Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
22 август 2022, 23:42

Венер ИСХАКОВ. Ана куанычы

Моңа кадәр  Гөләйшәнең йокысы йокы булмады. Түшәгенә ятып та өлгермәде, күз алдында әллә нинди куркыныч нәрсәләр сикергәли башлады.

Венер ИСХАКОВ. Ана  куанычы
Венер ИСХАКОВ. Ана куанычы

Моңа кадәр  Гөләйшәнең йокысы йокы булмады. Түшәгенә ятып та өлгермәде, күз алдында әллә нинди куркыныч нәрсәләр сикергәли башлады. Ул да булмый, мәрхүм Сафасы пәйда булды. Хәләл җефете үзенә чакырып маташа...

– Кит, имгәк, исән чагыңда тәкатемне корытуың җитмәгән, хәзер дә пакуй бирмисең. Үлеп-фәлән китсәм, малаеңны кем карар соң? Кеше күзенә  тилмереп калачак бит. Тәүбә, тәүбә. Рәхәт сиңа, матур гына яшәп ятканда киттең дә бардың. Ходаем әзрәк гомер биреп, колынчагым акча тотканны күрсәм иде. Ату ачка үлә бит, – дип әби үзалдына сөйләнә-сөйләнә иртәнге чәйне әзерләде.

– Колынчагым, корсагың ачып киткәндер, әйдә, утыр. Җылы килеш манный боткасы бик тәмле була  ул.

Халиткә нәрсә, тулы тәлинкәне һә дигәнче сыпырып та куйды. Ул арада әнисе икенчесен китереп утыртты.

– Җитәр, әни, туйдым бит.

– Егет кеше берничә калак нәрсәгә туямы? Капкала әле, бәләкәчем, капкала. Ашау барда яшәү бар. Икмәгеңә калын гына итеп май сыла. Синең әле ашый торган  чагың. Төшкелеккә балтырган шулпасы пешерергә торам. Бик файдалы була ул.

Халит, әппәр итеп, мал-туар, кош-кортларны тәрбияләп керим әле, дип,  ишек тоткасына үрелдем дигәндә, әнисе кулыннан тотып алды.

– Кара әле, бәләкәчем, алай бик җиңел йөрмә. Син сәпсим, июнь ае дигәч тә, чын җәй түгел бит әле. Аягыңа калушлы пимаңны, башыңа бүрегеңне киеп йөр. Язгы җил бәреп куймасын.

– Эй, әнием, син бигрәк инде.– Халите авыз ачарга да өлгермәде, Гөләйшә:

– Кара әле, ризасызлык белдерә. Смотри, балакай, теге вакыт ләж ятканыңны онытма. Мә, билеңә минем шәлемне дә урап ал. Әнә, танавың да җебеп тора. – Әби җәһәт  кенә улының танау астын сөртеп алды.

– Колынчагым, ипләп кенә йөр инде, Сарай башына менеп тормасаң да ярар, я егылып төшәрсөң. Малларга печәнне үзем салырмын әле. Тавыкларга җимне ерактан гына сип. Теге җен суккан әтәч чукып куймасын. Әллә нишләп кешегә ташлана торган холкы бар. Бәласеннән баш-аяк.

– Әни, ә бодай кайда ул?

...Берничә көннән Гөләйшә  күршеләрен Коръән ашына җыйды. Куанычы бик зур иде: күптән түгел генә алтмыш биш яшен тутырган бәләкәченә тәүге пенсиясен китерделәр.

 

 

Фото: Мунир ВАФИН

Венер ИСХАКОВ. Ана  куанычы
Венер ИСХАКОВ. Ана куанычы
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: