Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
24 гыйнвар 2022, 22:15

Сания ШӘРИПОВА. Больнис баласы Булат. Хикәя-бикәя

Баланың бармаклары бишкә бөкләнгән. Болай булгач, байлыкны башкалар белән бүлешмәячәге беленде бит.

Сания ШӘРИПОВА. Больнис баласы Булат. Хикәя-бикәя
Сания ШӘРИПОВА. Больнис баласы Булат. Хикәя-бикәя

Багарлык байлыгың байтак булса, безнең Башкортстанның Бүздәк больницасында бәләкәй бәбәйләрнең бушка биреләчәге бәянләнгән белдерү басылган. Белдерү буенча бүген бирмәкчеләр. Барлык бәндәләрнең бәләкәчләре булмагандай, Бәдри белән Бибисара баласызлар. Больниска бардылар.

Булырдайның бугыннан билгеле. Бала бур булмас. Бәләкәй бәбәй башлы булмакчы. Баланың бармаклары бишкә бөкләнгән. Болай булгач, байлыкны башкалар белән бүлешмәячәге беленде бит. Билендә бармак башыдай билгесе бар. Бу билге бабалары буынында борыннан бирле булганын бөтенесе белә. Бәләкәй Булат буталдыра-буталдыра Бәдри белән Бибисараның башын бөтенләй бетергән. Буш баш белән берни булдырып булмый.

Бала – бәгырь ите. Баланы бөкерерәк бабалары башкаларга бирми, башлап багарга булды. Бәләкәй бәбәйгә бабасы балыкчы Бикмулла, бау бәйләп, бишек барлады.

‒ Бәү-бәү-бәү, бәвен базарына бар. Барысына башлык бул. Бер булмаса, барабанчымы, боргычымы бул. Булдыклы булып, барын булдырсын безнең буын. Бу ‒ буыныбызның бурычы.

Бармакларны бөгә-бөгә барласаң, бәхетле балачакка быел биш былтыр булган бугай. Буласы булган, буявы буялган.

Булатның бабасы балыкчы Бикмулла, Бәдри белән Бибисара байтактан бакыйлыкта.

Бала Булат бүген батыр, баһадир. Буе багана буе, бүре бавырын ботарларлык балалары бар.

Булат башлык, боргычы, барабанчы булмады. Берсенә буйсынмый, бал бизнесы белән булаша. Белсәгез, бал ‒ байлык. Базарда бәясе байтак. Бик баеды, башлыкларга баш булды. Башындагы бүреге бурсыктан, ботинкалары боярларныкыдай бүз буяулы, бөгелмәле. Булдыклы балалары булышалар бит. Бөтенесе байларча. Балаларының бирнәле бичәләренең бизнесы ‒ бөдрәханәдә башны буяуга буяштыргалап, бет-бөрчәләрне бетерү. Балаларының бизнесын беркем белеп бетерми, балыкчы Бикмулла бабалары биргән бозлы бәкедән башка барысы башкалада. Байлыклары буа буарлык, бизмәннәр белән билгеләнми. Бер букчасыннан байтагын белешләре белән бүлешәләр, больниска бирәләр. Бетми.

Фото: Сания ШӘРИПОВАның социаль челтәрдәге битеннән.

Сания ШӘРИПОВА. Больнис баласы Булат. Хикәя-бикәя
Сания ШӘРИПОВА. Больнис баласы Булат. Хикәя-бикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: