Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
21 гыйнвар 2022, 13:07

Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Балбабай. Хикәя-бикәя

Борма-борма борылыш бар, Байлыкларга барганчы. Бакалының балбабае, Балларыңны барлачы!

Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Балбабай. Хикәя-бикәя
Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Балбабай. Хикәя-бикәя

Безнең Бакалыда бер кешегә дә баш бирмәс, булдыклы, бик бай, бар булмышын балчылыкка багышлаган Бари бабай бар.  Балы бик бәрәкәтле була. Белеүмчә, бәндәләр дә бабайны бәһалый.

Бабай Бибиасмәсе белән биш бала бакканнар. Берсеннән-берсе булдыклы багалмалары, биш бөртекләре – Бәйнә, Бану, Баязит, Банат, Бикә.

Бал белән булышып, бабай  балбабай, бай бабай була. Байлыгын балаларына да бераз бүлә. Булышмасаң булмый бит, битәрләрләр.

Балларын банкаларга бүлгәли дә балаларына бирә. Белмим, бертигез бүлеп бетермиме – бәхәсләшәләр, буталышалар. Бабай билгесезлектән бәлтери, бөрешә бичара.

Белмәссең бу бала-чаганы!

Баллары бетүгә бабай боега, борчыла башлый. Бәй борчылмаска, байлык бетә бит быелга.

Бабай, бабай! Байлык бетсен, баш бәләсе бирмәсен! Балаларың, бичәң Бибиәсма бергәлектә-бердәмлектә бәхетле булыгыз!

Борма-борма борылыш бар,

Байлыкларга барганчы.

Бакалының балбабае,

Балларыңны барлачы!

Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Балбабай. Хикәя-бикәя
Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Балбабай. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: