Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 гыйнвар 2022, 20:21

КҮЧМӘ ТАВЫКЛАР

Суыклар башланыр алдыннан күршем тавыклары җылы якка очмасын дип миннән суйдырырга булды.

КҮЧМӘ ТАВЫКЛАР
КҮЧМӘ ТАВЫКЛАР

Тавыкларның кошчылык фабрикасындагы тормышы – тормыш түгел инде ул. Мин аны төрмә белән чагыштырыр идем. Ә шәхси хуҗалыктагы кош-корт тулы иректә. Рәхәтләнеп чабышалар, тибенәләр. “Төрмәдә” үсеп йомырка салыр вакытлары җиткән яшь тавыклар алдык. Араларында бер әтәч тә бар. Анысы әле үз эшен башкарып бармый, киресенчә, тавыклар үзен куып йөртә. Тавык кызлары да иртәрәк өлгерә икән. Шуларны уйлап күзәтеп торганда шәһәрдәге фатирын безнең күрше йортка алыштырып кайткан марҗа хатынының тавышы ишетелде:

– Тавыкларың минем участокка кермәсләрме соң?

– Бер дә әйтә алмыйм шул, – дигән булдым, аның соравына бераз ачу килеп.

– Ничек әйтә алмыйсың?!

– Гади тавыклар булса әйтер идем, болар бит күчмә тавыклар.

– Андый тавыклар да буламыни?

– Болар оча торган – күчмә дигән токым, койма аша сезгә очып кереп, бөҗәкләр чүпләп, кире очып чыгулары мөмкин. Бу токым тавыклар көзгә чаклы монда яшиләр, йомырка салалар, аннан җылы якка оча торган кошлар кебек, кыш чыгарга очып китәләр. Болар мәшәкатьсезрәк, кышын ашатып торасы юк. Язын кире әйләнеп кайталар, менә минекеләр барысы да исән-сау язын кайтып төштеләр. Син дә алып җибәр, – дип рәхәтләнеп күрше хатынның колагына токмач элдем. Аның мине тиргәргә дип ачылган авызы бик тиз ябылды.

Ышанган күрше, берничә көннән якындагы кошчылык фабрикасына барып күчмә тавыклар сораган. Башта барсы да көлеп җибәргәннәр, азак сатып алучыны буш җибәрергә ярамаганлыгын аңлап:

– Инкубатор тавыклары утырмыйлар инде, күчмә булырга тиеш, – дип, биреп җибәргәннәр. Алып кайткач, ул аларны элекке хуҗадан калган такта сарайда асрады. Тик бер бәла, әтәч алмаган икән. Безнеке күрше тавыкларына бик кызыксынып карый башлагач, аларның тавыклары безнең киртә янына җыелып кызыгып торуларын күргәч, теге хатынга кош-кортларның җенси мөнәсәбәтләре турында сөйләргә туры килде. Әтәчне арендага бирә башладым, ул ике фронтка эшли башлады. Суыклар башланыр алдыннан күршем тавыклары җылы якка очмасын дип миннән суйдырырга булды. Мин аларны шәригать кануннары буенча кыйблага каратып, бисмилла әйтеп, хәләл ризык булсын дип, Аллага тапшырдым. Көз җиткәч тавыкларымны күршегә күрсәтми генә суеп, туңдыргычка тутырып куйдым. Очып киттеләр дип алдармын инде.

 


Әлиф ГАЛИМОВ,

Уфа районы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: