Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
21 июнь 2022, 21:23

Венер ФӘТТАХ. Башыңны сакла

Яңгырда, җилдә, хәтта беренче карлар яуганда да кызларның кендеге ачык йөри башлады.

Венер ФӘТТАХ. Башыңны сакла
Венер ФӘТТАХ. Башыңны сакла

Хәния гомер бакый кызларына:
– Башыңны сакла, балам, берүк башыңны сакла, – дип бик еш кабатлый иде.
Әллә шуңа микән инде Хәниянең кызлары кояшта яулыксыз, яңгырда чатырсыз, буранда бүрексез йөрмәделәр. Ләкин мода дигән каһәр суккан нәрсә генә дөнья әйләнешенә, кеше гадәтләренә җитди үзгәрешләр кертеп торды. Яңгырда, җилдә, хәтта беренче карлар яуганда да кызларның кендеге ачык йөри башлады. Башкаларга ияреп Хәниянең кызлары да бу гадәттән читтә калмады, ике кат чалбар кигәндә дә, кендекләре шыр ачык булды. Бу хәлдән соң Хәния кызларына:
– Кендегеңне сакла, балам, кендегеңне сакла, – дия башлады.
Әллә тормыш усаллашты, әллә гадәтләр бик еш үзгәреш кичерде, яшьләр арасында кабат бер начар гадәт барлыкка килде. Ике әдәби сүзнең арасына әшәке сүзләр кергәли башлады. Мондый сүзләрне ишетеп Хәния кызларына:
– Колагыңны сакла, балам, колагыңны капла, – дип кенә торды.
Беркөн Хәниянең төпчек кызын күршегә шәһәрдән кунакка кайткан егет мотоциклга утыртып киткәнен күргән ахирәтләре:
– Хәния, кызыңны мотоциклга утыртып урманга табан алып киттеләр, – дип куркуларын аңа да җиткерделәр.
– Әй, Ходаем, каска кияргә онытмаса ярар иде, – дигәнен Хәния сизми дә калды.

Йөзәрләгән уйлар арасында: “Башыңны сакла, балам, берүк башыңны сакла”, – дигән уйлар йөгереп үтте...
Бер-ике сәгать үтмәде, Хәниянең капка төбенә мотоцикл килеп туктады. Күршегә кайткан кунак егете кызны төшерде дә, үзе каядыр китеп барды. Кызын каршы алырга чыккан Хәния бераз шаккатып торды да, ни әйтергә белми, сүзсез калды. Кызының башында каскасы барлыкка бар, ләкин өстендәге барлык киемнәре бөгәрләнеп беткән иде...
– Балам, башкаеңны...
Хәния тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин теленә башка бер генә сүз дә килмәде.

 

Фото: ngs55.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: