Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 гыйнвар 2022, 15:34

Юлай НИЗАЕВ. Балетта. Хикәя-бикәя

Беркөнне болар бөтенесе “Балдак белән беләзек” балетына бардылар. Балетмейстер Бәширә Бәдриева булдырган: балериналар балкый. Берсе бөп-бөдрә!

Юлай НИЗАЕВ.  Балетта. Хикәя-бикәя
Юлай НИЗАЕВ. Балетта. Хикәя-бикәя

Булат Бәдриев – булдыклы, булмаганны булдыра, булганны балкытырдай бутафорчы. Бәширә Бәдриева – балетмейстер.

Бәдретдин белән Булат – баҗалар. Бәдредтин базарчы булса, Байрас, Бәширәнең биатасы  – бизәүче-бакырчы.

Болар Бәрдәсле буасына бардылар. Барсалар, буада балык беткән. Беткәнен белмәделәр бит. Булмагач, боектылар. Бәйгелде, Бакалы базарына бардылар, балыклы, бавырсаклы, бавырлы, баллы, балавызлы булдылар. Бавырсакларымы, бавырсаклары-ы! Багеттай!

Бәширә бавыр бәлеше бөкте. Баллысы да булды. Бала-чагасы бетерде. “Бәйләнеш”кә бәлешнең баланлысын бирделәр. “Бәйләнеш”тәгеләрнең  барысы бакты Бәширәнең балан бәлешенә.

Беркөнне болар бөтенесе “Балдак белән беләзек” балетына бардылар. Балетмейстер Бәширә Бәдриева булдырган: балериналар балкый. Берсе бөп-бөдрә! Биюеннән бигрәк бөдрәсе биек.  

Бал-маскарадлы булды балет. Балконннары бик биек, бормалы. Балет басмаханәсендә брошюралар бастырганнар.  Брошюраларны боларга бирделәр. Бәширәне бриллиантлы беләзек белән бүләкләделәр.

 Бөтенесе беткәч, Бәширә белән Булат бутафорияны барлады. Булды бетте, барчасы балкыды, балкышланды!

Чакмагыш районы.

Юлай НИЗАЕВ.  Балетта. Хикәя-бикәя
Юлай НИЗАЕВ. Балетта. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: