Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 гыйнвар 2022, 11:05

Резеда ШАКИРОВА. Бердәмлек. Хикәя-бикәя

Байназар бабаның бичәсе басымчак бәбитәкле Бәдерниса белән борчак-борчак бизәкле, бурлат билбаулы булдыклы балдызы Бәдгыя биредә бакор-бокыр ботка болгаталар...

Резеда ШАКИРОВА. Бердәмлек. Хикәя-бикәя
Резеда ШАКИРОВА. Бердәмлек. Хикәя-бикәя

Бүген бөркү. Бөркүлек булса да бабаем белән бергәләп болынга “Байтал” бия белән барырга булдык. Барышлый бахбайның борылмада бавыргалыгы бозылды. Бабаем:

– Булмаса, Барлас балам, Байназар белешемә барыйк! Бавыргалыкның баш-башларын бергәләп бәйләрбез. Булышлыклы белешем. Берсүзсез булышачак.

“Байтал” бия бавыргалык бәйләвеченең бозылуын белгәндәй “Берсеүәнбаш”ка борылды бит. Барабыз болай булгач. Белүемчә, “Берсеүәнбаш”тагы белешен бабаем борын-борыннан белә. Бара барышка баксам: белеше буйлы-буйлы бишмәтенә билбау буган, балакларын бөкләгән базык бабай, болдыр баскычларына басты:

– Бәрәкалла, Баймөхәммәт! Байтактан безгә бәрелмәдең, бик күптән булмадың. Бәрәкәт! Бәләкәч Барлас та бар! Берзаман биләүсәдәге берни белмәгән бот буе балакай, баксаң буйчан булып...

Байназар бабаның башлаганын бүлдереп, бәләкәйсетүенә, баласытуына бирешмичә, батырлана барып, бүртенде:

– Бабай, Барласмы бәләкәч!? Барлас – батыр! Барлас – бөркет!

Байназар бабай багышын балкытты:

– Беләм, балакай, беләм. Барлас – батыр!

Бабаемның белеше, беравыктан биянең бавын баблап бәйләде:

– Баймөхәммәт, бияң бәйгедә беренчелекне бирмәячәк! Бәллүр бит бәкәлләре! Беләсең бит, белешең – байтар! Белеп бетердем бүртәне, белеп бетерде-е-е-е-м, бәрфәраз!

Басынкы бабаем белешенә борыла бирде:

– Байназар белеш, “Байтал” беренчелекне бирмәячәген белмим. Бәйгедә беленер. Бүгенгә бәхәсләшмим.

– Бәй-й, Баймөхәммәт, болай битараф булма. “Байтал”га бәһа бирәм. “Байтал” бия – бәйгече!

Байназар бабакай биянең бавыргалыгын баштанаяк барлап, болдырдагы бодайлы бидрәне бөгелеп “Байтал”га бушатты. Бия, башын боргалап, бодайга борынын батырды. Бабай, буйчалы бишмәт билбавын бәйли-бәйли, баскыч буена барды:

– Баксана! Барлас батырыма-бөркетемә бүләгем бар бит. Бүләгемне биримче!

Бүләк – басмаханәдә басылган, бостон бәрхеттән “Бердәмлек” басмасы булды. Бүләкне биргәндә бабакаем белән Байназар бабай бердәм “бисмилла”ны билфаразладылар. Бабаемның белеше:

– Бәхетле бул, балам! Бабаең белән бергәлек-бердәмлек бездә, Барлас! Бүләк-басмадагыча бердәмлек!

Бабаем белән “Берлек” билгеләгән болындабыз. Болынчылар буй-буй булганнарын берәмлекләп барлыйлар, бергәләп богыл булдыралар. Бүсмиләр. Бабаем бишкуллап богылчыларга беләвен биреп, бастырмалыклар, бүкән-бүрәнә башларын баеклавын башлады. Башта бау-баскычларын башлап бирде. Байназар бабаның бичәсе басымчак, бәбитәкле Бәдерниса белән борчак-борчак бизәкле, бурлат билбаулы, булдыклы балдызы Бәдгыя биредә бакор-бокыр ботка болгаталар. Бәхәссез, борчылалар. Без, балалар, бишәүләшеп болынлыктабыз. Башта бергәләп “Бердәмлек”не барладык. Басмада башкорт, белорус, башка балаларның бәйнәлмиләл бердәмлеген, бердәм булуларын бизәкче бизәкләвеннән белдек. Бераздан бергә бармакларны бөгә барышны “бер – бирмеш..., бер – бирмәк..., баш бармак...”ны башкардык. Бигрәк тә Бәдгыяның бәләкәй, бармак буе Бәриясе беренчелекне бирмәскә булды. Беркатлы, басынкы Билал бәхәсләшмәде. Без белдек: бармак бөгештә беренче булып барса да баш бирмәүче Бәрияне батырмады. Бәрия бәләкәч булганга батыр булды. Барыбер Барый беренчелекне болай белдерде:

– Билал, Бәрия батыр булу бәрабәренә бердәйләр. Бәрия – бәләкәч батыр булса, Билал – беренчел батыр! Бердәм булу, беләсездер, батырлык!

Берзаман болынлыкта бастургайның, бүдәнә-бытбылдыкның бытылдавы башланды. Барыбызның да башында бызылдау. “Байтал”ым бәргәләнә башлады. Борылсам: бахыр бахбаем бөтенләй бөрешеп беткән. Биямне бөгәлчән баскан бит. Биредә баланлык барлыгын беләм. “Байтал”ымны биниһая баланлыкка бордым. Байназар бабай “Берсеүәнбаш”та булганда бәләкәйләтте бәләкәйләтүен, болай бахбаемның бөят бавын бушатыбрак бәйләрлек буем бар барлыкка. Бушатыбрак бәйләп, башка балаларга барырга булдым. Баксам, Барый, Бәрия, Билал, Байгали булышырга биредәләр. Бәс, без – бердәмбез! Баймөхәммәт белән Байназар бабайларымдай, болынчылардай, бүләк-басмадагы балалардай барыбыз бергә. Бездә – бердәмлек!

Уфа шәһәре.

Автор стиле сакланды.

Резеда ШАКИРОВА. Бердәмлек. Хикәя-бикәя
Резеда ШАКИРОВА. Бердәмлек. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: