Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
18 Май 2022, 09:56

Камил ФАЗЛЫЙ. Сөт планын ничек үтәдек? Булган хәл

Шушында җыелган барча авылдашлар исеменнән алга куелган сөт тапшыру планын үтәргә сүз бирәбез. Ышандырып, ант итеп әйтәм: планны сөткә су кушып булса да үтәячәкбез, шулай бит, иптәшләр?!

Камил ФАЗЛЫЙ. Сөт планын ничек үтәдек? Булган хәл
Камил ФАЗЛЫЙ. Сөт планын ничек үтәдек? Булган хәл

Узган гасырның 70нче еллар азагы. Авыл клубында шәхси ихаталардан сөт җыю торышына багышланган зур җыелыш бара. Райком, райсовет вәкилләре, хәтта Уфаның үзеннән радиотапшырулар хәбәрчесе дә килгән. Район вәкиле җыелган халык алдында мәсьәләне кабыргасы белән куйды:

 – Ни өчен сөт тапшыру планын үтәмисез? Сәбәбе нәрсәдә?

 – Сөтнең үзебездән артканын аккурат тапшырабыз. Тик планны артык зурдан куясыз бит! – дип каршы төште бер авылдашыбыз.

 – Балаларыбыз ишле. Шуның өстәвенә, яңа туган бозауга да сөт эчерергә кирәк, – диде икенчесе.

 – Быелгы җәй коры килде. Яңгыр яумагач, кырда үлән юк, хет шаром покати, – дип җибәрде өченчесе урысчалап.

Шулчак авылыбызның аксакалы Рафик абзый торып сүз алды. Ул залдагыларга күз йөгертеп,  халыкның тынычланганын көтеп алды да, болай диде:

 – Хөрмәтле җитәкчеләр, хафаланмагыз! Сөт җитәрлек! Шушында җыелган барча авылдашлар исеменнән алга куелган сөт тапшыру планын үтәргә сүз бирәбез. Ышандырып, ант итеп әйтәм: планны сөткә су кушып булса да үтәячәкбез, шулай бит, иптәшләр?!

 – Алай иткәндә, әлбәттә, үтәргә була.

Авызы ерылган халык хуплап дәррәү кул чапты, хәтта президиумда утырган җитәкчеләр дә, сүзләрнең асылына артык игътибар бирмичә, алкышларга кушылды. Ә икенче көнне бөтен республика радио аша безнең авыл җыелышындагы чыгышларны көлә-көлә ябырылып тыңлый иде. Кайсы гына тарафларга барып чыксак та:

 – Рафик абзый сөт планын тутырамы анда? – дип, шаян сораулар яудырып каршы алыр булдылар.

Фото: news.milkbranch.ru

Камил ФАЗЛЫЙ. Сөт планын ничек үтәдек? Булган хәл
Камил ФАЗЛЫЙ. Сөт планын ничек үтәдек? Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: