Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 апрель 2022, 23:52

Демография дөрләсен! Хикәя-бикәя

Динә дә, Динар да дорфа димчегә дучар.

Демография дөрләсен! Хикәя-бикәя
Демография дөрләсен! Хикәя-бикәя

Динә дә, Динар да дискотекада дуслаштылар. Дерматолог Динар дәртле, дәваханәдә дәрәҗәсе дәү. Дефектолог Динә дә директорлык дилбегәсендә, дәрте дә, дәрманы да – дөнья. Динарның да, Динәнең дә дулкынланулары дала давылыдай дөрләде.

Димче Дәрига Динарга Далияне димләп дуамаллашты. Дин дошманы Дәрига, Дәүләт Думасы депутатымыни, дуңгызның дуңгызы диярсең: дистәләгән дусларны дошманлаштырды. Дөмбәсләсәң дә дөрес динсез дивананы: Дамирларның да дәвамлы дөньяларын дулаткан, дәһшәте - дәрья дәрәҗәсендә.

Динә дә, Динар да дорфа димчегә дучар. Диндар дуслары Динәне дә, Динарны да дога дәвамында дәваламакчы. Дәвамлы декабрьнең дүртендә, дүшәмбедә дуслар даулаштылар, дөресе – дуслыклары дерелдәде димәк. Динәнең дикъкате – дәресләр, дәфтәрләр, документлар дөньясында. Дерматолог Динар дистәләгән дәваланучыларга диеталар дәлилләде. Декабрь дәвамында Динә Динарга дәшмәде, Динар Динәгә дустым димәде. Дөресрәге, дуслыклары дүндерелде. Динарга дәшәлмәве Динәне дерелдәтте, дорфаландырды. Депрессиядә дистәләгән дусларына дулаган, докторлар дерматитка дучар дигәннәр. Дусты дерматолог Динар да:

“Дарулан, диеталардан дерматитыңны дәвала”, – дигән. Дөресрәге, дуслашканнар. Декабрьнең дүртенче дүшәмбесендә доктор Динар Динәне джипта дачага дөмбердәткән. Дача, духи, диван, джин, декольте... Динә дәртлелек дөньясында диңгездәй дулкынланган. Динар да дуамалланып дуслашу датасын дәлилләгән. Дөнья дөреслеге –димчеләрне дөмбәсли. Димчеләрнең даны – дөгедәй, дусларныкы –диюдәй.

Дуслары: “Дөрес, дәү демография дәлилләнсен”, – диделәр.

Динә – декретта, Динар дерматологиядә, диссертация, докторантура дөньясында.

 


Миләүшә ГЫЙЛЬМАНОВА,

Нуриман районы, Яңа Субай авылы, укытучы.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: