Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 гыйнвар 2022, 17:23

Әфидә ГЫЙЛЬВАНОВА. Батырлар бәйгесе. Хикәя-бикәя

Бәйге батыры, берсүзсез, Булат булды. Балалар букет, бүләкләр бирделәр...

Әфидә ГЫЙЛЬВАНОВА. Батырлар бәйгесе. Хикәя-бикәя
Әфидә ГЫЙЛЬВАНОВА. Батырлар бәйгесе. Хикәя-бикәя

Бүген Баймакта батырлар бәйгесе була. Булат батырлар бәйгесендә булганы булмады – беренчегә. Бу бәйгедә батырларның батырлары булачак бит. Безнең Булат бик батыр. Беренче булачак!

 Бәйге бәйрәмчә башланды. Балаларда букетлар, бүләкләрне балалар бирәчәк. Булат бу бәйгене беренче булып башлый. Башкалар барысы бертигез бугай. Булат беренчелекне башкаларга бирми, бәйгене башлаучы булгач, башкаларга бирешмәскә.

Бәйге бит! Башкалар бертигезрәк булдылар.

Бәйге батыры, берсүзсез, Булат булды. Балалар букет, бүләкләр бирделәр. Булатның Байрас бабасы бу бәйгедә булды. Борынгы бәйгеләрдә бабасы беренчелекне беркемгә бирмәгән: бәйге батыры булган. Булатка бүләк биргәч, баш бармагын болгап, Булатка бәһа бирде. Батырлык билгесен Булатка бәйгенең баш белгече бирде. Бәйгечеләрнең барысы бүләкле булды.

Батырлар бәйгесе бәйрәмчә башланды, бәйрәмчә бетте. Бәйге – бердәмлек билгесе. Бергәләшеп, банкетта булдылар.

Чакмагыш авылы.

Әфидә ГЫЙЛЬВАНОВА. Батырлар бәйгесе. Хикәя-бикәя
Әфидә ГЫЙЛЬВАНОВА. Батырлар бәйгесе. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: