Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 гыйнвар 2022, 15:25

Рәсимә ЗАРИПОВА. Барый бабай булышчылары. Хикәя-бикәя

Быел «бабулясы» Бибинур белән бәхетсезлек булып, Бөгелмә булнисендә бөтенләйгә бәхилләшкәннән бирле, Барый бабай бик бетеренде, бик борчылды. Бибинурына бәетләр багышлый башлады.

Рәсимә ЗАРИПОВА. Барый бабай булышчылары. Хикәя-бикәя
Рәсимә ЗАРИПОВА. Барый бабай булышчылары. Хикәя-бикәя

Барый бабай бөтен барлыгы белән бик булган, Богадыда бер бабай булды. Буралар бурады, бал белән булашты. Бар булганын, бакчасында барын –  бәрәнгесен, балын «Бөркеткәй» балалар бакчасындагы балаларга биреп барды, бертуганы Бикә белән бүлеште. Балаларга Барый бабай «Бал бабай» булды. Барый бабайның, «Бал бабай» булуы бик борынгы бабаларының Биҗады буендагы болынлыкларны биләп, буалар буып, буралар бурап Богадыда биләмәләр булдырып, бал белән булышуларыннан бирле билгеле.

Быел «бабулясы» Бибинур белән бәхетсезлек булып, Бөгелмә булнисендә бөтенләйгә бәхилләшкәннән бирле, Барый бабай бик бетеренде, бик борчылды. Бибинурына бәетләр багышлый башлады. Бердәнбер балалары Байбулат, белеме буенча Барнаулга бухалтер булып билгеләнгәч, берьялгызы булмаска Богадыдагы биләмәсендә бозаулары, бәрәннәре булганлыктан, бүтән булышчылары булмагач, бертуганы Бикә белән берләшеп, бар булганын Бикәнең балалары Бәрия белән Булатка багышларга булды. Бәрия белән Булат –  бик булдыклы балалар. Булаты быел бишенчене бетергән, Бәрия беренчегә бармакчы була. Барый бабаларына бозауларны бәйләшергә, бәрәннәренә бәрәңге, башак болгатып бирергә, бәрәңге бакчасындагы билчәннәрне бәргеч белән бәргәләргә – барысына берсүзсез булышалар. Бакчадан бушаганда, Барый бабалары белән Биҗадыга балыка баргалыйлар. Бал бүчкәләрен буяшырга, билләрендә бүсере булганнарга, буыннары бирчәйгәннәргә Барый бабайлары бал белән буяп бәйләвеч бәйләгәндә булышырга – барысын булдыралар.

Беркөн Барый бабалары Бакалы базарына буралык бүрәнәләр белешергә бармакчы булды, Бакалыдагы баҗасы Бориска – бәләкәйрәк бүчкә бал, Бибҗанына берәр бәһалерәк бүләк бирергә булып, балаларына бозауларны Биҗады буендагы болынлыкка бәйләргә, бәрәннәргә башак болгатырга, бытбылдыкларына бодай бөртекләре бирергә боерды. Бәрия бәләкәйрәк булганлыктан, Булат берүзе бер бозауны болындагы баганага бау белән бәйләгәнче, биләмәдәгесе берьялгызы булгангамы, бәргәләнеп, башы белән бауга буталып буыла башлады. Бозауның буылганын, бөтерелгәнен Бәрия белеп, бавын бушатмакчы булды, булдыралмады, Булатка бакырды. Бәхетләренә Бикә биләмәдә булып, бозауны баудан бушатырга булышты. Балалар бик борчылгач, Бикә Барый бабайга бозау белән бәхетсезлек булганны белгертмәскә булды.

Барый бабай Бакалы базарына баҗасы Борис белән барып бүрәнәләр белеште, Бибҗанга бүләкләрен бирде. Бертуганы Бикә барында берьялгызы булмавын, Бикәнең балалары – «Бәрия, Булат булышчылары» белән, бик бәхетле булуын белдерде. Бибҗан Бикәнең балаларына бүләккә бәлеш бүлемнәре, бавырсак, бияләйләр бирде.
Барый бабай бик бәхетле булган булып, Богадыдагы биләмәсенә бүрәнәләрне бушаткач, бахбаен болынлыкка бәйләп, бозауларны, бәрәннәрне барлап Булат белән Бәриягә бүләкләрен бирде. Бүләктән бигрәк, биргән боерыгы Барый бабайча булган. Барый бабай балалар белән бергә булуына, балалар Барый бабай белән булганга бик бәхетле бүген, бик бәхетле!

Фото: Рәсимә Зарипованың «ВКонтакте» сәхифәсеннән.

Рәсимә ЗАРИПОВА. Барый бабай булышчылары. Хикәя-бикәя
Рәсимә ЗАРИПОВА. Барый бабай булышчылары. Хикәя-бикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: