Безнең бакча башыннан Бура-Киртәгә баручы бормалы басма башлана. Бу басманың баш башында бизәкле берәр багана бар. Баганаларның башы биектәге болытлар белән буталган, буенда борынгы бизәкләр. Бу буяулы бизәкләрне Билалов Булатның бабасы Бәдертдинов Бари булдырган. Башлы, булган Бари бар булмышы белән буяучы-рәссам буларак беренче. Балаларына бу булганлык бик бирелмәгән. Бары бәләкәй Булат баштанаяк буялып, бозып-сызып, басма бормаларын бизәкләргә булдыра.
Булатның Бари бабасы баш баштагы бизәкле баганаларны болай бәянли:
– Бермәлне, без бәләкәй булганда, Батулла бабам белән Бура-Киртәгә бабайның балдызына барырга булдык. Басынкы башкорт бичәсе Бибинур Бари бабамның бабасы Батуллага: “Багалмам, Былбылнисаны барла. Бирнә булдырганда бармагы бирчәйгән, баш бармагын баллы бинт белән бәйләсен. Бәйләве бушамасын. Бадъян белән балны бирерсең, бозылмасын. Баҗаң бал башлар, башбаштаклык булмасын, балдызыңа бакырмасын. Балдызың белсен – булнискә барыр булса, Бари булышыр, бәләкәй Бикәсылуны болында буйлатыр-уйнатыр. Бәләкәч башына бөрмәле бөркәнчеген бәйләсен”.
Бари быжгаклый: “Безнең белән булгач, бәләкәч Бикәсылу басу, болыннарны буйлар...”
Болай булгач, Бура-Киртәгә барырга да бит, Бишмунча буасы буеннан буена басмасыз. Байтал белән бормалап Бишмунча башыннан барсаң, баш бетә, Былбылнисаның бармагы болай гына бөтәймәс.
Барырга башка басма булмагач, бабай буралыктан бүрәнәләрне буйлап, бушлай басма булдырды.
– Баш-башындагысын бөркет билгесе белән бизә, балам, булдырасың бит. Безнең бакча башында бизәп, буыннан-буынга барыр. Бишмунча буасында балкыр, бүдәнәле, бытбылдыклы болынга барырга бүлемле, бөркет бизәкле басма булыр.
Булатның бабасы, быткыч булса да, бик булган бит. Буынтыклы бирчәйгән бармаклы, бөкре бәдәнле булса да, барысын булдыра. Багучы, балчы. Байталга бөятләр, бөгәлҗә булдыра, бәләкләр, баганалар буйлый. Башы бар – бутамый. Буй-сынында бумази борынгы бишмәт, башында бәясез бәрхет бүрек. Башканы белми.
Булат белә: бабасының бавыры борчый, бүсере бар. Бала бәгыре бик борчыла.
Бәхәссез, болай булгач, бакча башындагы бизәкле басма баганаларына буягыч белән буын-нәселне барлап бару – бәләкәй Булатның бурычы.
Татарстан,
Яр Чаллы шәһәре.