Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 Май 2022, 22:19

Аннан-моннан

Чит телләр белүнең файдасы!

Аннан-моннан
Аннан-моннан

* * *

Бер егет җир асты юлында теләнеп акча тупларга ниятли һәм, өстенә иске-москы киеп, шунда чыгып утыра. Үч иткәндәй, шулвакыт моның йөргән кызы килеп чыга.

– Абау, сез минем егетемә охшагансыз, – ди ул.

– Туташ, сез ялгышасыз, Мин сезне белмим.

– Ярар, мин аның янына барып килим әле, бәлки ул өендәдер.

Кыз күздән югалуга егет өенә чаба һәм һәм сөйгәненә кадәр кайтып өлгерә.

– Кадерлем, мин җир астында сиңа охшаган теләнче күрдем, – ди кыз.

– Сөеклем, мин сиңа ялгышасың дип әйттем бит инде.

 


* * *

Ачык космос, орбитада космик станция. Люк янында трос белән бәйләнгән космонавт асылынып тора һәм куллары-аяклары белән стенаны дөмбердәтә:

– Ач диләр сиңа, хайван! Күрсәтермен мин сиңа кергәч “Кем бар анда?”ңны!

 


* * *

Сырхауханә. Палата. Авыру – шәфкать туташына:

– Сеңлем, мине моннан кайчан чыгарырлар икән?

– Кардиограммаңдагы сызыклар турайгач.

 


* * *

Хатыны – иренә:

– Миңа синең белән сөйләшеп алырга иде.

– Сөйли башла, мин тиздән әйләнеп кайтырмын.

 


* * *

Хатыны:

– Кара, әле һаман да кырынмаган! Без бит театрга барабыз!

– Мин кырындым.

– Кайчан?

– Син җыена башлау белән.

 


* * *

Үрдәк бәбкәсе әнисен югалта. Кая барып бәрелергә белмичә аптырап торганга, ул куак артында “ба-а-к, ба-а-к" дигән тавыш ишетә һәм шатланып шунда таба чаба. Бер-ике минуттан куак артыннан танавы мамыкка баткан төлке килеп чыга һәм бик канәгать чырай белән:

– Менә бит ул чит телләр белүнең файдасы!

 


* * *

Әнисе улын орыша:

– Бу кадәр атаң булырсың икән. Башсыз, мәнсез!

Күрше бүлмәдән ире килеп көрә:

– Мин башсыз, мәнсезмени инде хәзер!

– Тавыш чыгарма ла. Синең турыда бармый монда сүз.

 


Фото: prokazan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: