Эш көне ахырында кинәт телефон шалтырады:
– Әллү, бу редакцияме?
– Әйе.
– Балакаем, исемең кем әле?
– Рәмилә...
– Кара әле, Рәмилә кызым, мин кесә телефоныннан шалтыратам, озак сөйләшә алмыйм. Без әле авылдан автобуста киләбез. Ярты сәгатьтән автовокзалдан безне каршы ал әле, – дип кенә әйтеп өлгерү белән телефон өзелде.
“Менә сиңа мә, үзенең кем булуын да әйтмәде. Каршы ала аламмы, юкмы икәнлекне дә сорамады”, – дип, Рәмилә бераз аптырап торгач, иренә шалтыратып, эштән соңрак кайтачагын искәртте. Фаиленең:
– Нәрсә булды? Эштән соң кинога барырга килешкән идек бит, – дигәненә серле итеп:
– Сюрприз! – дип җаваплады.
Авылдан килгән кеше төянеп йөри дип, Рәмилә такси чакыртты. Юлдан арып килгән кунакны трамвайда йончытып йөрткәнче, уңайлы булыр. Автовокзалга килеп җитүгә, ике кыз иярткән юантык кына хатын янына килде:
– Редакциядәнме? Әй, исемеңне тагы онытып торам... – дип, җавап биргәнне дә көтми, машинага кереп утырды. Рәмилә күзләрен челт-челт йомып, нәрсәдер оныткандай, телсез калды. Кем әле бу? Бер дә искә төшми. Мөгаен, иренең берәр туганыдыр йә авылдашыдыр. Кайсыдыр бер апасы туйда була алмый калган, Уфага юл төшкәндә кереп котлап чыгармын, дип әйткән иделәр. Шул күрәсең.
– Авыр сумкаларыгыз булса, багажникка куярга була...
– Юк, юк. Артык әйберләр төямәдем. Кирәк-ярак кул сумкасында, – дип апа кеше нәни генә ридикюлен селкетеп куйды.
– Безгә барабызмы, әллә бүтән танышларыгызга илтеп куйыйммы? – дип елмайды Рәмилә.
– Бүтән танышларыбыз юк шул. Шуңа сиңа ышанып килдек.
– Әлбәттә. Безнең бүлмә бәләкәй генә булса да, күңелебез ки-и-иң, – дип Рәмилә, үзенең уңайсызлануын яшерергә тырышып, елмаеп куйды.
Бүлмә ишеген ачкан Фаил, кунаклар күргәч:
– Ә-ә-ә, хуш килдегез, әйдә, түрдән узыгыз. Кәләш, сюрприз, дип җанны кытыклап куйган иде, менә нинди шәп икән ул, – дип куанып киткән булды.
– Әлфинур Мәүлетовна булам. Болар минем кызларым – Әүлия белән Мәүлия.
– Игезәкләрнең исемнәре матур икән. Уфаны күрергә килдегезме?
– Укырга керергә, – дип телгә килде оялчан кызларның берсе.
– Кайсы уку йортына?
– Әллә инде, сезгә ышанып килдек, кайда алып барсагыз, шунда.
Мондый әрсезлекне Рәмилә белән Фаил шаярту дип кабул иттеләр һәм бер-берсенә карашып, күз кысышкан булдылар.
Чәй эчеп алгач, хуҗалар бүлмәдәге бердәнбер караватка урын җәеп, кунакларны калдырдылар да, үзләре йокларга танышларына киттеләр. Ни хәл итәсең, сиңа күз төбәп килгән кешеләрне урамга чыгарып җибәреп булмый бит.
Иртән кайтып, эшкә җыенып йөргәндә, Әлфинур Мәүлетовна:
– Рәмилә балакаем, кайсы уку йортына алып барып кертсәң дә ризабыз. Редакциядә эшләгән кешенең танышлары күп була, – дип күзләрен мөлдерәтте.
Гади корректорның нинди танышы булсын, дип әйтсәң, дөрес аңламаслар дип, Фаиле үзе укып йөргән институтка алып барырга ризалашты. Таныш профессор белән сөйләшеп, Рәмилә аның өч томлык китабын тикшерергә, ә Фаил җәй буе бакчасын каравылларга килешеп, Әүлия белән Мәүлияне җиңел генә укырга керттеләр. Бу шатлыктан Фаил көн буе кунакларга башкала буйлап экскурсия оештырды. Рәмиләсе дә, эшеннән сорап китеп, кичкелеккә олы табын әзерләде.
Иртәгесен боларны озатыр өчен Рәмилә белән Фаил тагы укуын, эшен калдырды. Менә хушлашу вакыты килеп җитте. Кунак булгач, кунакча булсын дип, Фаил, эшләп йөргән кешедәй, билет алырга акчаны үзе бирде. Әлфинур Мәүлетовна уңайсызлангач, Рәмилә:
– Аның бернәрсәсе дә юк, алыгыз. Сез бит безнең кадерле кунакларыбыз, – дип хатынның аркасыннан сыйпады.
Шулвакыт Әлфинур Мәүлетовна, ике кызын ике ягына җитәкләп алып платформада китәргә җыенган бер автобуска йөгереп барып керде дә, күздән югалды. Хушлашу да юк. Җитмәсә, ул автобус бөтенләй икенче районга, бүтән якка булып чыкты.
– Ул районда сезнең туганнарыгыз барлыгын белми идем, – дип, Рәмилә сораулы карашын иренә төбәде.
– Дөресен әйткәндә, туган түгел, танышларыбыз да юк. Мин синекеләрдер дип уйлаган идем, – дип, Фаил аптырап калды...
Фото: mosregtoday.ru