Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 июнь 2022, 19:59

Гали ГАТАУЛЛИН. Шәп кеше

Өйгә, һич көтмәгәндә, кара битлек кигән бәндә килеп керде.

Гали ГАТАУЛЛИН. Шәп кеше
Гали ГАТАУЛЛИН. Шәп кеше

Өйгә, һич көтмәгәндә, кара битлек кигән бәндә килеп керде һәм кулындагы тимер таягын болгап кычкырып җибәрде:

– Нимидлә идәнгә сузылып ятарга!

Замана бозыклыгы азмы-күпме иман сакланган авылга да үтеп керде, күрәсең. Каршы торып кара син бу бандитка, бәрде екты булыр, ләчтә ясар, каһәрең. Шулай да бик вакытлы керде әле ул, бәладән коткарды Хафизны, югыйсә, хатыны, кичә ләх булганы өчен, ирен битәрләп кенә калмыйча, кулына инде уклау да эләктереп алган иде.

Бик теләп, хәтта рәхәтләнеп сузылып ятты Хафиз идәнгә. Ә хатыны, Мөшәрәфә, уклавы белән өйбасарга селтәнгән иде дә, теге, кулындагы таякны баш очына күтәреп:

– Бетер-рәм, яф-фали! – дип шундый итеп кычкырды, хәтта мич башында йоклап яткан песи дә куркышыннан тәгәрәп төште. Ләкин Мөшәрәфә боларны күреп өлгермәде, ул, коты очып, карават астына кереп поскан иде инде.

– Акча давай!

– Бу мәсьәләне хатын белән хәл ит инде син, иптәш бандит, – диде Хафиз, тегенең ачуын чыгармаска тырышып тыныч кына. – Акча минем күргән нәрсәм түгел.

– Эшлисең бит – булырга тиеш!

Карават астында Мөшәрәфәнең шыңшыганы ишетелде.

– Кайдан булсын – персиебез төпчек малаена шәһәрдә өй салдыра, колхоз акчасы аңардан артмый. Менә шул кара йөзне барып тала син, бик батыр булсаң?

– Нибуч, аңа да чират җитәр! Пока – сез. Миңа алтын-көмеш тә ярый. Чыгарып салыгыз барын да! Живо!

Карават астындагы Мөшәрәфә кычкырып елап ук җибәрде.

– Син нигә мыскыл итәсең, нинди алтын-көмеш, ди ул. Әнә, мич кырында тишек соскы бар, ал шуны, өнең тыгылсың, бандит!

– Авызыңны чамалап ач, яффали, мин сиңа ирең булмам. Сөйрәдем чыгардым, ниттем ташладым булыр. Ятарсың аннары уклавыңны кочаклап. Әрепләшеп торырга вакытым да, хәлем дә юк, давай тизрәк берәр затлы әйберегезне!

– Нинди затлы әйбер булсын инде бездә, абзыкаем. Инде гүпчим гәрбәчләнеп беттек без, үә-ә... Акча булса, иремә ыштан алып бирер идем, инде ямау тотарлыгы калмады. Ә ул, хәсис, эчәргә акча да, җаен да таба.

– Улама! Алып чыгып китәрдәй юньлерәк әйберегез дә юк бит! Үзегез көне-төне колхозда бил бөккән буласыз. Урам буеннан суыткыч күтәреп йөрмәм бит инде, әвтәритет төшереп. Телевизорыгыз да хан заманыннан калган. Ә-ә, менә, мич артында төсле металл тора ич. Яшереп калдырмакчы булдыңмы?! Бер чүкеп алырмын да үзеңә!

Бандит, мич артыннан кырык литр сыешлы алюминий савытны сөйрәп чыгаргач, акырып җибәрде.

– Эче к-кая? Апарасы төбендә генә калган ич...

– Тулы иде, инде бушаганмыни, – дип уфтанды Хафиз.

Ә Мөшәрәфә эндәшми, мыш-мыш килеп ята, шулай да карават астына бандит кулындагы тимер таяк керә башлагач, теле ачылды.

– К-кайнатты-ым...

– Беләм кайнатканыңны, дүрәк түгелмен, бандит дигәч тә. Давай монда чыгарган нәрсәңне, тиз бул, кемгә әйтәләр, идриямайт!

Мөшәрәфә тирән итеп уфтанды, әйтерсең лә җаны чыкты инде.

– Үгезне суйсак, дип әзерләгән көмешкәм иде. Мә, эч, тыгыл, мәлгунь, чәчрәпләр китсәңие...

Болганчык сыеклык тутырылган өч литрлы банка карават астыннан теләр-теләмәс кенә шуышып чыкты.

Битлекле кеше, дерелдәгән куллары белән банканы көч-хәл белән тотып, стаканга көмешкә салды.

– Сезгә ышансаң, көмешкә дип, әллә ни бирүегез бар, Мә, ир кисәге, эчеп кара әле! Катсаң – хатыныңа үпкәлә.

Иртәдән бирле, башны ничек кенә “төзәтергә” икән, дип хафаланган Хафиз шатлана-шатлана стаканга үрелде. Һәм бандитның сул кулында баш бармагының юклыгын күреп шаккатты – Хәйфи бит бу! Әйбәт кеше, әйбәт тимерче иде, хәзер өй басып, кеше талап йөрер көнгә калганмыни?! Кичә генә күрше авыл фермерына колхозның ун тырмасын бер чиреккә сатып, кәеф-сафа корып утырганнар иде, ә бүген таларга килгән. Ул инде, ул, Хәйфи, уң аягын сөйрәп атлавын күргәч тә сизенгән иде Хафиз.

– Нәрсә, акаеп карап торасың – эч! Эчмәсәң – банканы башыңа чәпим! – дип янады теге.

Бер бүген генә эчелгән әйбер түгел инде, аның барыр юлы билгеле.

Битлекле кеше, буш стакан тотып утырган хуҗага бераз карап торды да:

– Болай булгач, үлмәдең инде син, – диде күзен кыскалап. – Алюмин савытны алырга памушникларны җибәрермен, үземә күтәреп йөрү килешми. Мин киттем, ауфпидерзиен, ә сез, ун минут үтмичә, урыныгыздан кузгаласы булмагыз! Ишетсен колагыгыз! Югыйсә, өегезне шартлатам!

Кая инде ун минут, бандит артыннан ишек ябылу булды, Мөшәрәфә карават астыннан атылып чыкты да, иренен ялап яткан иренең арт ягына типте.

– Тор, хәсис! Көпә-көндез талап чыктылар бит – бар, йөгер, күршеләрне күтәр, полициягә шалтырат, нимидлә!

Инде башы азмы-күпме рәткә кергән Хафиз җәһәт кенә урыныннан сикереп торды.

– У-у, мин аны, тотмасаммы шул явызны, безне таларга инде ул гына калган иде – бетерәм мин аны!..

Хафиз бандитны бик озак эзәрлекләде, колхозның күчмә сварка аппаратын көч-хәл белән сөйрәп өйләренә кайтып кергәндә инде төн уртасы иде. Тагы исерек, каһәрең, аягында көчкә басып тора, ә үзе бытыр-бытыр сөйләнә:

– Тоттым тегене, ну, шәп кеше булып чыкты! Сөйләшеп утырдык, сыйлады. Мә, берәр кирәге чыгар, дип, сварка аппараты да бүләк итте әле ул миңа. Кайгырма, кортка, ул аппаратны кулы эш белгән кешегә сатсам, баеп та китәрбез әле, бәлки.

 


Фото: new-variant.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: