Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 февраль 2022, 07:58

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Менә шундый хәлләр. Шигырьләр

Чакмагыш районы Каргалы авылында туып үсеп, бүген Уфаның 28 нче сукыр һәм начар күрә торган балалар мәктәп-интернатында тәрбияче булып эшләүче даими укучыбыз Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА үз башыннан кичергән хәл-вакыйгаларны шигъри телгә салган. Бүген сезнең игътибарга шуларны тәкъдим итәбез. Кызык!

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Менә шундый хәлләр. Шигырьләр
Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Менә шундый хәлләр. Шигырьләр

НӘКЪ ШУЛАЙ АЧЫЛДЫ ТЕЛ

Биш яшькәчә сөйләшмәгән

Әпә кыз ул – мин идем.

Тәрәз кагып, кулым болгап,

Кызларга да: "Кер", – дидем.

 

Алар белән уйнап алам –

Әти-әниләр эштә.

Мин сөйләшә белмәгәнгә,

Кызлар "әпә" диеште.

 

Аларны мин ишетсәм дә,

Җавап кайтара алмыйм.

Тик үзләре мин кумыйча,

Безнең өйдән таралмый.

 

Кызларны өтеп чыгаргач,

Ябам икән мин капка –

Шушы хәлне күзәткән

Күрше Кәшифә апа.

 

Үз янына чак(ы)рып ала,

Ул суга килгән саен.

Кәнфит-күчтәнәчләр биреп,

Таба “сөйләшү” җаен.

 

Кәшифә апа кушканны

Мин һәрчак тыңлаганмын.

Ул әйткәнчә башкарганмын,

Чөнки бит аңлаганмын.

 

Әнием дә сөйләп биргән

Йокламый борчылуын.

Төннәр буе теләп чыккан

Минем тел ачылуын.

 

Кәшифә апа киңәшен

Биргән минем әнигә.

– Ишеткәннәр әпә булмый,

Кайгырма син бернигә.

 

Чынлап торып мин чирләгәч,

Табибә апа килде.

– Укол кадыйм, тереләсең,–

Дип, ул миңа иелде.

 

Түшәмгә бармак күрсәтеп,

Дәштем: "Кара: бер урак!"

Ул карагач, ачык итеп,

Әйттем: "Карама, дурак!"

 

Башымнан үткән чын хәл бу –

Нәкъ шулай ачылды тел!

"Минем ярдәм тиде", – диеп,

Юлдаш апа көлде гел.

(16.02.2022)

Авылдагы фельдшер Юлдашева Мәгърифә апаны, нишләптер, Юлдаш апа дип атый идек.

 

ТАВЫК ҺӘМ АЛКА

Өч атна элек булды бу

Кызганыч һәм кызык хәл.

Йортка керүче булмады —

Ә алка юк — миңа жәл...

 

И уйладым: кая булыр,

Төшеп кенә калгандыр?

Эзләдем йорт эчләреннән,

Калмады хәтта ындыр...

 

Сеңлем кайткач сыйларга дип

Булдым тавык суярга.

Аңа куштым, мин кергәнче

Казанга су куярга.

 

Йонын йолыккач тавыкның,

Чыгардым эчәкләрен.

Бүтәкәсен ярсам — алка —

Көткән күрәчәкләрен...

 

Югалган шул алтын алкам

Чыкты тавык эченнән.

Сезгә шушы шатлыгымны

Сөйлим сөенечемнән.

 

Кадерле алкам югалгач,

Өч атна кайнады баш.

Беләсезме, бу тавыктан

Нинди тәмле булды аш?!

Фото авторның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге шәхси битеннән алынды.

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Менә шундый хәлләр. Шигырьләр
Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Менә шундый хәлләр. Шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: