Укытучы кулындагы китабын ачу белән өстәлгә ташлады.
– Соңгы тапкыр сорыйм – әйтегез, Бастилияне кем алды?
Укучылар – ләм-мим. Башларын аска игәннәр дә, тын алырга да куркып, шым гына утыралар. Укытучы иң артта, иптәшенең аркасына ышыкланып, бөкрәеп утырган малайга ияк какты.
– Я, кем алды Бастилияне?
Тегесе колгадай буен бераз гына турайта төште.
– Мин түгел. Күрмәдем...
Укытучы ни әйтергә дә белмәде. Бу кадәр дә наданлыкны аның очратканы юк иде.
– Күрмәдем, имеш. Дурак! Җитте, күпме түзәргә була. Завучны чакырам. Теләсә ни эшләтсен сезне.
Укытучы, сыйныфтан тузынып чыгып китте дә, күп тә үтми, уку-укыту бүлеге мөдирен алып килде. Мөдир, югары чөелгән танавына күзлеген элгәч, карашы белән классны байкады.
– Дә-ә, шушы көнгә төштегезме? Оят! Ни түлке оят, ә позор. Бездә мондый хәл булганы юк. Мәктәп тарихында ЧП бу! Хәзер үк Бастилияне кем алганын әйтегез! Ну, кем кулын сузды?
Сыйныф – ләм-мим. Башларын игәннәр дә шым гына утыралар. Кемдер көлеп җибәрде. Аның пырхылдавы үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтү белән бер иде, мөдир дулады да китте.
– Әле алаймы сез! Ах, вы так! Апагызның Бастилиясен чәлдерү генә җитмәгән, издеваться итеп, көлеп тә утырасызмы? Хватит! Хәзер үк директорны алып керәм. Әйттерер ул сездән, нибуч.
Һәм ул, башын чайкап, сыйныфтан чыгып китте. Бераздан, йөгерә-атлый, ялт итеп директор килеп керде.
– Мин ашыгам. Минем вакытым юк. Тиз генә Бастилияне кем алганын әйтегез! Әйтмәсәгез, полиция чакырам. Ул әйттерер. Әйттерү генә түгел, утыртып куярга да күп сорамас. Эшне алай зурга җибәрмик. Апагызның Бастилиясен кире кайтарып бирегез. Гафу үтенегез. Югыйсә – полиция! Төрмә. Мәктәптә караклар булырга тиеш түгел. Табыгыз Бастилиясен!
Укучылар, бер-берсенә карашып, ни көләргә, ни еларга белми аптырашта калган. Ә тарих укытучысы бөтенләй коелып төшкән. Ул ык-мык нидер әйтмәкче була. Күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри. Ә бермәлне ул – әллә акылына зыян килде – шаркылдап көлеп җибәрде һәм акрын гына өстәл астына чүгә башлады.
– Бетте баш. Бирегез, кем алган иде Бастилиясен?! Үтерәсез апагызны...
Шулчак сыйныфның алдынгы укучысы, һәр елны иң күп макулатура җыючы актив пионер кыз, тавыш бирде:
– Мин әйтимме?.. Париж шәһәрендәге Бастилия крепостен баш күтәрүче революцион француз халкы басып алган.
Әлеге җавапны ишеткәч, тарих укытучысына җан керде, ул өстәл астыннан гына: “Утыр, биш”, – дип пышылдады.
Фогто: gazeta-pedagogov.ru