Кызык-мызык
29 Апреля 2022, 18:46

Марат КӘРИМОВ. Күршеләр

Күршеләр белән кунакка йөрешү дөньяның үзе кебек үк бик борынгы йола. Әйбәт йола.

Марат КӘРИМОВ. КүршеләрМарат КӘРИМОВ. Күршеләр
Марат КӘРИМОВ. Күршеләр

Күршеләр белән кунакка йөрешү дөньяның үзе кебек үк бик борынгы йола. Әйбәт йола. Әхмәдулла, яңа йортка күченеп, әйберләрен урнаштырып йөргәндә, стенаның теге ягында кадак каккан тавыш ишеткәч тә шушы әйбәт йоланы исенә төшерде.

Күрше белән танышып алырга кирәк, йомыш төшкән чаклар да булыр, – диде ул хатынына.

Гөлгайшә дә бу әйбәт йоланы хөрмәт итә иде, шуңа иренең теләгенә каршы килмәде.

Ә өстәлгә нәрсә куябыз? – дип кенә сорап куйды.

Хан нәселеннән түгелләрдер әле. Әнә Америкадан килгән тавык ботларын кыздырырсың.

Кыздырылган тавык ботлары өстәлгә менеп кунаклады. Күршеләр бусага төбендәге чүпрәккә аякларын ышкый-ышкый кыюсыз гына ишекне ачтылар.

Әйдүк! Төкле аягыгыз белән.

Башта ирләр кул бирешеп күрештеләр:

Әхмәдулла.

Самат.

Аннан соң хатыннар танышты:

Гөлгайшә.

Гөлниса.

Танышу мәҗлесе кадимгечә генә үтте. Сөйләшү артык күп булмады, чөнки әлегә күршеләр нәрсә турында әңгәмә алып барырга белмиләр иде. Сүз күбрәк сый-хөрмәткә, бер-береңне сыйлауга кайтып калды.

Ашап утыр әле, Самат күрше, ашап утыр! – дип кыстады Әхмәдулла.

Ашап утырам, Әхмәдулла күрше, ашап утырам, – диде күршесе тартыныбрак.

Хуҗабикә исә күрше хатынның күңелен күрергә тырышты:

Әйдә, җитеш әле. Чемченеп кенә утырма.

Җитешәм, күрше, җитешәм.

Алар җылы хушлаштылар.

Кунак ашы – кара-каршы, инде үзегез керегез, – диде Самат.

Чакырганны көтмәгез, – диде Гөлниса.

Озак көттермәделәр алар. Икенче атнада ук кичке чәйгә эндәштеләр.

Керү белән өстәлгә игътибар итте Әхмәдулла. Өстәлне кыздырылган каз бизи иде. Әхмәдулланың йөрәге леп итеп куйды, әмма сиздермәде, хатынын култыклап итагатьле генә табынга килеп утырды.

Гадәттәгечә сыйлау башланды.

Ашап утыр, күрше, ашап утыр! – диде Самат, Әхмәдулланың кулына каз боты тоттырып.

Гөлниса да Гөлгайшә алдында бөтерелде:

Әйдә, күршекәем, иреңнән калышма, җитеш әле, җитеш! – дип кунагының кулына казның икенче ботын тоттырды.

Әхмәдулла өстәл артыннан чак кузгалды.

Ни үчегез бар миндә? Тәки ашатып үтерә яздыгыз, – дип кикерде.

Ашаганнан кеше үлми ул, – диде Самат, кунакларның сыйдан канәгать калуларына шатланып. – Барынча бәйрәм...

Фатирларының ишеге ябылу белән Әхмәдулла хатынының бөеренә төртте:

Сиздеңме, бездән ничек көлделәр?

Көлгәннәрен бер дә күрмәдемче. Бик җитди утырдылар.

Син, чүпрәкбаш, бөтенләй бернәрсә дә аңламагансың. Без аларга нәрсә ашаттык? Америка тавыгының ботын. Кушуч зурлыгы. Ә алар нәрсә белән сыйлады? Каз белән. Ат башы зурлыгы. Янәсе, безне мәсхәрә иттеләр. Менә мин сезгә күрсәтермен әле! – Әхмәдулла стена аша күршеләренә йодрыгы белән кизәнде.

Синең шул булыр инде, – диде Гөлгайшә. – Юктан гына үчләшәсең дә китәсең. Малай-шалай түгелсең бит инде. Күптән акылга утырырга вакыт. Көзгегә кара, сакалың да агарып килә.

Шул-шул. Сакалы агарып килгән кешедән көлмәсеннәр!

Икенче көнне күршеләренең почта тартмасындагы гәзиткә ут кабынды.

Бала-чага шаяра, – диде Самат. – Моның белән генә туктамаслар. – һәм ул, почта бүлегенә барып, үз исеменә килгән гәзит-журналларны шундагы абонент ящигында калдырырга сөйләшеп кайтты.

Күрәселәр яңа башлана икән әле. Беркөнне Самат ишеген ача алмый озак азапланды. Йозакка нәрсәдер булган. Ахырда слесарь чакыртырга туры килде. Слесарь ишек йозагыннан бер уч шырпы ваклары китереп чыгарды.

Шилмалар! Бер эләктерермен әле үзегезне, – дип үзалдына сөйләнде Самат.

Һәм чынлап та чак эләктермәде. Көннәрдән бер көнне йокысызлыктан интегеп кухняга чыккан иде, ишек артында кемнеңдер нидер эшләп булашканын тоеп алды. Кем булыр икән бу җиде төн уртасында? Караклар өйгә төшәргә чамалыймы икән? Ул кулына пычак алды. Ишекне кинәт кенә ачып җибәрүгә подъезд баскычында бер ирнең җилкәсе генә күренеп калды, ул, йөгереп дигәндәй, караңгылыкка кереп чумды. Әллә күршесе булды? Йөрешләре хас аныкы.

Әхмәдулла!

Әмма җавап бирүче булмады. Кире керергә дип борылгач, аягы нәрсәгәдер эләгеп, чак абынып егылмады. Аяк астында үлгән песи ята иде.

Самат шиген иртә белән хатынына сөйләде.

Куй бушны! Нигә күршеләр турында начар уйлыйсың? Гөнаһы үзеңә булыр, – диде Гөлнисасы. – Кунак булышкан кешеләр...

Тамчы тама-тама ташны да тишә, ди. Гөлниса башта бу этлекләргә ничек кенә тыныч карамасын, бара-тора аның да сабыр табигате баш күтәрде. Эш шунда: соңгы вакытта кемдер аларга көн саен диярлек гәзит-журналлардан кисеп алынган карикатуралар җибәрә башлады. Нинди карикатуралар бит әле. Иләмсез ир, иләмсез хатын. Ир сурәте астына кәкре-бөкре хәрефләр белән “Самат”, хатын сурәте астына “Гөлниса” дип язылган. Җитмәсә ул ир белән хатын төрле рәвешләрдә. Сексуаль революция дигән булып әллә нәрсәләр төшерәләр хәзер. Нинди бала-чага шаяра шулай? Алай дисәң, подъездда бала-чага юк. Димәк... Димәк, берәрсе юри мәсхәрә итә. Бездә кемнең үче бар икән?

Тыныч холыклы Самат та чыгырыннан чыкты. Ә аны мондый чакта тотып тыям димә. Башына ни килсә, шуны эшләми калмый. Шуңа күрә дә беркөнне фатирларын алыштырырга кәгазь алып кайткач, Гөлниса аңа авыз ачып бер сүз дә әйтмәде, мыштым гына әйберләрен төйнәргә кереште.

Уйланган эш – беткән эш. Сәгать эчендә барлы-юклы байлыкларын машинага төяп, яңа урынга китеп тә бардылар. Китәр чакта Гөлниса күршеләре белән хушлашырга дип ишекләрен каккан иде дә, ачучы булмады.

Өйдә юклар, ахры. Ярар, яңа адресны хат аша язып салырбыз инде, – дип сөйләнде.

Самат беренче тапкыр аңа күзенең агын әйләндереп карады. Ул бөтен бу этлекләрнең күршесе белән бәйле икәнлеген сизенә иде. Ни өчен шулай итә ул? Нинди гаебе бар соң әле? Чакырып кунак итте. Шул гына. Рәхмәтләр әйтеп чыгып киттеләр. Шуның өчен үчләшәләр димени? Бу сорауга анда җавап юк иде. Мөнәсәбәтләрне ачыклау өчен Әхмәдулла белән очрашып сөйләшергә иде дә бит, әмма Саматның моңа кыюлыгы җитмәде. Нәрсә дип сүз башламак кирәк. Бигрәк көлке бит. Башка сыярлык түгел.

Бушаган фатирга яңа кешеләр күчеп килде. Кичен эштән кайткан Әхмәдулла стена аша аларның әйбер күчерүләрен, шак-шок килүләрен ишеткәч, Гөлгайшәгә:

Яңа күршеләр белән танышып алырга кирәк, йомыш-фәлән төшүе мөмкин, бар, кунакка чакырып кер үзләрен, – диде.

Ә өстәлгә нәрсә куярбыз икән?

Аптырагансың юкка. Киоск тулы Америкадан килгән тавык ботлары. Шуны кыздырырсың. Хан нәселеннән түгелләрдер әле...

 

 

Фото: culture.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас