Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 гыйнвар 2022, 09:00

Гөлназ ГАФАРОВА. Башны бәргәч. Хикәя-бикәя

Бантик беркеттем башыма, Бигудилар бөтердем, Бармак буе "бәрәңге"сен Бәлзәм белән бетердем...

Гөлназ ГАФАРОВА. Башны бәргәч. Хикәя-бикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Башны бәргәч. Хикәя-бикәя

Бүрәнәгә башны бәрдем,

Бөтерелде башлыгым.

Бии-бии барганыем,

Бәлтерәдем, басылдым.

 

Башымны бинтлап бәйләдем,

Белдермәдем беркемгә,

Бәдри бабай белде бары,

Борчылды бәрелгәнгә:

 

"Бәрелгәннән берни булмас,

Балам, булса бисмиллаң!

Башыңдагы “бәрәңгесе”

Бетәчәк бәхетеңнән".

 

Бәрелгәчтән, баш бутала,

Берни белән булышма,

Бик боексаң, бакчага бак,

Бәсле ботаклар башка!

 

Башкорт балы бәрәкәтле,

Булдыралсаң, бөк, балам!

Бәрәңгесен, бәлешен бөк,

Базда бар баллы балан.

 

Боларны бабай белдергәч,

Бәртәскә булды бармак,

Базыкай балыкка бик бай,

Бөгелсен бары бармак.

 

Бабам Базыга барганчы

Булсын бездә бәйрәмчә,

Боламык болгаттым быз-быз,

Белен бөктем белгәнчә.

 

Булкаларны бүлгәләдем,

Банкаларда бишмармак,

Боткага балкашык булды,

Букчада байлык байтак!

 

Бозваткыч-борау, балтасын

Биштәренә барлады,

Бабай бүреген батырды,

Бишмәт бавын бәйләде.

 

Биле бөгелми бабайның,

Барыбер бит бирешми,

Битен бозмый бервакытны,

Борчылуын белгертми.

 

Бабамдай батыр булырга!

Башны бөгеп бүселмәм!

Бинтны баштан бөтереп бәрдем,

Башкача бер бәрелмәм.

 

Бантик беркеттем башыма,

Бигудилар бөтердем,

Бармак буе "бәрәңге"сен

Бәлзәм белән бетердем.

 

Биегез, бөтерелегез,

Башыгызны бәрмәгез!

Бәрсәгез, бик борчылмагыз,

Бантик белән бәйләгез!

 

 

Гөлназ ГАФАРОВА. Башны бәргәч. Хикәя-бикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. Башны бәргәч. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: