Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
10 гыйнвар 2022, 11:26

Фәйрүзә САЯПОВА. Баҗа бүләге. Хикәя-бикәя

Биктимер бабайның быелгы беренче бәйрәме бүләкләргә бик бай. Бүләкнең башка бәргәне дә булды: баҗасы бүләккә биргән баусыз ботинкалар. Бавы булмагач, бүләккә бирәләрмени?! Бу баҗамы-ы-ы, бу баҗа-а-а!  Баусыз ботинка биргән бүләккә!

Фәйрүзә САЯПОВА. Баҗа бүләге. Хикәя-бикәя
Фәйрүзә САЯПОВА. Баҗа бүләге. Хикәя-бикәя

Биктимер бабайның быелгы беренче бәйрәме бүләкләргә бик бай булды. Бәйрәм бүләксез булмый! Бүләклиләр дә бүләклиләр... Бәйләнгән башлык-бияләйләр, бизәкле бәллүр бокаллар, Башкортстан балы, бал балы, башка бихисап бүләкләр. Бүләкнең башка бәргәне дә булды: баҗасы бүләккә биргән баусыз ботинкалар. Бавы булмагач, бүләккә бирәләрмени?! Баҗа белми бирмәс, ботинкаларның баусыз булуын биргәндә белгәндер бит? Баҗа белмәсә, балдыз белгәндер. Балдыз башлырак бит безнең!

Бабай бөтенләй буталып бетте бу баусыз ботинкалар белән, башын бораулады. Бертуктаусыз баҗасын битәрләде: "Бу баҗамы-ы-ы, бу баҗа-а-а! Башсыз бозау! Баусыз ботинка биргән бүләккә. Берсүзсез болгап бәрәм ботинкаларын!"

Бүләккә бирелгән бал балын бичәсе бизәкле бүләк-бокал белән биргәч, башы бөтенләй бетте. Баҗаларына барырга булды.

– Бичә, бир бияләйләремне, бүрегемне, бишмәтемне, башмагымны! Баусыз ботинкаларын барып болгыйм баҗаның башына.

Баруын барды, биналары бикле булды. Берәүләрдән белде: баҗасы белән балдызы базарда. Булсыннар. Барыбер бүген биредә булырлар бит. Бабай байтак "биеде" бина буенда.

– Бәәй, Биктимер баҗа бит бу! – Баҗа белән балдыз болар.

Биктимер бабай баусыз ботинкаларын баҗасына бирде.

– Баҗа, бигайбә! Бу баусыз ботинкаларың бүләк булалмый. Башка бүләк булмадымыни?

Баҗа бәргәләнде: башка бәла булды бит бу! Болай булырын белсәме?! Базарга бармас бүтән! Бите бүртенде, буыны бетте, борчу биләде.

– Баҗа, болай булды бу: базарга бардык беркөнне. Балдызың башны бетерде бит безелдәп. "Биш бияләйгә бушка баусыз ботинка бирәләр. Ботинкасы булса, бавы булыр. Баҗаңа бәйрәмгә бүләккә бирербез. Без бияләйле булырбыз".

– Баҗакаем, битәрләмә берүк. Башка бәйрәмдә бүләккә бау-бәйгечләрен бирербез. Буласы булган бит, бозылышмыйк!

Баҗа башлы: белә Биктимер баҗасының буйсынып биреләсен. Балдыз  бертуктаусыз бөтерелә: бәлеш, бавырсак, белен бирә. Бигрәк булдыклы балдызым!

– Бигайбә, баҗа! Бир бишне!

Бирдем бишне баҗама. Бирмичә... Баҗам берәү бит! Бүләкләрләр баҗам белән балдызым, баулары да булыр. Бәйрәмнәр булыр бит!

Чакмагыш районы.

Фәйрүзә САЯПОВА. Баҗа бүләге. Хикәя-бикәя
Фәйрүзә САЯПОВА. Баҗа бүләге. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: