Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 апрель 2022, 14:13

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Диагноз

Өрлек кебек Сәлих абзый бер атна дигәндә бөгелеп төште: күзләре сүнә башлады, йөзе саргайды.

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Диагноз
Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Диагноз

– Калагың белән кружкаң бармы, Хода бәндәсе? Күземне ачкач, иң беренче ишеткән сүзем шул булды. Берни аңламый торам. Үземне һушсыз килеш дәваханагә китергәннәр, палатага кертеп салганнар. Хәл юк, шулай да бу дөньяда исән икәнлегеңне белүнең рәхәтенә ни җитә соң!

– Әбәт вакыты җитте, калак белән кружка кирәк.

Монысы шәфкать туташы икән. Сөенеп киттем, башка вакытта дәваханәнең бу таләбенә ачуланган булыр идем. Бу юлы шатландым, әле табиб килеп карамаган, дәвалау билгеләмәгән, ә шәфкать туташы минем ашавымны кайгырта. Димәк, мин яшим, әле өмет бар. Тик өйдәгеләргә генә ачуланам. Нигә инде шунда бер калак белән кашык, кружка тыкмаганнар икән? Әллә терелмәс дигәннәрме? Йә, Ходай, шифаханәгә калак белән кружка, дару тыгып бармагач буламыни. Үләм дигәч тә.

Берзаман ишек ачылып китте. Ак халатлы табибә керде. Иншалла, болай булгач тереләм, болай булгач аякка басам. Кызыл битле, нык гәүдәле агайны иярткән иде.

– Сәлих абзый, әйдәгез, менә монда, тәрәзә янына рәхим итегез, менә шушы йомшак тахтага ятыгыз!

Чәй эчәргә дип чыгып киткән шәфкать туташлары да пәйда

булдылар. Сәлих абзыйны чишендереп яткырдылар, кан басымын

үлчәделәр.

– Юк, юк, Сәлих абзый, авыруны тирәнгә җибәрергә ярамый, – диде безнең колак-тамак-танау бүлеге табибы, – сезне өч көн эчендә аякка бастырачакмын.

Минем хәл мөшкел, тик әйләнеп караучы да юк. Чак тын алып

ятам. Игътибар үзәгендә – Сәлих абзый. Тирә-ягында бөтереләләр.

Ул да булмады, ишек ачылып китте, палатага яшь арслан кебек

терапевт Фәүзия Вәлиевна килеп керде.

– Сез ни эшлисез, Вахит Талипович, – диде ул, – минем авыруны алып киткәнсез?!

Авыру өчен бер дә ашыгып бармаган терапевтка ни булган?

Аның мондый тотышы безне бик нык аптыратты.

– Тамагы авырта, димәк, безнең бүлеккә карый, – диде тамак-колак-борын бүлеге табибы.

– Бу бит күренеп торган ОРЗ, – дип ныкыша Фәүзия Вәлиевна.

Алар бәхәсләшә-бәхәсләшә чыгып киттеләр. Сәлих абзый күзен челт-челт йомып торды да кан бирергә дип аскы этажга төшеп китте.

– Сәлих абзый урманчы булып эшли, – диде күрше ятактагы

авылдашы, аның участогында чыршы, карагай агачлары үсә.

Бер сәгатьтән соң Сәлих абый янына хирург Мәҗит Мәснәвиевич килеп керде.

– Бер килгәч, Сәлих абзый, буыннарны да дәваларбыз, менә әле электр белән җылытырга язам, – диде ул.

– Кирәкмәс, Мәҗит энем, аяклар әйбәт әле минем.

– Алай димә, Сәлих абзый, сезнең эштә иң кирәге – аяк.

Ярты сәгатьтән соң палатага невропатолог Рәхим керде һәм туп-туры безнең урманчы янына үтте.

– Бик шәп булган бит бу, – диде ул, нәрсәгәдер сөенеп, – әле кайчан килеп чыгар идегез, менә хәзер бергәләп нервыларны ныгытып алабыз, хәзер бездә импортный аппаратлар.

Шулай итеп, кичкә кадәр бөтен төр диярлек табиблар Сәлих абзыйның хәлен белде, һәрберсе үзенең киңәшен биреп, дәвалау

билгеләде.

Минем янда гына Усаклы авылыннан көтүче Әхнәви колагы сызлап ята, аны караучы бик сирәк, врачлар кергән саен ул тәмәке тартырга дип чыгып китә, сызлавы басыла, ди.

Сәлих абзыйны кызганабыз. Аңа мәшәкать бик артты. Өстәл тулы ризык, азыкны аңа кухнядан турыга да китереп бирәләр. Бахыр кайсын кабарга белми. Ашау өлешенә үзебез дә булышабыз алай. Ул иртән торып төрле процедураларны кабул итәргә чыгып китә, төшке ашка кайтып егыла, юньләп ашый алмый,шәфкать туташлары килеп керәләр дә тагын әллә нигә алып чыгып китәләр.

Беренче көнне ул бик нык иде, безнең белән домино уйнаганда ике доминоны сугып сындырды. Әмма процедураларны ала торгач, нык кына ябыкты, бирешә башлады.

– Моңарчы чирләгән юк иде, – диде ул, – әти дә 95 яшьтә генә үлде.

Соңга таба Сәлих абзыйның тамагы кысылды, азыгын хәзер

без генә ашыйбыз, ул төрле микстуралар эчә. Укол ала, арка кыздыра, массажга йөри. Кич белән аркасына банка салалар, иртән җылы һава сулый.

Өрлек кебек Сәлих абзый бер атна дигәндә бөгелеп төште: күзләре сүнә башлады, йөзе саргайды. Инде ул килгәндәге кебек көр тавыш белән сөйләшми, күп вакыт мөлдерәп карап кына тора.

– Инде бүген процедурага бармыйм, – диде ул шәфкать туташына.

– Юк, барасың, безгә табиб кушкан, үтәмәсәң нагоняй бирәләр, – дип ныкыша тегесе.

Соңга таба Сәлих абзый үзендә нинди чирләр барлыгына ышана да башлады. Теге яки бу төшен капшый да ыңгырашып куя.

Мин ун көн дигәндә дәваханәдән чыгып киттем. Икенче көнне бюллетень яптырырга дип поликлиникага баргач, физиотерапия

кабинетында Сәлих абзыйны очраттым.

– Язга гына өйгә кайтырмын, ахры, – диде ул. Хәле бик мөшкел күренә иде әле.

 


Фото: ns.likey.su

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: