Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 июнь 2022, 22:08

Марат КӘБИРОВ, ДИЛЕТАНТЛАР ПАТШАЛЫГЫ

Безнең халык бит теләсә нинди эштә эшли ала. Тик үз һөнәре буенча түгел…

Марат КӘБИРОВ, ДИЛЕТАНТЛАР ПАТШАЛЫГЫ
Марат КӘБИРОВ, ДИЛЕТАНТЛАР ПАТШАЛЫГЫ

Менә, җәмәгать, безнең халыкның төп үзенчәлеге нәрсәдә?

Безнең халык теләсә нинди эштә эшли ала. Тик үз һөнәре буенча түгел. Безнең җитәкчеләр менә дигән итеп шигырь яза. Шагыйрьләр бик шәп итеп итек ямый. Ә инде чиновниклар мәктәбен тәмамлаучылар күрәзәчелек итә. Хәтерегездәдер, заманында берәү сиксәненче елдан коммунизм була дигән иде. Тик ул аз гына ялгышты. Ул вакытта коммунизм булмады, Олимпиада булды. Ә икенче берәү 500 көннән һәркем фатирлы булачак дигән иде. Хәтерегездәме? Ул да азрак ялгышты, фатир урынына фәкыйрьлек килде.

Шулай да дилетант-һәвәскәрләр барсын да професионаллардан остарак эшлиләр. Менә сез өйдә пешкән аш белән столовойныкын чагыштырып карагыз. Ашханә кәтлите тәрәзә замазкасы тәмен хәтерләтә. Һәм күп тапкырлар кисәтүләргә карамастан поварлар болай дип җавап бирә: “Фәлән гасыр буена тәрәзә замаскасын тәмлерәк итеп ясарга өйрәнмәгәннәр икән, монда безнең бер гаеп тә юк”.

Ашханә генә түгел. Теләсә-нинди фатирга керегез. Кем төзегән? Профессионаллар! Һәм нәтиҗәсе нинди? Стенасының төсе алкоголик бавырын хәтерләтә. Беренче этажда ютәллисең икән, бишенче катта тәрәзәләр шалтырап-калтырап тора. Ә менә һәвәскәрләр… Авылга килеп коровник төзеп китәләр. Карап торуы күңелле. Коровник түгел, ә Спорт сарае! Дөрес, аны соңыннан кайбер малчылар Спирт сараена әйләндерәләр. Тик монысы бүтән мәсьәлә.

Әйтәм бит, бездә дилетантлар патшалыгы. Ә ул башкача булырга тиеш тә түгел. Әгәр институтларга беренче чиратта отличникларны түгел, ә кесәсе калын булганнарны алалар икән, тагы нәрсә көтәсең? Әгәр авыл хуҗалыгы институты студенты талпанны шалкан белән бутый икән, рубльне доллардан аера белсә аңа агроном дипломы бирәләр.

Ә врачлар? Профессионал анализлар буенча ул шундый нәтиҗә ясый… корсагыңда бала дөрес ятмый, шуның өчен катлаулы операция ясатырга кирәк. Ә дилетант-экстрасенс бер сыпырып карау белән әйтә: “Барсы да тәртиптә. Ләкин бала юк… чөнки пациент ир кеше”.

Ә хәрбиләр? Безнең генераллар дарыны тары белән, кешене күсе белән бутый. Шуңа күрә дә солдатларны болай өйрәтәләр: “Әгәр атом бомбасы шартлый икән, аңа аркаң белән борылып торырга кирәк. Ә автомат тоткан кулны алга сузарга, чөнки металл эреп төшсә хөкүмәт итеген яндырырга мөмкин”.

Без бит: “Һәр кухарка ил белән идарә итә белергә тиеш”, – дип өйрәндек. Дөреслек шушы сүзләрдәдер инде. Чынлап та нигә әле иң югары кәнәфи хуҗаларын кухаркалар белән алыштырмаска?!

Безнең халык бит теләсә нинди эштә эшли ала. Тик үз һөнәре буенча түгел…

 

 

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: