Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
18 гыйнвар 2022, 10:12

Нәзифә ӘХМӘДИЕВА. Бетле бозау бəете

Бозау бу беткə бакырган, бетен бетерергə булып башын болгый башлаган, бəлəкəч бет бирешмəгəн.

Нәзифә ӘХМӘДИЕВА. Бетле бозау бəете
Нәзифә ӘХМӘДИЕВА. Бетле бозау бəете

Бу бəлəкəй бəрелеш болын буендагы Бəкер буасында булган.

Бер балыклы буа буенда, багана буена бастырып бозау бəйлəгəннəр. Буада берүзе бəхетсез, бик башлы, батыр балык булган.

Быел бөркү болытсыз булудан, бозау бетлəгəн. Бер бəлəкəй, бəйлəнчек бет, бозауның башына бəйлəнгəн. Бөтенләйгә бу бозау башында булырга булып, бет борын-борыннан булган бабайларының байлыкларын бозау башына бушаткан.

Бозау бу беткə бакырган, бетен бетерергə булып башын болгый башлаган, бəлəкəч бет бирешмəгəн.

Бозау бавын бушатып, буага башын батырган, боргаланган-боргаланган – буа болганган.

Берсүзсез, балык буадан башын бозауга борган. Батыр балык буасының болгануына борчылып, бөтенләй бетеренгəн. Балык буаны бетле бозаудан былчыратмаска булышкан. Бераздан балык белəн бозау бер-берсенә бəрешə башлаганнар.

Балык булыр-булмас башы белəн бозауга бəргəн. Бу бəрүдəн бозау башындагы бет, балыкка бəрелеп, буага былт-былт баткан.

Бичара бетнең буага батуына борчылып,  бакалар бакылдашканнар. Батыр балык белəн бетле бозау бəрелешен беренче Борхан белəн Барый балыкка барганда басмадан басып бакканнар. Балык бəргəлəнеп бигрəк бетеренгəн, бозау бете беткəч басынкыланган.

Борхан белəн Барый бу бəрелешне бəйнə-бəйнə барысы белəн бүлештелəр.

Бу бəхəснең болай бетүе белəн бозау бик бəхетле. Буа буендагы бу бəрелеш Борхан белəн Барыйның башында бəет булып беректе.

 

Мин, Әхмәдиева Нәзимә Фатих кызы, 1962 елда Башкортстан Республикасының Шаран районы Күгәрчен-Бүләк авылында дөньяга килгәнмен.

Башта үземнең туган авылымда сигезьеллык мәктәпне, Туймазы шәһәренең 1 нче санлы интернат мәктәбен тәмамладым. Аннары Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга кердем.

1984 елдан бирле Шаран районының Чалмалы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Дүрмән авылында яшим.

2008 нчы елда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә катнашып финалга чыктым, “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек булдым.

Хикәя-бикәяләр язарга бик яратам. Язылганнары “Тулпар” журналында басылып тора.

Нәзифә ӘХМӘДИЕВА. Бетле бозау бəете
Нәзифә ӘХМӘДИЕВА. Бетле бозау бəете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: