Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 гыйнвар 2022, 23:51

Рәүф ХӘКИМ. Әмәлен тапты

Белә иде Гайнислам абзый өйнең кайсыдыр бер затлы почмагында җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирүче шайтан суы яшеренеп ятканын.

Рәүф ХӘКИМ. Әмәлен тапты
Рәүф ХӘКИМ. Әмәлен тапты

Шуңа да Фәрхиясе биләмгә чыгып китү белән карт “эзтабар” җан-фәрман эшкә кереште. Карчыгының “иң серле, иң яшерен” урыннарын кат-кат карап-капшап чыкты ул. Тик эзләгәнен таба алмады.

– Вәт Саламандра, яшергәч тә яшергән, әй! – дип, Шолоховның Щукарь картына охшатып, карчыгын телевизордагы рекламалардан ишеткән сүзләр белән сүкте-сүкте дә йортка чыкты.

Шикле урыннарны эзләп, карашы белән тирә-якны айкады. Игътибарын бакчадагы куе яфракка төренгән кара карлыган куаклары җәлеп итте.

– Шуларның астына тыкмады микән – булыр, булыр ул Эфиралганнан! – дип сөйләнә-сөйләнә бакчага ашыкты.

Капшый торгач, берсенең төбендә кулы пыяла савытка төртелде.

– Ну, Албайс, ну Либра! – Кая яшерә белгән бит! – дип карчыгының яшерү сәләтенә соклана-соклана бер чирек көмешкәне тартып та чыгарды.

Җаен белеп кенә, бик чамалап, карчыгына сиздермәскә тырышып кына эчкәч, ике атнага җитте “сәмигулла’’. Күңелле яшәде ул көннәрдә Гайнислам, елмаеп, җырлап кына йөрде. Тик рәхәт нәрсә озакка бармый шул. Чирекнең төбе күренгәч,”карчыгасы” алдында җавап тотасы да исенә төште.

– Теге минтун белеп калса, Орбит ясый инде миннән, –

дип булачак җәзадан котылу чарасын эзли башлады.

Уйлый торгач, тапты бит әй җаен! Чиреккә яртылаш су салды да, бакчага өч-дүрт тавыкны куып кертте. Карчыгы өйдән чыгуга, “ахмалла”га төшеп, йодрык хәтлерәк ташлар ыргыта-ыргыта бакчадан ”тавык куып” ята иде инде. Үзе ничек тә теге карлыган төбендәге чиреккә тидерергә тырыша. Карчыгы авыз ачарга да өлгермәде, бакча ягыннан ”чылтырт” иткән тавыш ишетелде. Фәрхиясе шунда гына яшергән савытын исенә төшереп, чәрелдәп җибәрде;

– Вәт, карт юләр, вәт, тинтәк – соң таш белән тавык куалармыни, ә башына тидерсәң! Бар, югал күземнән! – дип тиргәнә-тиргәнә бакчага кереп китте.

Гайнислам мыек астыннан гына елмаеп өйгә таба атлады. Теләгенә ирешкән, тидерәсе әйберенә тидергән иде инде ул: тавыклар өчен тиргәсәләр дә, чиректәге көмешкә өчен җавап бирүдән котылды, әмәлен тапты, әтнәке...

 


Фото: funik.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: