Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 апрель 2022, 23:50

Әлиф ГАЛИМОВ. Физик

Шартлау тавышына бөтен участок җыелды.

Әлиф ГАЛИМОВ. Физик
Әлиф ГАЛИМОВ. Физик

Бер оешмада эшләгән слесарь дустым, “Нива” автомобиленә бензин багы урнаштырырга булган. Бакны урынына салып куйгач, өстенә җайлы гына утырып, төп, зур диаметрлы патрубканы кидереп хомут белән кысып куя. Ә менә икенчесе, ярты дюйм чамасындагысын, кидерү мәшәкатьле булганын белгәнгә күрә шырпы сызып башын җылытырга була. Коры булса да бак эчендәге бензин парлары үз эшен башкара. Шартлау тавышына бөтен участок җыелды. Шар формасын алган бензин багы аны кисәк кенә күтәреп башын машина түбәсенә чәпәгән. Йөзе кәфен төсенә кергән, башын кулы белән тоткан дусны машинадан күтәреп төшерергә туры килде. Участок мастерына язган аңлатмасындагы: “Физика законнарын кулланып...”, – дип башлаган сүзләрен укыган иптәшләр аңа “Физик” дигән кушамат та тагып куйдылар.

 


Фото: newsivanovo.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: