Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 гыйнвар 2022, 14:40

Мәсүфә ӘЮПОВА. Бәрия белән Бәдретдин. Хикәя-бикәя

Бүген башбаштакланып, бозауның бурасының бүрәнәсен бөтәйтмәкче булып башлагач, бер бәләкәй бөдрә бәрәннең башына басмаска була, Бәдретдин беләген бәрде. Бәрия бирнәсеннән балдагын, бишмәтен, бушлатын, башмагын, башлыгын, бияләен, беләзеген, билбауын барлап, биштәренә биштәрләп, булдыксыз Бәдретдиннең битенә бакмыйча, Бәдрәшенә борылды.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Бәрия белән Бәдретдин. Хикәя-бикәя
Мәсүфә ӘЮПОВА. Бәрия белән Бәдретдин. Хикәя-бикәя

Бәриянең бөлгенлектә булган Бәдретдингә барганнан башлап бер бөртек бәхете  булмады. Былтыр булды бу бичара белән берләшү.

Бигрәк бәлтерәтте бу Бәдретдин Бәрияне. Булдыксызлыгы бәкәлгә бигрәк бәрде...

Башыннан башлап, барысын бертуктамый бөртекләсәң, бөртекләп бетереп булмас...

Бәдретдин беренче борылышта “Беларус”ка бәрелеп, Бәриянең бөтен булмышын бәлтерәтте. Бөгелде Бәдретдин... Бәргәләнеп бөгәрләнде.  Бавырына бернинди бәла булмаганын белгәч, бичәсенең борчылулары бераз бетте бетүен.

Булдыксыз Бәдретдине бигрәк бәләкәй баладай! Беркөнне Бәдретдиннең биленә башмакның башы бәрелеп, бу билсез булды. Бәрия башта бер банка бал белән бичараның билен баллады, бал беткәч, бер бөке бәлзәмне бетергәнче булашты. Бәдретдин барыбер билсез!

Бүлмәдән бүкән белән барганда, барып бәрелеп, боты баганадай булды. Бөкрәйгән Бәдретдиннең башына бәләкәй Булат балчык белән бәргәч, бөтенләй бетеренде бахыр. Бәрия Бәдретдиннең башын бинт белән бәйләп, бу бәхетсезлекләр бетсенгә болай багышлады:

Бәдриемнең башларыннан

Бу бәлаләре бетсен,

Бәриянең битләренә

Бәхетләре бөркелсен!

Бәхеткәе булмады Бәриянең. Борчылулар бетмәде, бетмәстер болай булгач.

Бүген башбаштакланып, бозауның бурасының бүрәнәсен бөтәйтмәкче булып башлагач, бер бәләкәй бөдрә бәрәннең башына басмаска була, Бәдретдин беләген бәрде. Беләге буыннан бүртте, бөтенләй бөреште Бәдретдин.

Бетте Бәриянең бөтен бәгырькәйләре! Болай бәхетсез буласын белсә, бөлгенлектәге Бәдретдингә, Бәдретдиннең бет баскан Балыклысына башын бормасын, бәхетен бетермәсен барлап, Бәрия балавыз белән булашып бушанды.

Бирнәсеннән балдагын, бишмәтен, бушлатын, башмагын, башлыгын, бияләен, беләзеген, билбауын барлап, биштәренә биштәрләп, булдыксыз Бәдретдиннең битенә бакмыйча, Бәдрәшенә борылды.

Былтыр Бәдретдингә бармыйча, Бәдернисәттәйнең бай Баязитенә барган булса, быел балалы булып, байлыкта бәхетле булырын Бәрия бер бүген белде.

Басу буйлап барганда, борыныннан булар бәрелеп, битенә бөрчек-бөрчек бәсләр бәсләнде. Борылыштан Бәдрәшнең баганалары беленде.

Баязиткә барып, балалар багып, барын бишлелек булдырачагын белгән Бәрия бәхеттән балкыды.

Бәдернисәттәйне бәлешләр, бавырсаклар, бөрлегәннәр белән бөгәчәк Бәрия!  Балачактан бергә булган, биш бармагын белгәндәй билгеле Баязитне Бәриянең бер балкып багуы бәхетле булдырыр!!!

Борай районы.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Бәрия белән Бәдретдин. Хикәя-бикәя
Мәсүфә ӘЮПОВА. Бәрия белән Бәдретдин. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: