Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
14 июнь 2022, 23:07

Заһит МУРСИЕВ. Хатынымның сөялле куллары

Эштән нишләптер калынаеп кайта. Шуннан минем күзгә чалынмый гына чишенә.

Заһит МУРСИЕВ. Хатынымның сөялле куллары
Заһит МУРСИЕВ. Хатынымның сөялле куллары

Минем хатын сатучы. Элек безнең нәселдә юк иде торгашлар, хәтта аларны өнәми торган идек. Ләкин менә бит язмыш, җан сөйгәнем прилавка работнигы булып чыкты. Болай ни, сатучы дигән исеме генә бар, бер дә куркырлык җире юк икән.

Шулаен шулай, тик соңгы вакытта хатынымда сәер үзгәрешләр сизелә башлады. Иләмсез зур күкрәкчә, ыштан сатып алды. Эштән нишләптер калынаеп кайта. Шуннан минем күзгә чалынмый гына чишенә. Ә мин сизми калалмыйм инде, сораштыра башладым.

– Кухня ишеген эчтән бикләп нәрсә эшлисең анда?

– Әй картыкаем, кешегә сөйләнмә инде, – ди бу.

– Кемгә сөйлим, минем сердәшеп син бит. Я, әйт инде, ялындырма?

– Кадерлем, зинһар, тавышың чыкмасын, без шулай шикәр ташыйбыз, тиздән ул бетә, ди бит. Бер-ике еллык булса да запас алып калырга иде.

– Соң, аны башкалар кебек күтәреп кайтып булмыймыни?

– Булмый! Монысы бит яхшы эшләгән өчен бонус.

Менә сиңа хәлләр. Баксаң, мин хәрәм ашап ятам икән.

– Ә нигә менә бу бармагың сөялләнгән, писарь булдыңмы әллә? – дип мин һаман бәйләнәм.

– Күп язганга шулай ул, – ди хатын кулын селтәп. – Без бит таң тишегеннән эшкә барабыз да әйберләргә хак яза башлыйбыз. Чөнки бәяләр көндә күтәрелеп тора. Аны төнлә алыштыралар. Шунлыктан, һәр иртәдә ничә мең әйбергә. яңа бәя язарга туры килә. Ярты көнебез шулай үтә.

– Ярый, бераз түзегез инде, ручкалар беткәч котылырсыз, Кытай сатмый башлаган бит, – дип алдаштыраган булам карчыкны.

– Юк-юк, бетми ул. Әле кичә генә хуҗа бер машина маркер алып кайтты, озакка җитәр.

Сүзем юк. Заманасы шул. Мин хатыным белән горурланам, Кулларына сөялләр чыгарып газиз халкыбызга хезмәт итә бит.

 


Фото: магазинкосметика.рф

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: