Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 гыйнвар 2022, 10:28

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Балыкка бару. Хикәя-бикәя

Бүген балыкчылар бәйрәме. Без Байрас баҗа белән бу бәйрәмгә барырга булдык. Борай буенда балыкка бай бер буа бар. Без баҗа белән бу буага баргалыйбыз.Буа буенда бихисап балыкчы! Балыкка беренче баруларыдыр: баткаклыкта балык булмаганын белмиләр болар. Без баҗа белән бергә бастык. Белгәннәребезне бытылдадык: "Балык булсын! Буа, безгә балык бир!"

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Балыкка бару. Хикәя-бикәя
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Балыкка бару. Хикәя-бикәя

Бүген балыкчылар бәйрәме. Без Байрас баҗа белән бу бәйрәмгә барырга булдык. Борай буенда балыкка бай бер буа бар. Без баҗа белән бу буага баргалыйбыз.
Без беренчеләрдән булмадык, болай булгач. Буа буенда бихисап балыкчы! Бәрдәследән, Бикмәттән, Борайдан барлар. Бөтенләй белмәгәннәре бар. Берәүләре басмага басканнар, берәүләре буа буенда булашалар, берәүләре, балакларын бөкләп, баткаклыкка басканнар. Балыкка беренче баруларыдыр: баткаклыкта балык булмаганын белмиләр болар. Без баҗа белән бергә бастык. Белгәннәребезне бытылдадык: "Балык булсын! Буа, безгә балык бир!" Болай безгә балык булса булсын, булмаса булмасын... Баҗа белән бергәләшеп бәйрәмдә булу — бәхет. Багажда байлык. Баҗаның букчасындагы балдызның балан бәлешен, банкадагы балыкны, бананны бәрдердек, бутылкадагы бал балын, балыкчылар бәйрәменә багышлап, бушаттык. Буш бутылканы баткаклыкка батырдык. Балдыз белмәсен. Бичәләрне беләсез — бәйләнерләр.
Бераздан балыкларны барлау башланды. Берәүнең — бер балык, берәүнеке — бер бидон, бергәрәк булганнарның — бер бидрә. Безнең баҗа белән берникадәр бәләкәчрәк балыклар. Булсын! Балык булгач, барыбер!
Бәһаны балык башыннан биргәч, беренчелек безгә булды.
Баҗа болай басынкы, батыраеп, башламасынмы: "Без беренче булгач, бүләге бардыр, балыклата бирегез!"  Бернәрсә бирмәделәр, битәрләделәр, безне бөтенләй бетерделәр. Без бик боекмадык. Барысын багажга барлап, Борайга борылдык.
Бераз берсүзсез бардык. Баҗа башлады. Балыкчының бер балык башы: балык белән башлыйбыз, балык белән бетерәбез. Баҗаларга бераз барасы бар. Бәй, баҗа базарга борылды. Безнең бәхеткә, базар бикләнмәгән. Балык будкасында балык бихисап. Бәясе бар барын. Базарныкы буш булмас бит. Буаныкы бушка. Бик бәләкәчләр булды. Балдызга булдыклы балыкчылар булуыбызны белдерәсе бар бит. Базар балыкларын барлап, букчага бушаттык. Бүген безгә бәйрәмнең бәйрәме булды. Бәйгедәге беренчелек безнеке. Букчада балык бар. Бәхеттән балкып, баҗаларның бусагасына басабыз.
Баҗаның бичәсе — бичәм белән бертуганнар. Балдыз булдыклырак. Бәлеше булыр. Бәлки, бутылкасы бардыр. Булмый булмас. Бүген бәйрәм бит. Балыкчылар бәйрәме!
Без — булдыклы балыкчылар! Без баҗа белән барысын булдырабыз

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Балыкка бару. Хикәя-бикәя
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Балыкка бару. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: