Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 март 2022, 09:41

Ризида КАЮМОВА. Госпитальдә гашыйклык. Хикәя-бикәя

Госпитальдәгеләр гашыйкларны гаепләмәде. Гашыйкларга гүя галәмнәр горурлана! Госпитальдәге гашыйклык граниттай, гарасаттан гайрәтле.

Ризида КАЮМОВА. Госпитальдә гашыйклык. Хикәя-бикәя
Ризида КАЮМОВА. Госпитальдә гашыйклык. Хикәя-бикәя

Германия гарасаты. Госпиталь. Гөлчәчәк Галиевнада – гадәттәгечә, градусник, глицин, графин. Госпитальдә гамьлеләр. Григорий – Грузиядән. Гаделсезлектән, гомерлек гариплелегеннән гарьләнә. Гарипләнүендә Гитлерны гаепли. Генерал Гатауллинның гәудәсе гипста. Генерал: “Гитлер гаскәрләре, гранаталар, гранаталар". Глушко, Григорьев гапләшәлар.

 Гөлчәчәк Галиевна гимнастеркада гүзәл. Галант, галиҗәнәп, гәзитче Гафур Гафаров Гөлчәчәккә госпитальдә гашыйк. Гөлчәчәк – Гәрәбәштән, гади генә гаиләдән, гакыллы. Гафур – Гөлектән. Гыйлемле, гармунчы Гафур:

– Гөлем, Гөлчәчәгем, гөлҗимешем, гаепләмә, гашыйкмын, гаиләләник.

Гөлчәчәк герой Гафурга гаҗәпләнде:

– Гафур! Гүләп гранаталар гөрселдәгәндәме, гореф-гадәтләрсез, гаризасыз, гаепләрләр.

Гафур:

– Гандәлибем, гөлкәем, гаепләмәсләр, Гитлер гаепле, Гитлер.   

 Госпитальдәгеләр гашыйкларны гаепләмәделәр. Гөрләвекләр гөрли. Гөлчәчәктә – гөлләмәләр, Гафурда – гариза.

Гашыйкларга гүя галәмнәр горурлана! Госпитальдәге гашыйклык граниттай, гарасаттан гайрәтле...

 

Чакмагыш районының Митрә-Әюп авылы.

Ризида КАЮМОВА. Госпитальдә гашыйклык. Хикәя-бикәя
Ризида КАЮМОВА. Госпитальдә гашыйклык. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: