1991-1996 елларда мин Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә укыдым. Һәр җомганың өченче пар дәресе физкультура иде. Я авылга кайтып кителә, я башка сәбәбе табыла — без, егетләр, бу дәресләргә бөтенләй йөрми башладык. Рәхәт! Ләкин “бер рәхәтнең бер кыены була” дип, юкка гына әйтмиләр шул. Шулай кышкы сессия килеп җитте. Физкультурадан зачет алырга кирәк. Алмасаң, стипендиясез калуың ихтимал, ахыр чиктә укудан “очу” куркынычы да юк түгел. Ни булса да булыр дип, зачет кенәгәсен тоттым да укытучыбыз янына киттем. Ә ул, (хәзер мәрхүм инде), бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп: “Куймыйм!”—диде. Нишләргә?
Бәхетемә, бүлмәгә спорт кафедрасы мөдире килеп керде. “Рим Мөнирович, Сезгә шахмат буенча университет чемпионатын үткәрү эше йөкләтелә. Тиз арада һәр факультеттан өчәр кешелек командалар туплап, бәйгене оештырыгыз”, — диде дә чыгып та китте.
Рим абзый, бер зачет кенәгәсен тотып, танау тартып торучы миңа, бер өстәлдә яткан күрсәтмәгә карады да кинәт: “Шахмат уйный беләсеңме?” — дип сорады.
Эчемә җылы кереп китте.
— Беләм, — мин әйтәм. — Яхшы уйныйм.
Монысы арттыруым инде, энекәштән башка беркем белән дә көч сынашканым булмады.
—Бик әйбәт. Университет чемпионатында катнашсаң, зачет кесәңдә, дип исәплә.
Мин шатланып ризалаштым. Бәйге көне килеп тә җитте. Катнашучыларның яртысы — спорт мастеры, иң начар уйнаганы да разрядка ия. Шахмат өстәле артына килеп утырдым. Беренче көндәшем бармак калынлык күзлек кигән, зур башлы, Бухенвальд тоткыны кебек ябык гәүдәле бер физик булып чыкты.
— Минем шахмат буенча икенче разрядым бар, — ди бу, үзенчә мактанып.
Мин дә төшеп калган малайлардан түгел, мәшһүр Остап Бендерны исемә төшереп:
— Мин дә гомеремдә икенче тапкыр шахмат уйныйм, — дип җавапладым.
Тегенең күзе маңгаена менде. Ул мине ун-унбиш минутта җиңде. Шуннан соң ярты сәгать эчендә тагы биш партияне оттырдым. Шунысы гаҗәп: соңгы партияне мин ничьяга тәмамладым. Әллә остарып җиттем, әллә көндәшем, минем язмышны кабатлап, бәйгегә ничарадан бичара килеп эләккән студент булып чыкты. Шулай итеп, ярты очко белән чемпионатта соңгы урын “яуладым”. Рим Мөнирович сүзендә торды. Башын чайкап, бер мизгел миңа карап торды да, сүзсез генә зачет куйды.
Шәхси архивтагы фотода: 1994 ел ахыры. БДУның 3нче тулай торагы, 212нче бүлмә. II курста армиягә китеп, без IV курста чакта кайтып кергән Айдар ГАЛИНны каршы алу мизгеле. Уртадагы өчәү – физкультура дәресеннән “прогул” ясаучы сабакташлар, татар-рус бүлеге студентлары Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, Айдар ГАЛИН, Илсур МАНСУРОВ. Уңнан беренче – журналистика бүлегендә укып, бер бүлмәдә яшәгән дустыбыз Әнвәр ӨМЕТБАЕВ. Сулдан беренче – Айдарның энесе Илдар ГАЛИН.