Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 гыйнвар 2022, 17:23

Язилә ГАЛЛӘМОВА. "Бүләк" бүлекчәсендә. Хикәя-бикәя

Бәрәңге белән бүтәкәдән бөрелгән бәлеш Баниянең бәһасын бик биегәйтте. Бания бәлешне Булат, Бәкер, Бану, Бибисара, Бәһиҗәгә бүлеп бирде. Болар бәлешне "бәрделәр".

Язилә ГАЛЛӘМОВА. "Бүләк" бүлекчәсендә. Хикәя-бикәя
Язилә ГАЛЛӘМОВА. "Бүләк" бүлекчәсендә. Хикәя-бикәя

Бүген "Бүләк" бүлекчәсендә бәлеш бөргәннәр. Баниянең бу бәлеше бик бәрәкәтле булды. Бәрәңге белән бүтәкәдән бөрелгән бәлеш Баниянең бәһасын бик биегәйтте. Бания бәлешне Булат, Бәкер, Бану, Бибисара, Бәһиҗәгә бүлеп бирде. Болар бәлешне "бәрделәр". Бәлешнең борычлырак булуы боларны бөтенләй борчымады. Бер-берсе белән булыша-булыша, бәлешне "бөкләделәр". Бәрәңгесен бүлештеләр. Быел бакчаларда, басуларда бәрәңге бик булмады. Бәлеш беткәч, барысы да Банияне бәпләделәр.
Бәкер, басып, бүлекчәдәге бәрәңге базы буенча борчуларын бүлеште:
— Башта базның баганаларын буярга! Буягач, базның бөркүлеген бетерергә! Бөркү базда бәрәңге бөрешә. Бөрешкән бәрәңге бирешә. Бәрәңге бөтенләй бетә.
Бәкер, "Бүләк" бүлекчәсендәге бәрәңге базы буенча белдерүләрен бетергәч, Булат бодай басуына багышланган бәянын болай башлады:
— "Бүләк" бүлекчәсенең бодай басуында булганыгыз бардыр, бәгырькәйләрем. Булса, бодай башакларының бер-берсенә бәрелеп бытылдауларын беләсездер. Бу — башакларның булуларын безгә белдерүләре. Башаклар бәргәләнүе бәгырьне бөтерә. Безгә бөтен барлыкны бодай басуына бирергә! Багышларга! Басу батырлары бар булмышлары белән бодай басуына басачак. Базарда бодайга бәяне беләсез! Бодай бөртекләре бәрәкәтле булсын! Бу бәхәссез!
Бану, Бибисара, Бәһиҗә, Бания, Бәкер белән Булатның "Бүләк" бүлекчәсе бурычларын бәянләүләренә берсүзсез буйсындылар. Башкача булмый! Бәкер белән Булат -- бүлекчә башлыклары бит. "Бүләк" бөркетләре!
Баниянең бүтәкәле, бәрәңгеле бәлеше бәхет бәлешедәй булды. Барысының битләрендә бәхет балкыды...

Татарстан, Актаныш районы.

 
Язилә ГАЛЛӘМОВА. "Бүләк" бүлекчәсендә. Хикәя-бикәя
Язилә ГАЛЛӘМОВА. "Бүләк" бүлекчәсендә. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: