Борын-борын заманда Ходай тәгалә ун ир яралткан. Аларның берсе иген иккән, берсе көтү көткән, берсе балык тоткан… Бераздан барсы да Ходай каршына килгән:
– Нәрсәдер җитми, барыбер, күңелсез безгә болай.
Ходай тәгалә боларга камыр биргән:
– Шушы камырдан һәркайсыгыз үзегезгә ошаган хатын-кыз әвәләгез, – дигән ул, – озын буйлымы, анда, тулы гәүдәлеме – үзегез ниндине телисез. Мин аларның барсына да җан өрермен һәм сезгә беркайчан да күңелсез булмас.
Ирләр эшкә тотынгач, Ходай тәлинкә белән шикәр алып чыккан:
– Менә монда ун шакмак шикәр, һәркайсыгыз берне алыгыз һәм камырга өстәгез. Хатыннарыгыз татлырак булыр.
Ирләр тәлинкәне бушаткан. Буш тәлинкәгә карагач, Ходайның кәефе кырылган:
– Сезнең берегез ялганчы икән, – дигән ул, – Монда унбер шакмак шикәр иде. Кемдер икене алган.
Ирләрнең берсе дә дәшмәгән.
Шуннан Ходай хатыннарның унысын да үзенә алган һәм бутаган-бутаган да ирләргә өләшкән. Инде сайлау мөмкинлеге булмаган, кемгә нинди эләгә – шул эләккән.
Шул дәвердән бирле ун ирнең тугызы кеше хатыны яхшырак та, татлырак та дип уйлый. Чөнки аңа ике шакмак шикәр эләккән. Бары тик ун ирнең бере генә белә: хатыннырның барсы да бер төрле. Чөнки унберенче шакмак шикәрне ул камырга кушмады, ә үзе ашады.
Марат КӘБИРОВ фотосы.