уйсулыкта кояшта кызынып ятар өчен үтә дә шәп олы яссы таш бар. Әнә шул ташның иңен-буен тутырып, “Алия+Гыйльметдин”, дип чокып язып бетергәннәр. Ипекәй менә! Балык кармаклаганда үз күзләрем белән күрдем.

Төнлә дә укыткач ни, укытучы апаның дәрестә бик тә йокысы килә. Утырган җирендә оеп китеп, башын өстәлгә салып, аз гына булса да черем итеп алгалый. Әмма озакка түгел. Без шаярышып очырган кәгазь очкычларыбызның кайсы да булса барыбер апаның башына очып куна. Исенә килеп, әле менә мине бастырды.

– Яле, җавап бир: ноль саны так санмы, әллә җөпме?

 Ике дә уйлап тормадым, чөнки беләм:

– Җук, – дидем үзебезнең авыл сөйләшендә.

– Җавабың дөрес, Фәнүр. Ноль ул – җөп сан. Утыр, “дүртле” куям, –диде, йокы аралаш күзләрен уалап, укытучы апа. Шулчак, җен алгырлары, класстагы барча балалар, күз ачтырмый, хор белән моңа каршы төштеләр:

 – Апа! Фәнүр “җөп” сан димәде, “юк” дип җаваплады.

 Авызларына су уртлап утырсалар ни булыр иде, әләкче капчыкларына. Нәтиҗә буларак, минем көндәлеккә берни белмәгәнлегемне аңлатып “берле” билгесе чәпәлде.

– Тагын “таяк” төяп кайттыңмы, малай актыгы! – дип, әле кичә генә әткәй чалбар каешын салдырып арт санымда “салават күперен балкыткан” иде. Әле дә арт шәрифем күәс чиләгендәге камыр кебек кабарып тора. Бер чарасын күрергә кирәк ләбаса. Моңардан котылу гыйльләсен уйлап таптым бит. “Таяк”ны “дүртле” билгесенә төзәтү бик җиңел генә икән.

– Менә ич, тырышсаң, булдырасың, – әнкәй башымнан иркәләп, хәтта коймак пешереп сыйлады.

Әлеге тәртәгә сыймас алымның миңа киномеханиклар курсына укырга кергәч тә кирәге чыкты. Уку йорты директоры култамгалы кәгазь тоттырып тулай торакка урнашырга җибәрде. Ул биргән мөһерле кәгазь белән танышкач, комендант:

– Май ахырына кадәр биредә яшәрсең дә, аннары бүлмәне бушатырсың, – диде.

Әйтүен дөрес әйтә ул, чөнки май азагында безнең укулар тәмамлана. Тик менә шәһәр кызы белән танышып яткан чагым. Өйләнешергә яшебез җитенкерәми, юкса квартираларына күченеп, кала кияве булып та китәр идем, бәлки. Унсигез яшем августта гына тула шул. Ә минем баш бер эшли башладымы, тегермән ташы кебек дырылдап әйләнә. Әле менә шул дырылдап әйләнгән чагында комендантның кылын чиртеп карарга ният кылдым:

– Миңа директор августка тиклем тулай торакта яшәргә рөхсәт бирде, – димен. Ул кабат әлеге язуны әйләндергәләп карады:

– Син әллә математиканы белмисеңме? – ди. – Монда рим саны V язылган. Димәк, бишенче ай, ягъни елның май ае була. Әгәр V артыннан тагын да өстәп өч таяк куелган булса – сигез ай, ягъни сентябрьгә тиклем яшәгән булыр идең, – ди, язуны кире кулыма тоттырып. Дивана директор, рим телендә язганчы үзебезнең телдә язса ни булган?!

Таякны әлептән аера беләбез анысы. Тулай торакта май ае тәмамланганчы яшәдем дә, директор биргән теге кәгазьдәге V санына янә өч таяк өстәп кабат комендант янына кердем. Ходайның амин дигән чагына туры килдемме, язуга күз генә сирпеп алды да, яши бир, дип, сөендереп чыгарды. Бәрәкалла, машалла. Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына. Әмма... Эх, шул әммасы булмаса икән. Теге мин күз аткан шәһәр кызы ноябрь аенда гына балигъ булып унсигезен тутыра икән. Әпәт теге бәладән коткаргыч алымны кулланырга туры килә. Тулай торакта август ае тәмамланганчы яшәдем дә, тәвәккәлләп, директор биргән кәгазьдәге V санына өстәгән өч таягыма янә өч таяк өстәдем. Җәмгысы алты таяк. Римнарча язганда төп-төгәл унбер ай чыга: VIIIIII. Язуны күтәреп, шатлык белән  торак патшасына юнәлдем:

– Миңа директор ноябрь ае беткәнче биредә яшәргә кушты, – димен.

Кәгазьне кулына алгач, комендант, әйләндерде-тулгандырды, ят капкага караган сарык шикелле бер миңа, бер язуга карады, әйтерсең тәү тапкыр күрүе. Күзләрен шарландырып:

 – Нәрсә бу? – диде.

 – Директор үз кулы белән тутырган мөһерле язу, – мәйтәм. – Әнә, таяклар күп анда, алтау. Җитмәсә, тагын өстәрмен, – дип әйткәнемне сизми дә калганмын.

– Менә нәрсә, энем, – ди. – Унбер саны алай язылмый. Ялган документ кулланганың өчен төрмә көтә бит үзеңне. Башың исән чакта хәзер үк күземнән югал! – ди, өстемә ырлап. Ярый аякларым җитез, чак качып котылдым.

Әлеге вакыйганы, хәлемә кермәсме, дигән максаттан чыгып, шәһәр кызына аңлатып караган  идем, әллә “барин”, әллә“баран” дип күземә тишеп карады да, борын төбемдә ишеген шап итеп ябып,эчтән келәгә үк бикләп куйды. Нинди кигәвен тешләгәндер үзен, аңлый алмадым. Шулай итеп, биштәремне аркага астым да, кабат авылыма кайтып киттем, кино күрсәтергә.

Дөрес әйтә икән Хәкимулла бабай, йөзгә кадәр саный белгәннәр шәһәргә күчә, унга хәтле саный белгәннәре авылда кала дип. Ә авылга ни булган!. Әле гөлчәчкәле табигать кочагында кичләрен авылдашларны бергә җыеп, рәхәт чигеп кино күрсәтеп яткан чагым. “Кино кичке 10 да башлана” дип белдерү язып элүем була, шундук йөгерешеп килеп җитәләр, рәхмәт яугырлары, чөнки мин римнәрчә түгел, үзебезнең саннар  белән аңлаешлы итеп язам бит!

Фото: novyefoto.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Ничәгә кадәр саный беләсез? Юмористик хикәя
Камил ФАЗЛЫЙ. Ничәгә кадәр саный беләсез? Юмористик хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: